Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядәге интернет иреге индексы нульдән түбән төште


Узган ярты ел эчендә интернет иреге кысылу очраклары арту сәбәпле, индекс беренче тапкыр тискәре күрсәткечкә җиткән.

Русиядәге “Интернетны яклау җәмгыяте”, илдәге интернет иреге торышын тикшереп, хисап чыгарды. Хисапка ярашлы, апрель-сентябрь айларында Русиядә интернет иреге күрсәткече нульдән дә ким булган.

Тикшерү кысаларында экспертлар илдә интернетка кагылышлы вакыйгаларны санап, аларга бәя бирә. Бу вакыйгалар уңай да, тискәре дә бәяләнергә мөмкин. Узган ярты елда индекска тәэсир иткән вакыйгалар арасында – Федераль салым хезмәтенең русияләрнең электрон акча янчыклары турында мәгълүмат алуы, дигитал рөхсәт алу системы, коронавируслы авырулар артыннан күзәтү системы кертү, Путинның Русия ватандашларын бердәм дәүләт регистрына теркәү турындагы боерыгы кебек вакыйгалар кергән. Шулай ук медиаларны мәхкәмә карарыннан башка да томалауга хокук алу, хокук саклау органнарының мәхкәмә карарыннан башка да телефоннарны тыңлау, сим-карталарда гамәлләр тарихын карау, илне саклауга кагылышлы мәгълүматны яшерү кебек карарлар да интернет иреге күрсәткеченә начар тәэсир иткән.

Хисап авторлары индексның биш ел дәвамында һәр айда аз-азлап түбәнәя баруын әйтә.

Элегрәк билгеле булганча, 2020 ел дәвамында Русия эчке эшләр министрлыгы таләбе белән 32 мең сайт томаланган, бу сайтларның эчтәлеге, министрлык фикеренчә, расалар һәм диннәр арасында дошманлык тудырган. Шулай ук русия мәхкәмәләре тарафыннан экстремист дип танылган 2700 материал томаланган.

Февральдә “Агора” хокук яклау төркеме һәм “Роскомсвобода” иҗтимагый оешмасы Русиядә интернет иреге турында хисап чыгарган иде. Анда әйтелгәнчә, 2019 елда интернетта хакимияткә ярамаган мәгълүматны томалауның ярты миллионга якын очрагы булган. Доклад авторлары “ил җитәкчелеге интернетның Русия өлешенә карата сәясәтен билгеләде - контроль, цензура һәм изоляция” дип нәтиҗә ясаган. Бу сәясәтнең ахыргы максаты – интернетның Кытай-Төньяк Корея моделенә күчү дип саный алар. Моның өчен 2019 елда “суверен интернет” турында, Русия интернетын дөнья челтәреннән аерып кую өчен инфраструктура әзерләү һәм “хакимиятне хөрмәт итмәү” турында кануннар кабул ителде дип искәртә хисап авторлары.

“Агора” һәм “Роскомсвобода” хакимиятнең киңкүләм протест чаралары вакытында интернетны өзеп куюны активрак куллана башлавын да әйтә.

XS
SM
MD
LG