Accessibility links

Кайнар хәбәр

Язучы, шагыйрь Әхәт Гаффар вафат


Әхәт Гаффар
Әхәт Гаффар

Әхәт Гаффарга күптән түгел 72 яшь тулган иде.

1 гыйнварда күренекле татар шагыйре Әхәт Гаффар вафат булды. Бу хакта Facebook-та аның кызы Сөмбел Гафарова хәбәр итте. Үлеменең сәбәпләре әйтелми.

Әхәт Гаффар 1948 елның 23 декабрендә Балык Бистәсе Олы Әшнәк авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң төрле татар басмаларында эшли.

Әхәт Гаффар әдәбият мәйданына 1970нче еллар башында килә. "Яра", "Язлар моңы", "Гозер", "Кашан җыры", "Су астындагы чишмә", "Бишек" повестьлары яза. Шулай ук драматургия жанрында да эшли, публицистик материаллар бастыра, шигырьләр яза.

2019 елда ул Татарстанның Тукай бүләгенә намзәт буларак тәкъдим ителгән иде. Шул вакытта Азатлык намзәтләр татар телен ничек яклады дип аның да фикерен белеште. "Татар теле кысрыклап чыгарылды, әмма, минемчә, бу вакытлыча вазгыять. Татар телен җиңел генә юкка чыгарып булмый, хәлләр үзгәрә ул. Мин моны мәктәптәге очрашуларда һәрдаим әйтеп, аңлатып киләм. Ничек укыттык, шулай эшне дәвам итик. Татар теле мәктәпләрдә артык кашык була башлаганда төрлечә көрәштек. Язучылар дистәләгән ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр язды, барысында да минем имза тора. Дөрес, урам җыеннарына ук чыкмадым, әмма мәкаләләр яздым", дигән иде Әхәт Гаффар.

XS
SM
MD
LG