Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәбиров яхшы, командасы начар


Рәүфә Рәхимова
Рәүфә Рәхимова

"Bonus" газеты һәм "Proufu" интернет басмасы нәшире, "Изгелек" хәйрия фондының багучылар шурасы рәисе Рәүфә Рәхимова "Idel.Реалии"га әңгәмәсендә хакимиятләр тарафыннан экстремистик дип табылган "Башкорт" оешмасы, Радий Хәбиров һәм аның даирәсе, Башкортстан татарлары, Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстанның Татарстаннан ни өчен артта калуы турында сөйләде.

— Рәүфә ханым, Фаил Алчыновка белдерелгән гаепләү — аны тоткарлауның чын сәбәбеме, ничек уйлыйсыз?​

Минемчә, бу махсус оештырылган провокация йә хәтта эзәрлекләү

— Мин объектив булырга тырышырмын. Беренчедән, алгы тәрәзәләрне караңгылату, чыннан да, тыелган. Тик Фаил Алчынов очрагында тоткарлауның сәбәбе ул түгел дип уйлыйм. Уфада караңгылатылган тәрәзәле машиналар бик күп. Минемчә, бу махсус оештырылган провокация йә хәтта эзәрлекләү. Аңлавымча, аны көткәннәр. Республикада вазгыятьнең бик киеренке булуын исәпкә алганда, миңа калса, үзеңне корректлырак, саграк тотарга кирәк, халыкның түземлеге ташып чыкмасын өчен.

— Ни өчен соңгы вакытта "Башкорт" оешмасына шулай актив алындылар, аны элегрәк хәтта экстремистик дип таныдылар? Алчыновның кулга алынуын әлеге сәясәтнең дәвамы дип уйламыйсызмы?

— Мин нәкъ шулай булуына ышанам. Беләсезме, хәзер республикада хакимият вәкилләре барысы да аларча уйларга тиеш, барысы да аларның барлык башлангычларын, шул исәптән хаталарын хупларга тиеш дип саный. Алар җәмәгатьчелекнең бердәм фикердә булуын, барысының да "Ура!" дип кычкыруын телиләр. Бу безгә дә кагыла. Үзегез дә аңлыйсыз, безнең бәйсез басманың язмалары аларны бик канәгатьләндерми, аларга барысы да ошамый, һәм алар безгә дә басым ясарга булдылар. Ләкин дөньяны бер төс белән генә буяп булмый. Совет чоры узды. Ә хакимият берничек тә үзгәрә алмый, дөньяның башка булуын, кешеләрнең башка булуын аңлый алмый. Бик яхшы бер әйтем бар: "Каршылыкка гына таянып була". Хәбиров һәм аның такымына (командасына) мәдхия укучыларга таянып буламы?

— Хәзер экстремистик дип аталган "Башкорт" оешмасының халыкта абруе зурмы?

Мин ул егет-кызларны ихлас, әмма алга таба күрүчән түгел дип саныйм

— Мин ул егет-кызларны ихлас, әмма алга таба күрүчән түгел дип саныйм. Алар эчмиләр, тәмәке тартмыйлар, республика өчен борчылалар. Әлбәттә, аларның тарафдарлары күп, һәм яшьләр арасында гына түгел. Фаилны тоткарлагач, хәтта әбиләр дә аны якларга килгән. Коштауны бит башкорт әбиләре дә яклады. Яулыклы әбиләр ОМОНГА каршы торды. Минемчә, республиканың фикерләүче өлеше хәзер "Башкорт"ягында. Инкыйлабка, кораллы фетнәгә чакырмаган егетләрне экстремист дип тануны ахмаклык дип саныйм. Алар үз җирләрендә кануннар эшләвен, монда яшәгән кешеләрне санга сугуларын, хөрмәт итүләрен тели. Без эксперт нәтиҗәләрен күрәбез бит. Аларны кем әзерли? Айрат Дилмөхәммәтовка, "Башкорт" оешмасына... Болар барысы да уйдырма! Бу дөрес түгел дип саныйм. Менә шулай итеп асылда каһарманнар туа. Хакимият үз куллары белән алардан каһарман ясый. Аларның тарафдарлары күп түгел иде. Ә хәзер күбрәк. Чынлап әйтәм, күбрәк.

— Радий Хәбиров эшен ничек бәялисез? Медиаменеджер буларак эшләү хәзер сезгә җиңелрәкме, авырракмы?

— Өметләр, әлбәттә, башка иде. Ләкин шул ук вакытта без кешенең ничек тырышканын күрми кала алмыйбыз. Миңа калса, аның бик яхшы омтылышы бар — безнең республиканы яхшы якка үзгәртү, икътисадны күтәрү. Ул районнар буйлап йөри, кешеләр белән очраша, проблемнарны хәл итәргә тырыша. Әмма аның бер зур проблемы бар — аның такымы. Республикада бөтен нәфрәт, барлык тискәрелек, болар барысы да аның такымы әгъзалары тарафыннан оештырылган. Анда Морзаголов, Сидякин - вакытлы кешеләр.

Безгә җиңелрәк булдымы? Хәмитов чорында да безгә җиңел булмады. Хәбиров чорында да әллә ни үзгәрмәде дияргә була. Басым ничек булса, шулай калды да. Хәмитов чорында кебек хәзер безнең газетларны җыеп алмыйлар, ул чакта "Bonus" басмасын алып килүчегә һәр нөсхә өчен өчәр сум түлиләр иде. Әмма "Фармленд" аптекаларыннан безнең стойкаларны алдылар, реклам бирүчеләргә яныйлар: әгәр сез "ProUfu" һәм "Bonus" белән хезмәттәшлек итсәгез, сезнең җитди проблемнар булачак, дәүләт медиасы сезгә ябырылачак дип кисәтәләр. Дәүләт оешмаларында, Хәмитов вакытындагы кебек үк, эш копьютерыннан "ProUfu" сайтына кереп булмый. Аңлыйсызмы, бу ниндидер маразм! Түрәләр безнең сайтны үзләренең смартфоннарыннан карый.

— Күптән түгел сез хакимиятнең "авторитаризмы"на каршы көрәшергә өндәгән ролик чыгардыгыз. Мондый өндәүнең максаты нидә иде? Сез кемгә мөрәҗәгать иттегез? Һәм кем дә булса җавап бирдеме?

Халыкның куркуы — хакимият коралы

— Мине безнең җәмгыятьтә өстенлек итүче курку бик нык гаҗәпләндерә. Күпләр канәгать түгел, сез моны бик яхшы беләсез. Алар моны кухняда тикшерәләр. Алар сүгенәләр, ачуланалар, тәнкыйтьлиләр. Хәмитов вакытында да шулай булды. Без рөхсәт ителмәгән митингларга чыктык, мәсәлән, башкорт телен яклап чыккан идек. Өч меңгә якын кеше җыйдык. Мин бер дустым, шәфкать туташына, нигә син чыкмадың дим? Ул мине эштән куачаклар, ди. Аңлыйсыздыр, мине мондый әйберләр һәрчак таң калдыра. Туган телен яклауга чыккан шәфкать туташын ничек эштән алырга мөмкин? . Ул аңа кешеләр белән идарә итү өчен кирәк.

Куштауны искә төшерик. Мәсәлән, безгә басым башланды, нәкъ менә БСК өчен чимал мәсьәләсен хәл итү алдыннан көчәйде. Ачык итеп әйттеләр: Куштауны яклап чыгыш ясасагыз, проблемнар булачак, эшкәртүне якласагыз, проблемнар булмаячак. Без курыкмыйбыз, һәм бөтен редакция белән аңлы карар кабул иттек һәм Куштауны яклап чыктык. Мин үзем тау башында өч тапкыр булдым. Хәбәрчебез Рамил Рәхмәтовтан бейджигын тартып алгач, аңа да тауны саклаучылар рәтенә басып, тауны якларга туры килде.

Куштау безгә үз көчебезгә ышанычны кайтарды

— Ә гомумән, дөрес хакимияткә альтернатив фикер алу өчен бәйсез басмалар кирәк. Русиядә коррупция азрак булсын өчен, ил чәчәк атсын өчен, кешеләр ирекле булырга тиеш. Иҗатта, үз фикерләрен белдерүдә, эшмәкәрлектә ирекле. Без нинди җәмгыять төзибез? Нинди тоталитар дәүләт төзибез? Тоталитаризмда үсеш бармы? . Бу — куәтле халык берләшүе, үз абруең өчен көрәш, үз хокукларың өчен көрәш иде, чөнки Куштау тавын үз милкең буларак кулланырга ярамый. Радий Хәбиров теләгәнчә, алырга һәм бирергә. Куштау Радий Хәбиров милке түгел. Куштау —Башкортстан халкыныкы.

— Әмма сез алдарак Хәбиров республикада нәрсәне дә булса үзгәртергә, яхшырак итәргә тырыша, дип әйттегез. Куштау тавы проблемы — шул ничек үзгәртергә тырышу күрсәткечеме?

Хәбировның проблемы шунда, ул мәдхия укучыларга таяна

— Бу аның хатасы, ул аны инде таныды, чын күңелдән аңлады. Минем шулай уйлыйсым килә. Хәбировның проблемы шунда, ул мәдхия укучыларга таяна. Үз фикерен белдерүчеләргә таянырга кирәк, нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышучыларга, чөнки алар — республиканың, илнең чын патриотлары. Ак йортының баш пропагандисты Ростислав Морзаголовның нинди җыр җырлавын исегезгә төшерегез. Оят. Ничек уйлыйсыз, Ростиславка таянып буламы?

— Бу турыда ни уйлавымны әйтә алмыйм. Миңа иң мөһиме сезнең фикерегезне күрсәтү.

— Бу соравыгызга җавап бирдем инде.

— Әйе, җавап бирдегез. "ProUfu"ны хәзер кем финанслый?

— Без акча эшлибез. Безнең басмага карасагыз, без — республикадагы иң заманча басма, без үз аудиториябез ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен эшлибез.

— Реклам белән акча эшлисезме?

— Әйе, без бары рекламнан гына акча эшлибез. Химая акчалары (донаты) җыеп карау максаты белән былтыр без "Свободные Медиа" исемле, хөкүмәттән тыш автоном оешмабызны теркәдек. Әмма әлегә бик уңышлы бармый. Гәрчә нык авыру балаларны һәм өлкәннәрне дәвалау өчен зур гына хәйрия акчалары җыйсам да. Әлегә ирекле матбугат өчен акчаны алай ук җыя белмибез. Кайберәүләр акча күчерә, әмма бик күп түгел. Басым булса, укучылар да тартылыр. Укучылар безне ташламас дип уйлыйм.

— Хәбиров тирәсендәгеләрнең сезнең партнерларга басым ясавы турында әйткән идегез. Якын арада сездә финанс проблемнары чыгарга мөмкин дигәнне аңлатамы бу?

Милкемне сатачакмын, хезмәткәрләр санын мөмкин булганча киметәчәкмен, әмма беркайчан да сезнең хезмәтчегез булмаячакмын

— Моңа мин һәрвакыт болай дип җавап бирәм: Милкемне сатачакмын, хезмәткәрләр санын мөмкин булганча киметәчәкмен, әмма беркайчан да сезнең хезмәтчегез булмаячакмын... Газетны ябарга туры килергә мөмкин. Әмма мин бәйсез сайт ясый алам. Минем һәм такымым өчен бу — бик тә принципиаль мәсьәлә. Бәйсез басмалар илгә, республикага бик тә кирәк дип уйлыйм. Хәзер, мәсьәлән, без коррупция схемалары турында яңа тикшерүләр алып барабыз. Алар һичшиксез басылып чыгачак. Без булмасак, коррупция тагын да күбрәк булыр идедер. Хәмитов чорында без бик күп тикшерүләр уздырдык, шулар нәтиҗәсендә милек мәсьәләләре министры тикшерү астында, Горбунов — прокурор тикшерү астында утыра, мондый очраклар күп, бәйсез медиа ул чистартучы кебек. Бу — демократик дәүләт өчен бик тә кирәкле инструмент.

— Әйдәгез, бераз медиа белән бәйле булмаган башка мәсьәләләр турында сөйләшик. "Башкорт теленең көньяк-көнбатыш диалекты" дигән нәрсәгә ничек карыйсыз? Бу татар теле түгелмени? Сезнең басма бу мәсьәләгә фәнни карашта торамы? Сездә бу темага язмалар күргән идем.

— Белемем белән мин — финансист. Филолог түгелмен, әмма беркадәр белемем бар. Галимнәр, Сәитбатталов, Хәмидуллин белән сөйләшеп мин республиканың төньяк-көнбатышында яшәүче халык — башкортлар дигән нәтиҗәгә килдем. Аларның башка, үз диалекты. Алар үз диалектына ия башкортлар булырга тели икән, ничек аларга моны тыя алыйк инде?

— Туктагыз әле, алар үзләре бит башкорт булуларын әйтми. Аларны башкорт дип атыйлар. Минемчә, монда аерма бик зур.

— Ә кем аларны башкорт дип атый? Башкорт дип аталырга теләмәсәләр, беркем дә аларны алай атамый.

— Әмма соңгы җанисәп нәтиҗәләре бар. Аңа караганда, алар Башкортстанда яшәүче татарлар. Җанисәп вакытында бит кешеләр кайсы милләттән булуларын үзләре әйтә.

— Минем бер партнерым бар. Мин аның туган көненә документларга, ревизия язуларына һәм башкаларга нигезләнгән шәҗәрә ясадым. Үзен татар дип исәпләп йөргән ул кеше әтисенең башкорт булуын ачыклап бик гаҗәпләнде. Хәзер ул үзен татар-башкорт халкының улы дип атый. Моның нәрсәсе начар? Әгәр хәзер ул үзенең башкорт тамырлары булуын аңлаган икән. Бик күренекле эшмәкәр Рәсимә Мусина ("Пышка" ширкәте) белән дә шул ук хәл. Ул үз шәҗәрәсен ясатты һәм бик күренекле башкорт нәселеннән чыгуын ачыклады. Белүемчә, элек башкортларны мәҗбүриләп татар дип яздырган булганнар. Татар муллалары, татар укытучылары аша кешеләрне татар булып язылу яхшырак булуына күндергәннәр. Киленем Аскын районыннан, мәктәптә аның уку әсбаплары Казаннан китерелгән булган. Һәм балачагында ул үз башкаласы дип Казанны санаган, чөнки "Әлифба" татар телендә. Шул ук вакытта ул — башкорт. Һәм ул төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә. Минемчә, һәркем үз милләтен үзе билгеләргә тиеш. Әйдәгез, мәҗбүр итмик, башкортларны татар дип яздыралар, татарларны башкорт дип яздыралар дип тавыш күтәрмик. Хәзер инде һәркемнең белеме җитәрлек. Үз шәҗәрәңне табу, нәселеңне өйрәнү, кем булуыңны үзең хәл итү мөмкинлеге бар. Кешеләргә ышанырга кирәк дип исәплим.

— Сезнең карашыгызны аңладым. Татар теллеләр турында тагын бер сорау. Күп кенә татар телле белгечләр китү ягын карый, күбрәк Татарстанга. Алар Башкортстанда урын таба алмый. Уфага бу хәлне төзәтү турында уйларга вакыт түгелме?

— Юк, һич тә килешмим сезнең белән. Сездә андый статистика бармы? Миндә редактор булып эшләгән урыс егете Казанга китте, чөнки ул шәһәрне бик ярата. Матур, искиткеч шәһәр. Һәм ул татар телле түгел. Минем бер башкорт танышым да Иннополиста эшли.

— Әмма миндә һәм Башкортстандагы хезмәттәшләребездә күп кенә башка мисаллар...

— Татарстанда тормыш яхшырак, икътисад көчлерәк. Кешеләр үзләренә ихтыяҗ булган урынны эзли. Мәсәлән, Иннополиста эшләүче программистка Башкортстанда лаеклы эш табу бик тә авыр. Татарстанда җан башына чыгымнар Башкортстандагыга караганда 35 процентка артыграк бугай. Хәмитов хакимияте чорында без күп кенә позицияләребезне югалттык бит. Сигез ел буена республикада берни дә булмады. Бары торгынлык кына. Шул ук вакыт эчендә мин бик тә хөрмәт иткән Миңнеханов икътисадны үстерде, федераль акчаларны китерде. Булган кеше! Татарстан республикасы президентыннан уңды. Без санап та карадык. Бервакыт ул дөнья буйлап 46 сәфәрдә булды, максаты инвестицияләр китерү иде. Ә шул вакыт эчендә Хәмитов Италиягә барып кайтты, хатыны белән. Бер тапкыр. Татарстанга андагы икътисад, туризм тармагы алга киткәнгә күрә генә баралар. Һәм болар барысы да Миңнеханов шундый дәрманлы, уңган кеше булуы аркасында. Менә ул чын ватанпәрвәр.

— Ә Хәбиров аның уңышларын кабатлый аламы?

— Без барыбыз да аның бу уңышларны кабатлавын бик телибез дә бит. Әмма бу бары аның үзеннән генә тора. Белмим.

— Аның мондый потенциалы бар дип уйлыйсызмы?

Мин Татарстанның барлык уңай тәҗрибәсен алуыбызны, шул ук вакытта булган хаталарын да исәптә тотуыбызны телим

— Ышанасы килә. Мин һәрвакыт сәламәт көндәшлек, спорт комары яклы. Мин Татарстанның барлык уңай тәҗрибәсен алуыбызны, шул ук вакытта булган хаталарын да исәптә тотуыбызны телим, Татарстан белән хезмәттәшлектә алга китүебезне һәм үсүебезне. Бәлки кайчан да булса Татарстанның үсеш дәрәҗәсенә якынлашырбыз. Ә нигә булмасын ди? Минемчә, безнең башлангыч мөмкинлекләребез бик тә охшаш. Сез уңдыгыз, сездә Миңнеханов, ә бездә Хәмитов сигез ел булды.

— Ярар инде Хәмитовка. Хәбиров турында сөйләшәсе иде...

— Аңлыйсызмы, икътисад сигез ел буе тик торганга, хәзер безнең башлангыч позициябез бик түбән. Ә ул эзсез генә узмый бит, аны сызып ташлап булмый.

— Әмма сез Куштауны яклап чыктыгыз, димәк анда бизнесның эшләвенә каршы. Вазгыятькә романтик караш түгелме бу?

Кешеләр белән диалог кирәк, алдашуны туктату зарур

— Бу тормышта бөтен нәрсә дә сатылмый. Мин кешеләргә карата хөрмәт, аларның сәламәтлеген, экологияне, аларның ихтыяҗларын кайгырту хакимиятнең иң беренче бурычы булуын бик тә телим. Кешеләр белән диалог кирәк, алдашуны туктату зарур. Безне 10 000 кеше эшсез калачак дип алдадылар, ә шул ук вакытта без анда бары 2000ләп кеше генә һәм түбән хезмәт хакына эшләгәнен беләбез. Экология белән беркем дә шөгыльләнмәде. Ширкәт хуҗалары, БСК җитәкчелеге, хакимият пропагандистлары бик оятсыз кыланды. Хәтерлисез бит, Давыдов ни дип кычкырган: "Хайваннар, хайваннар!" (Твари). Без үз җиребездә. Без бу тауның булуын, яшәвен, киләчәк буынга калуын телибез. Ә җитештерү технологияләрен үзгәртергә кирәк. Экология белән шөгыльләнергә кирәк. Акчаны теләсә-нәрсә исәбенә эшләргә ярамый. Һич тә ярамый. Андый акча яхшылыкка китермәячәк. Бәлки романтик караштыр, әйе, шуннан нәрсә?

— Сез мактаган Миңнехановның Татарстанда "Азатлык" татар яшьләре берлеген эзәрлекләве мәгълүм түгел. Хәбиров бәлки күпләрнең хәтерендә аның хакимияте чорында "Башкорт" оешмасы ныклы эзәрлекләүләргә дучар ителгән җитәкче буларак калыр. Ике республикада баштан ук төрле ысуллар кулланыла һәм нәтиҗәләрнең төрле булуына да шул сәбәпче дип уйламыйсызмы?

Хәбировның әле алда беренче мөддәтенең дүрт елы бар. Ул ике мөддәткә килде дип уйлыйм

— Хәбировның әле алда беренче мөддәтенең дүрт елы бар. Ул ике мөддәткә килде дип уйлыйм. Ул җитлеккән, фикерли белүче кеше буларак, хәзер үз хаталарын анализларга һәм калган вакытында аларны төзәтүгә тиеш. Халык хәтерендә андый, сез әйткәнчә, "Башкорт"ны эзәрлекләгән кеше буларак түгел, ә чын ватанпәрвәр, республика икътисадын, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәргән, үз халкын хөрмәт иткән, үз халкы өчен күпмедер җафа чиккән кеше буларак калу өчен.

— Русиядәге хәзерге шартларда бәйсез журналистиканы ничек саклап калып була?

— Бер яктан, бик авыр. Әмма, икенче яктан, хәзер күпкә җиңелрәк тә. Үз фикереңне белдерү өчен бик зур ресурслар кирәкми. Теләгең, фикерең бар икән, үз блогыңны яки Youtube-каналыңны ача аласың. Күп ресурс кирәкми.

— Әйе, әмма моның өчен төрмәгә утырта алалар.

— Әйе. Хәзер җәза кануннары чоры. Кичә мин Пивоваровның "Безне нәрсә рәхимсез итә" ("Что делает нас жестокими") дигән фильмын карадым. Ул Беларустагы хәлләр, ОМОНның протест белдерүчеләрне кыйнавы, тоткарланганнарны көчләве турында. Куркыныч хәлләр булган. Бу турыда ул бик яхшы документаль фильм ясаган. Куәт структураларының шул кадәр рәхимсезлеге кайдан килә? Әйе, хакимият безне, халыкны куркытырга тырышачак, ОМОН, җәзалау кануннары, әмма без ни дә булса эшләргә тиеш бит. Тиешен эшлә һәм ни булса, шул булсын — минем принцибым шул. Без бу вазгыятьне үзгәртергә тырышу өчен ни дә булса эшләргә тиеш. Балаларыбыз монда яшәячәк бит. Һәркем нәрсәне дә булса үзгәртергә тырышырга тиеш, шул чакта дөнья да үзгәрәчәк. Мин шуңа ышанам.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

XS
SM
MD
LG