Accessibility links

Татарстанда 2 400 кеше "Спутник V" вакцинасы ясаткан


Республикага коронавирустан барлыгы 5 900 доза вакцина килгән.

Татарстанда 2 400 кеше коронавирустан вакцина ясаткан. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында әлеге эш сүлпәнәйгән. Бу хакта 6 гыйнварда Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Вакцина моңа әзер булган барлык сырхауханәләрдә ясала. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында бу эш әкрен бара, ләкин ул дәвам итә. Алдан әйткәнчә, без башта медицина хезмәткәрләренә вакцина ясый башладык. Хәзер башка катламнарын кабул итү мөмкинлеге бирелә. Һәркемгә җитәрлек күләмдә вакцина көтәбез. Моңа кадәр 5 900 доза вакцина килгән иде. Әгәр дә хәзер республика кешеләре сырхауханәләргә агылса, вакцина җитмәскә мөмкин", диде ул.

Бүгенгә 2 400 кеше "Спутник V" вакцина ясаткан. Шуларның 50дән артыгы вакциналаштыруның икенче өлешен үткән.

Татарстанда коронавирус белән вазгыять тотрыклы диелде. Ләкин журналистларны соңгы вакытта үлемнәр саны артуы кызыксындырды. "Бу сорауга җавап бирү авыр. Берничә атна, берничә ай авыр хәлдә яткан авырулар бар иде. Алар үлде. Әмма авыр хәлдә ятучылар дулкыны зур дия алмыйбыз. Эш тотрыклы бара. Хастаханәләрдә урыннар бар, авыруларны кабул итәләр, реанимация ятаклары да әзер", диде Владимир Жаворонков.

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан барлыгы 203 кешенең гомере өзелде. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында оператив штаб 12 кешенең үлеме турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG