Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов төрек бизнесын Русиягә Татарстан аша керергә чакырды


Рөстәм Миңнеханов һәм Явуз Селим
Рөстәм Миңнеханов һәм Явуз Селим

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре кысаларында Измир провинциясе губернаторы Яуз Сәлим белән очрашты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эш сәфәре кысаларында Измир төбәге башлыгы Явуз Сәлим белән очрашты. Миңнеханов төрек бизнесын Русиягә чакырып, моны Татарстан аша эшләргә тәкъдим итте. Бу турыда Татарстан президентының рәсми сайтында хәбәр ителә.

“Русия - зур ил. Без төрек бизнесын үзебезгә чакырабыз. Татарстан Русия базарына керү мәйданчыгы булачак” диде Миңнеханов.

Президент Төркиянең Татарстан өчен кадерле партнер булуын ассызыклады. “Дөньядагы катлаулы эпидемиологик вазгыятькә карамастан, без партнерларыбыз, бигрәк тә Төркия кардәшләре белән элемтәләрне югалтмау мөмкинлеген эзлибез” диде ул.

Соңрак Миңнеханов Измир мэры Түнч Сойәр белән күрешеп, киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алышты. Татарстан һәм Измир төбәкләре арасында мөнәсәбәтләрне яңа баскычка күтәрү кирәклеген әйтте. Аерым алганда, туризм, кече һәм урта бизнеста эшлиячәкбез диде Миңнеханов.

Измир мэры килешүләрдә каралган максатларга кичекмәстән тотыначакларын белдерде. Измир һәм Казан арасында элемтәләрне ныгытырга кирәклеге әйтелде.
Моннан тыш, Миңнеханов Төркия бизнесы вәкилләре белән дә очрашты. Ул эшкәмәрләргә җиңел сәнәгать юнәлешен үстерергә кирәк диде. “Төрек бизнесы үз сүзендә торучан. Ни турында да булса килешәбез икән, барысы да шушы килешү кысаларында уза” диде Миңнеханов.

Ул Татарстанда Төркия нигез салган ун корылма эшләвен искәртте. Бу корылмаларда агач җепселләреннән такталар, пластик торбалар, пыяла, автомобиль җиһазлары, һигиена кирәк-яраклары җитештерелә.

2019 елның 9 аенда Татарстан белән Төркия арасында тауар әйләнеше 350 миллион доллар булган, ел ахырына ул 400 миллион долларга җитәргә мөмкин диелде. Төркия ширкәтләре Татарстан икътисадына барлыгы 2 миллиард доллар акча керткән дип сөйләгән иде Рөстәм Миңнеханов Төркия сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашу вакытында.

XS
SM
MD
LG