Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уку елы башыннан Татарстанда 111 укытучыда COVID-19 рәсми ачыкланган


Моннан тыш, рәсми мәгълүматка карый, коронавирус 37 балада, 23 студентта ачыкланган 

Татарстанда коронавирус мәктәп укытучылары арасында тарала. Сентябрь һәм октябрь айларында 111 укытучыда бу чир ачыкланган. Әлеге санны Татарстанда Роспотребнадзор вәкиле Любовь Авдонина китерде.

Моннан тыш, коронавирус 37 мәктәп укучысында, 23 студентта табылган диде Авдонина.

31 августта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Марина Патяшина Татарстан мәктәпләрендә бер сыйныфта өч балада коронавирус табылса, укулар онлайнга күчереләчәк дип белдергән иде.

26 октябрьдә Патяшина Татарстан мәктәпләрендә барлыгы 40 сыйныф карантинда дигән санны китерде. 34 сыйныф – Казанда, Югары Ослан, Лениногорски районнарында, Чаллыда берешәр сыйныф карантинга туктатылды диде. Бу сыйныфларда барлыгы бер меңнән артык бала укый. Санитар-эпидемиология тәртипләренә ярашлы, 20 проценттан артык бала авырса, сыйныфны карантинга күчерәләр.

Рәсми саннарга карый, Татарстанда узган тәүлектә 47 кешедә COVID-19 табылган. Ресбубликада барлыгы 8282 кешедә яңа төр коронавирус расланган, 109 кеше үлгән.

XS
SM
MD
LG