Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Корылтае митинглар уздыруны тыяр өчен сәбәпләр исемлеген зурайтырга җыена


Уфада митинг
Уфада митинг

Урам чарасы җәяүлеләр үтүенә комачауласа, митингка рөхсәт бирмәскә мөмкиннәр.

Башкортстан парламентында урамнарда митинглар уздыру хакында канунга үзгәрешләр әзерләнгән. Бу үзгәрешләр мәктәп, хастаханә, гыйбадәтханәләр һәм башка объектлар янында протест чаралары уздыруны тыя торган канунны Русия Конституциясе кысаларына туры китерүне күздә тота. Элек Русия Конституция мәхкәмәсе Самар мисалында мондый җирләрдә митинг уздыруны тыю канунга каршы килә дип тапкан иде.

Әмма Башкортстан депутатлары бу тыюларны гамәлдән чыгарырга җыенмый. Моның урынына әлеге объектлар янында митинг уздыруны тыяр өчен сәбәпләр исемлеге киңәтелә дип яза Коммерсант.

Митинг яки йөреш тормышны тәэмин итү, транспорт, элемтә яки социаль инфраструктура объектлары эшенә зыян китерәсе булса, җәяүлеләргә комачауласа, аларга өйләренә яки башка оешмаларга үтәргә комачау тудырса, бу урам чарасына рөхсәт бирелмәскә сәбәп була ала. Митингны аны уздыру өчен махсус билгеләнгән урында уздырырга мөмкин булган очракта да чараны тыярга мөмкиннәр.

Канун проектын тәнкыйтьләүчеләр “җәяүлеләргә комачау тудыру” сәбәбе урынлы түгел дип белдерә. “Чынлыкта теләсә кайсы урында да моны сәбәп итеп кулланып була, ә митинг җәяүлеләргә зур кыенлык тудырмаска да мөмкин” дип аңлаткан депутат Владимир Яковлев. Ул шулай ук митингны махсус билгеләнгән җирдә уздырырга кушып, сораган җирне бирмәү очраклары еш булырга мөмкин дип фаразлый.

Башкортстан прокуратурасы Крылтайга бу канун өлгесенә бәяләмәсен җибәргән. Анда әлеге төзәтмәләр Русия Конституция мәхкәмәсе фикеренә каршы килә диелә. Канунда каралган чикләүләр урынына янында митинг уздыру тыелган объектларның төгәл исемлеге китерелергә тиеш дигән прокуратура.

Экспертлар яңартылган канунның бераз йомшаруын әйтә. Ләкин барыбер митинглар уздыру өчен хакимияттән рөхсәт алу кагыйдәсе калганын билгеләп үтә. Башкортстан корылтае чынлыкта әйтелгән урыннарда урам чаралары уздыруны бөтенләй тыюны кертергә тели дип билгеләп үтә алар.

XS
SM
MD
LG