12 гыйнварга каршы төнлә билгесез затлар танылган очучы, Русия каһарманы Дамир Йосыповның Instagram-дагы аккаунтын ватып кергәннәр. Алар Дамир исеменнән язып, әнисенең юл казасына эләгүен, дәвалау өчен зур күләмдә акча кирәклеген хәбәр иткән. Дамир Йосыпов үзе караклар һөҗүменә дучар булуы хакында ВКонтакте аккаунтында кисәтте, һәм язманың ялган булуын белдерде, язылучыларын акча күчермәскә сорады.
Кешеләрне ышандыру өчен, караклар язмаларына Дамир Йосыповның паспорты фотосын да беркеткән, тик фотоның ялган икәнлеге күзгә ташлана.
Дамир Йосыпов эшләгән "Урал һава юллары" ширкәте дә тиз арада хезмәткәренең проблемы турында хәбәр салды, аферистларга акча күчермәскә сорады.
2019 елның августында Дамир Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Мурзин идарә иткән очкыч моторына кошлар эләгеп, кукуруз басуына төшеп утырырга мәҗбүр булды. Казада беркем дә һәлак булмады. Йосыпов һәм Мурзинның батырлыгы социаль челтәрләрдә таралды, халыкта соклану уятты. Русия президенты Дамир Йосыповка һәм Георгий Мурзинга Русия каһарманы исемен бирде.