Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дина Гарипова "Зөләйха" фильмында башкарган җыры өчен "Сталкер" премиясе алды


Динә Гарипова

"Зөләйха күзләрен ача" сериалында Динә Гарипова башкаруында "Ай, былбылым" татар халык җыры яңгырый

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова кеше хокуклары турында фильмнар катнаша торган "Сталкер" кинофестивале премиясенә лаек булган. Бу бүләк аңа "Зөләйха" сериалында "Ай, былбылым" татар халык җырын башкарган өчен бирелгән. Казан язучысы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы нигезендә төшерелгән сериал "Россия" телеканалында 2020 елның мартында күрсәтелде.

"Зөләйха күзләрен ача" сериалында Динә Гарипова башкаруында "Ай, былбылым" татар халык җыры яңгырый

Премия алуын Динә Гарипова үзенең Instagram-сәхифәсендә хәбәр итте.


"Мин һәрвакыт кинога эләгергә хыялландым. Миңа "Зөләйха күзләрен ача" сериалына саундтрек яздыру бәхете тәтеде, аның өчен мин үз гомеремдә беренче тапкыр кинематография өлкәсендәге бүләкне алдым. Шунысы куандыра – бу премия миңа татар телендә яраткан җырым "Ай, былбылым" өчен тапшырылды" дип язган Гарипова.

Премияне алган вакытта җырчы сериалда төп рольне башкарган Чулпан Хаматовага рәхмәтен белдерә. Гарипова сүзләренчә, нәкъ менә Чулпан фильм авторларына "Ай, былбылым" җырын күрсәткән. Җырның музыкаль бизәлешен татар композиторы Радик Сәлимов иҗат иткән.

"Сталкер" фестивале – Русиядә кеше хокуклары турында фильмнар төшерүчеләрне кызыксындыру өчен булдырылган бердәнбер кинофестиваль. Быел ул 10-15 декабрьдә Мәскәүдә узды. Фестивальнең җиңүчеләре бүген билгеле булды.

Казан язучысы Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы 2020 елда иң күп сатылган электрон һәм аудиокитаплар арасына кергән. "Зөләйха күзләрен ача" романы 2015 елда чыкты. MyBook китап хезмәте уздырган тикшеренүләр нәтиҗәсендә ул Русиядә 1992 елның 12 июненнән соң язылган китаплар арасында иң популяр әсәр дип табылган.

Язын роман нигезендә төшерелгән күп серияле фильм чыкты. Кино Mail.ru сервисы төзегән рейтингка ярашлы, 2020 елның беренче яртысында Русиядә иң популяр сериал булган. Сериал чыкканнан соң китапны интернет аша сату 2,5 тапкыр арткан диелә.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG