Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты алдында торган бурычлар


Рөстәм Миңнеханов

Азатлык алдагы 5 елда Татарстан президентының нинди юнәлешләрдә эшләргә, нинди тармакларны ныгытырга, нинди максатларны тормышка ашырырга тиеш дип белгечләрдән сораштырды.

Русия үзәк сайлау комиссиясе Татарстандагы президент сайлавында хакимияттәге Рөстәм Миңнехановның 84 проценттан артык тавыш җыюын белдерде. Бу — аның өченче мөддәте. Азатлык сөйләшкән белгечләр киләсе биш елда президент эшчәнлегенең төп юнәлешләрен билгеләде.

Социология фәннәре галиме, җәмәгать эшлеклесе, Казандагы 118нче сайлау бүлеге комиссиясенең хәлиткеч тавышка ия әгъзасы Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка бу сайлау легетим булмады дип белдерде. Сайлаучыларның аз килүе, фальсификация очраклары күп булуы аркасында Рөстәм Миңнехановның сайлануы канунсыз булды дигән фикердә ул. Ул легитим рәвештә сайланмаган президентның бурычлары турында фикер әйтүдән баш тартуын белдерде.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Безнең сайлау бүлеге кешеләрнең сайлауда катнашу проценты бик түбән булуын күрсәтте, кешеләр эштәге җитәкчеләренең басымы аркасында гына килә, алар әйтүенчә, кешеләрдән сайлауга барганын исбатлауны таләп итәләр. Кайда эшләүләрен сорагач, "Nega" кәгазь фабрикасы, "Казаноргсинтез" дип җавап кайтардылар. Кешеләр бик ачулы. Кешеләрне куркыту фальсификациясе эшкә җигелде. Шуңа Рөстәм Миңнехановның абсолют җиңүе турында сүз йөртеп булмый. Ул легитим рәвештә сайланган президент түгел", диде ул.

Азатлык сөйләшкән белгечләр исә киләсе биш елда социаль тормышта киеренкелек артырга мөмкин, моны булдырмас өчен икътисад проблемнарын хәл итәргә кирәк һәм федераль үзәк белән вәкаләтләр турында сатулашулар мөмкин дип сөйләде.

Федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр

2000нче еллар башыннан бирле Татарcтан башка субъектлар белән беррәттән Русия президенты Владимир Путинның хакимият вертикаленә буйсынып яши. Төбәкләрдән вәкаләтләр алынды. Рөстәм Миңнеханов президент булган чакта Татарстан белән федераль үзәк арасындагы Вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе гамәлдән чыкты. Президент институты да башка төбәкләрдә юкка чыкты, бары Татарстанда гына президент атамасы сакланып калды. Әлегә. Сәясәт фәннәре докторы Мидхәт Фарукшин Татарстан президентына бу институтны саклар өчен федераль үзәк белән сатулашырга туры киләчәк, әмма киләсе 5 елда гомумән республиканың исән калуы икеле, дип әйтте. Миңнехановның төп бурычы – Татарстанны республика буларак саклап калу, ди ул.

Мидхәт Фарукшин
Мидхәт Фарукшин

— Нишли ала бер төбәкнең президенты? Федерализм принциплары Русиядә юк, монда Татарстан артык сикерә алмый. Әмма Татарстан президенты һәрвакыт Русиянең әлегә федератив дәүләт икәнен искә төшереп тора ала. Сүз белән булса да. Үзәкләштерү сәясәтен киметү, республикаларга күбрәк вәкаләтләр бирү турында тәкъдимнәр белән чыгыш ясый ала. Мәсәлән, мәгариф, тел сәясәтендә үзаллы сәясәт алып барырга иреклек сорый ала. Икътисад өлкәсендә дә шулай ук. Әмма барлык көч федераль үзәктә тупланган. Кабул итәрләрме ул фикерләрне? Бүгенге вазгыятьтә булган мөнәсәбәтләрне саклау да яхшы дип кабул ителәчәк. Чөнки федераль үзәктә республикаларны яратмыйлар, урыс милләтчеләре республикаларны юкка чыгарырга кирәк дигән фикерне әйтеп килә, дөресрәге, алардан әйттерәләр. Шуңа Татарстан президенты Татарстанны саклап кала алса да, зур эш булачак.

Сайлаулар узу белән Татарстанда президент институтын да бетерү эше башланачак. Минем фикеремчә, халык Рөстәм Миңнехановны президент итеп сайлаячак, әмма аннан соң бу институт бетереләчәк дип федераль үзәк белән инде килешенгән, — дип сөйләде федерализм белгече.

Милләт, тел һәм эчке сәясәт

Соңгы биш елда Татарстан татар теле мәсьәләсендә артка чигенде. Федераль үзәкнең телләргә басымы көчәйде. Русия прокуратурасы 2017 елда нәкъ менә Татарстан мәктәпләрендә зур җинаять тапкандай эш итте. Җәмәгатьчелектә Татарстан хакимиятенә, президентына дәгъвалар артты, Татарстан президенты татар теле һәм әдәбияты укытучыларын яклап сүз әйтмәде дигән тәнкыйть сүзләре күп булды. Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Рөстәм Миңнеханов кичекмәстән татар теленең статусын күтәрергә тиеш. Еллар дәвамында сузылып килгән милли университет мәсьәләсе хәл ителсә, аның татарлар алдындагы бурычы үтәләчәк дип саный ул.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

— Татарстан президентының мөһим эшләренең берсе – татар милләтенең үсеш стратегиясен эшләтеп җибәрү. Ул әле өндәү, мөрәҗәгать кенә, ә конкрет гамәлләр башкарыр өчен эчтәлеге киңәйтелгән документ кирәк. Моны президент контрольгә алырга тиеш. Бу җиңел процесс түгел, әмма яңа зыялылырны, фикер ияләрен туплау, аларны берләштерү кирәк, алар тирәсендә милли интеллектуаль мохит тудыру мөһим. Глобальләшү чорында безгә көндәшлеккә чыдам булырга туры киләчәк. Шуңа да, икътисад, социаль, заманча технолгияләр һәм башка өлкәләрдә акыл ияләренең берләшеп эшләве генә уңай нәтиҗәләр бирәчәк.

Төбәкләрдә татар оешмаларының эчтәлегенә ревизия ясалырга тиеш. Бу, әлбәттә, Татар конгрессы каршында торган бурыч, 1990нчы елларда барлыкка килгән эшләү ысулы инде искерде. Ул оешмаларның көчәеп эшләп китүе Татартанга таяныч була ала.

Сайланган президент алдагы биш елда милли университетны булдырырга тиеш

Татарстанның үзендә дә милли иҗтимагый институтларны ныгыту кирәк. Сайланган президент алдагы биш елда милли университетны булдырырга тиеш. Ул нинди формада булачак – мөһим түгел, ул онлайн уку йорты да, инновацион фикер үзәге дә була ала. Татар дөньясы моңа мохтаҗ.

Республика президентының бурычы – татар теленең статусын күтәрү. Социологик тикшеренүләр булмаса да, күреп торабыз: татарлыкка, татар фикеренә ихтыяҗ бар. Республикада милли мохит булмаса, татар теле үсеш ала алмый. Кирәк икән, аерым дәүләт програмы кабул ителсен,— ди ул.

Айсин фикеренчә, Татарстан хакимияте авторатаризм алымнарын киметергә тиеш. Моның өчен тотрыклы сәяси институтлар булдырырга, көчәйтергә, сүз иреген кысмаска, иҗтимагый инициативаны чикләмәскә кирәк. Эчке сәяси көндәшлек булырга тиеш. “Безгә иҗтимагый дискуссияне көчәйтергә, эчке демократиягә омтылырга кирәк. Бу башка халыкларга, төбәкләргә дә үрнәк була ала. Әлегә республикада тоталь контроль хөкем итә, күп нәрсә административ көч белән хәл ителә, бюрократия көчле”, диде Айсин.

Икътисад һәм социаль тармак

Икътисад проблемнары аякта нык басып торучы саналган Татарстанга да кагыла, нефть сату авырлаша, пандемия дә төшенкелеккә үз өлешен кертте. Төп керемне "Татнефть", ТАНЕКО, ТАИФ, "Татнефтехиминвест" кебек нефтехимия тармагыннан алган республика өчен авырга туры киләчәк. Рөстәм Миңнеханов үзе дә 2021 елда Татарстан бюджетының дефициты 2,9 млрд сумны тәшкил итәчәк, диде.

Икътисад белгече Таһир Дәүләтшин фикеренчә, Татарстанга кече һәм урта бизнесны һәм авыл хуҗалыгы тармагын көчәйтергә кирәк. Социаль киеренкелек артачак, аны киметер өчен халыкның яшәешен яхшырту эшләре дә башкарылырга тиеш, моның өчен демократия ягына борылу һәм халык ихтыяҗларына тиз җавап бирә торган, заманча фикерләүче түрәләр такымы туплануы мөһим.

Таһир Дәүләтшин
Таһир Дәүләтшин

— Татарстан керемне нефтехимия тармагыннан алуны дәвам итәчәк. Әйе, элеккеге кебек керем булмас, әмма башкасы уйлап табылмады. Татарстан хакимияте урта һәм кече бизнес турында матур сүзләр әйтүдән туктап конкрет гамәлләр башкарырга тиеш. Пандемия вакытында күп эшмәкәрләр зыян күрде. Бюджет казнасы аларга төрле хилафлыклары аркасында штрафлар салып казнаны баету турында уйлауга караганда күп очракта күз йомып, аларга ярдәм юлларын эзләргә тиеш. Акчалата ярдәм кирәк аларга.

Эшсезлек проблемы калкып чыгачак, хакимият бу проблемны хәл итәргә тиеш булачак

Күп кеше эшсез калды. Халыкның кереме кимеде. Ә бу социаль киеренкелекне арттырырга мөмкин. Эшсезлек проблемы калкып чыгачак, хакимият бу проблемны хәл итәргә тиеш булачак. Моның бер генә юлы бар – демократия. Кәгазь боткасын киметү һәм түрәләрнең, җаваплы кешеләрнең җитез эш итүе кирәк.

Шулай ук Татарстан президенты авылга йөз белән борылырга тиеш. Эре агроһолдинглар дәүләт пособияләреннән башка да яши алырлык хәлдә, ә менә фермерчылык тармагына авырга туры килә. Фермерчылар, кешеләр үз хуҗалыкларында күбрәк мал асрасын, авыл хуҗалыгы продукцияләрен күбрәк җитештереп, кимендә үзләрен, республиканы тәэмин итсен өчен, казнадан күбрәк акча бүлеп бирергә кирәк. Бүген булган ярдәмне фермерлар сизми дә, — диде Дәүләтшин.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG