Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан коронвирус сәбәпле чикләрен ябарга җыенмый


Башкортстан белән Татарстан арасында ябылган күпер, 2020 елның апрель ае.

Гомумән, Яңа елга кадәр республикада яңа чикләүләр кертелмәячәк.

Татарстанга чит төбәкләрдән керү юлын чикләргә җыенмыйлар. Бу хакта бүген Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Моңа кадәр матбугатта 10 декабрьдән соң кайбер төбәкләргә керү юлы ябылачак дигән мәгълүмат таралган иде.

“Бүген сүз Татарстан турында бармый. Роспотребнадзор чикләүләр кертә дигән сүз дөрес түгел. Чикләр катгый карантин кертелгәндә генә ябылырга мөмкин һәм моны төбәк үзе хәл итә”, диде ул.

Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәренә, гомумән, чикләүләр кертергә җыенмавын әйтте.

“Бүген вазгыять киеренке, ләкин тотрыклы. Авырулар саны күпләп артмый. Өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый. Катнашучылар санын чикләп, төрле семинарлар, чаралар үткәрүне килештерәбез. Ел саен уза торган президент чыршысы бәйрәменә әзерләнәбез. Яңа ел һәм бәйрәм чараларын тыймыйча, кисәтү чараларны исәптә тотып эшләрбез дип уйлыйм”, диде Авдонина.

Хәзер Татарстанда коронавирус белән авыручыларга бушлай дарулар бирелә. Сәламәтлек саклау министры урынбасары узган атнада булган проблемнарны атады.

“Узган атнада кимчелекләр булды. Без аларны җиңдек дип уйлыйм. Бүгеннән без даруларны күпләп бирә башлыйбыз. Җитди проблемнар булмады. Төп мәсьәлә – даруларның авыруга килеп җитүендә. Монда табибны өйгә чакыртудан алып, Таттехмедфарм оешмасы белән мөнәсәбәтләр кору, волонтерлар белән эшләүгә кадәр сораулар булды. Без бу эшне берләштерә алдык. Бүгеннән әлеге эш яхшырак оештырылыр һәм халыкта туган сораулар азрак булыр дип уйлыйм. Һәрхәлдә, урыннарда кимчелекләр булса, һәр очракны аерым караячакбыз”, диде Владимир Жаворонков.

Ноябрь уртасыннан Татарстанда коронавирус йоктыручыларга бушлай дарулар бирелә башлады. Русия резерв фонды Татарстанга 146 млн сум акча бүлеп бирде.

XS
SM
MD
LG