Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Навальный тарафдарларының өйләренә килеп, оппозиционерны һава аланында каршыламаска дип кисәтә


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре муниципаль депутат Константин Янкаускас һәм Алексей Навальныйның Мәскәү штабы координаторы Олег Степановка кисәтүләр тапшыру өчен өйләренә килгән. Бу хакта алар Twitter-да хәбәр итте.

Степанов язганча, полиция хезмәткәрләре аның элекке адресына килгән һәм аны тапмаган. Янкаускас Instagram-дагы җанлы эфирда Солнцево районара прокуратурасыннан кисәтү алып китмәгәнен хәбәр итте, чөнки полиция хезмәткәрләре аңа документлар тапшыруга ышаныч белешмәсе күрсәтмәгән.

Полиция хезмәткәрләренең үз өенә килүе турында муниципаль депутат Юлия Галямина да хәбәр итте. Аның сүзләренчә, ул "өйдә беркем дә юк" дигән һәм кисәтүне алып тормаган.

Алексей Навальный бу атнада Русиягә 17 гыйнварда "Победа" һава ширкәте очкычы белән Внуково һава аланына кайтачагын белдерде. Ул берничә ай Германиянең Шарите клиникасында реабилитация узды.

Мәскәү прокуратурасы үз сайтында Внуковода "киңкүләм чараның килештерелмәве" турында кисәтте һәм 15 кешегә кисәтү җибәрүе турында хәбәр итте. "Внуково"ның рәсми Twitter-ы журналистлардан бик күп мөрәҗәгать килүен, шуңа күрә һава аланында зур каршы алу чарасы уздыру мөмкин булмавын игълан итте.

20 августта Томскидан Мәскәүгә очкан вакыттта хәле начараеп, Навальный кома хәлендә калды, берничә көннән ул Германиянең Шарите клиникасына күчерелде. Европадагы берничә бәйсез лаборатория аның Русиядә эшләнгән "Новичок" төркеме агулы матдәсе белән агуланган булуын раслады.

Кремль бу вакыйга белән нинди дә булса бәйләнеше булуын кире кага.

XS
SM
MD
LG