Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Касыйм татарлары беренчеләрдән булып җәдитчелек агымына кушылган"


Марат Сәфәров (с), Ренат Абянов һәм Дамир Исхаков китапны тәкъдим итү чарасында
Марат Сәфәров (с), Ренат Абянов һәм Дамир Исхаков китапны тәкъдим итү чарасында

Казанда "Касыйм ханлыгы шәүләләре" ("Тени Касимовского ханства") китабы тәкъдим ителде. Азатлык китап авторларының берсе — тарихчы Марат Сәфәров белән әңгәмә корды.

Мәскәүдә басылып чыккан китапның авторлары – Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ренат Абянов белән педагогика фәннәре кандидаты, тарихчы Марат Сәфәров бу төбәкне өйрәнеп, җирле халык белән очрашып, бер меңгә якын әңгәмә уздырган. Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Марат Сәфәров Касыйм ханлыгының тарихы, аның юкка чыгуның сәбәпләре турында сөйләде.

"Касыйм ханлыгы шәүләләре" китабы басылып чыкканчы ук сез аның Татарстанда зур кызыксыну уятканын әйткән идегез. Бу ни белән бәйле?

Бу китап кешеләр турында. Алар үзләренең үткәне турында сөйли. Ягъни, бу бүгенге көн кешеләренә сәфәр

— Иң зур сәбәбе, мөгаен, бу атаманың кешегә таныш, кызыксыну тудыра торган булуындадыр – Касыйм ханлыгы, Касыйм шәһәре, касыйм татарлары, Касыймнан чыккан танылган кешеләр һәм башкалар. Болар турында сөйләнеп тора, әмма ул ниндидер тышкы катлам булып кына кала бирә, эчкә, тирәнгә кереп китми. Киңлеккә карасаң – барысы да аңлашыла, ә эчтә ниләр бар – аңлашылмый. Шуңа күрә китап шундук күпләрдә кызыксыну тудырды, аны таный башладылар, ләкин шул ук вакытта сораулар да күп иде – ул ни турында? XVI гасыр тарихымы, Шаһгали, Касыйм гаскәрләре хакындамы? Юк. Атаклы кешеләре, шәхесләре турындамы? Юк. Бу китап кешеләр турында. Танылган кешеләр турында түгел, шушы төбәктә яшәүче гади кешеләр турында. Һәм алар үзләренең үткәннәре турында сөйли. Ягъни, бу бүгенге көн кешеләренә сәфәр. Дөреслектә, бу бүгенге көн альбомы. Анда архив фотолары бар, ләкин бүгенге көн кешеләренең образлары, әйткән сүзләре, алар белән әңгәмәләр. Шуңа да ул кызыксындыру тудырды. Бер яктан – аны таныйлар, беләләр, икенче яктан – моны тирәнрәк итеп өйрәнәсе килә. Ә Татарстанда халык актив, тарих белән кызыксынучан, шуңа да бу китапка игътибар зур.

Шулай да Касыйм татарлары, себер татарлары һәм мишәрләр белән чагыштырганда бик киң өйрәнелмәгән, Татарстанда артык танылмаган өлкә дигән хис бар. Бу ни белән бәйле?

— Татарстанда этнография фәне киң таралган. Этнография экспедицияләре белән Касыймда төрле елларда Миркасыйм Госманов, Дамир Исхаков, Фәридә Шәрифуллина, Дамир Исхаков, Ләйлә Мәхмүтова һәм башка галимнәр булып китте. XIX гасырда Касыйм тарихын Хөсәен Фәизханов өйрәнгән. Касыйм турында Мәрҗани, Газиз Гобәйдуллин да үз хезмәтләрендә искә алган. Касыйм турында күпләр белә кебек, ләкин ул хәтирәләрне яңартырга кирәк. Тегеләре искергәнгә түгел, ә кешеләрнең тәэсирләре яңарып китсен өчен. Мәсәлән, ассимиляция ничек барганын карарга кирәк – бу бит безнең иң авырткан җиребез. Татар авыллары саны никадәр кимегәнен яки татарларда дин никадәр торгызылганын карарга була.

Касыйм һәм Казан арасында мәдәни элемтә ныклы гына түгел, ул бербөтен булган

Туристлар Касыймга киләләр дә, мәчетне, Хан манарасын, Шаһгали төрбәсен карыйлар, кемдер зиратка кадәр барып җитә, мәсәлән. Ләкин авылга – татарларның хәзерге тормышын карарга беркем килми һәм ул акрынлап сүнә бара. Ә анда шактый кызык әйберләр бар, мәсәлән, бер йортта без гарәп имласында язылган иске битләр таптык, икенче йортта пыялага төшерелгән иске татар шамаиле, өченчесендә – уникаль намазлык, шундыйга охшаш намазлыкны мин соңрак Казанда этнография музеенда күрдем, ул Казан татарларына хас булган тамбурлап чигелгән иде. Менә ул кайчандыр, мөгаен, сәүдәгәрләр аркылы Касыймга килеп эләккән. Башка бер өйдә без иске Һәфтияк Шәриф һәм Коръәнне күрдек, алар Казанда бертуган Кәримовлар һәм Харитонов типографиясендә басылган. Касыйм һәм Казан арасында мәдәни элемтә ныклы гына түгел, ул бербөтен булган. Бу әйберләрне килеп күрүче юк.

Бөтен бер аерым ханлыктан бүген бары бер мең кеше калган. Ничек шулай килеп чыккан? Нигә ассимиляция барышы нәкъ менә бу җирләргә ныграк кагылган? Мәскәүгә якын булу шулай тәэсир иткәнме?

— Беренчедән, ул беркайчан да күпсанлы булмаган, бу Казан ханлыгы түгел. Тарихчы Дамир Исхаков сөйләгәнчә, Касыймга нибары 500 татар гаскәре килгән. Һәм ул бик мөһим әйбер әйтте: бу Урда вәкилләре, Касыйм татарлары – Урда халкы. Хәтта Казан ханлыгы кешеләре дә түгел, нәкъ менә Урда кешеләре, һәм бу Касыйм татарларының төс-кыяфәтендә дә чагыла.

Китаптагы фото
Китаптагы фото

1681 елдан соң бу ханлык бетерелә, харитадан юкка чыга, ләкин кешеләрнең хәтерендә, кешеләрнең үзләрендә ул кала. Халык акрынлап тарала башлый. Хәтта Мәскәүгә дә түгел, Петербурга күченәләр. Бер өлеше Урта Азиягә һәм Татарстанга да китә. Кайчакта бу аларның үз ихтыярларына каршы эшләнә, аларны, мәсәлән, коллективлаштыру вакытында көчләп күчергәннәр. Бу хәрәкәт тарихы. Ягъни, ассимиляция процесслары гына түгел. Һәм шулай килеп чыккан – халык саны тулыланмый, алар элек бер мең кеше булсалар, хәзер дә шулай кала.

Минемчә, монда башка татарлар арасында да булган факторлар үз ролен уйный – зур шәһәр, халыкның күченеп йөрүләре, урбанлашу, коллективлаштыру вакытында куылулар...

Касыйм татарлары беренчеләрдән булып җәдитчелек агымына кушылып киткән

Мин белгән Касыйм татарлары арасында Мәскәүдә үзләрен бик яхшы хис итүчеләр бар. Мәсәлән, бер шундый гаиләнең өч баласы да татарча сөйләшә. Алар берничек тә ассимиляциягә бирешмәгән, ләкин алар бабалары яшәгән авылда тормый, алар аннан киткән. Әмма ассимиляция мин китергән мисалларга караганда күзгә ныграк ташлана.

Шушы җирләрдән чыккан һәм татар мәдәниятенә зур өлеш кертеп калдырган танылган шәхесләрне әйтеп китегезче.

— Иң беренче итеп, Сара Шакулова. Татарлардан беренче хатын-кыз математик, Сорбонна университетында белем алган. Татарстанда зыялылар аның турында яхшы белә һәм монда нидер дәлилләп тору да кирәкми. Күптән түгел "Идел" журналында мин тагын бер "беренче" – беренче профессиональ хатын-кыз җырчы турында мәкалә бастырган идем. Бу Зөһрә Байрашева. Нәҗип Җиһановның иҗатташы, көрәштәше. Ул татарлар арасыннан чыккан беренче профессиональ опера җырчысы була, халыкчан җырлар башкара торган җырчы түгел. Алар икесе дә Касыйм ханлыгы җирләреннән һәм икесе дә үз өлкәсендә беренче. Кызык, ни өчен икән? Мөгаен, аларның беренче булып модернга катнашып китүе белән бәйледер. Бәлки Касыйм татарларының беренчеләрдән булып җәдитчелек агымына кушылып китүе дә сәбәп булып торадыр. Алар әлеге хәрәкәтнең авангардында торган. Өстәвенә, бу хәрәкәт киңкүләм барган, анда зыялылар гына катнашмаган.

Сулдан: Ләйлә, Әминә, Фатима (әниләре) һәм Сара Шакулова. 1920нче еллар
Сулдан: Ләйлә, Әминә, Фатима (әниләре) һәм Сара Шакулова. 1920нче еллар

Тагын бер мөһим әйбер – Касыйм ул шәһәр, Касыйм татарлары, ни дисәң дә, шәһәр мәдәниятле. Ә шәһәр мәдәнияте һәрвакыт зыялылар килеп чыгуына ярдәм итә.

Белгәнебезчә, Мәскәү татарлары арасында күп кенә сәүдәгәрләр чыгышы белән Рязань өлкәсе татарларыннан. Алар Мәскәүдә яшәп, сәүдә алып барып, шәһәрнең үсүенә өлеш керткән. Йортлар, мәчетләр төзегәннәр. Алар чыннан да ихлас рәвештә Мәскәүне үзләренең ватаны дип санаганмы? Ни өчен алар нәкъ менә Мәскәүдә төзегәннәр, акчаларын шунда салганнар? Бер йөз елдан Мәскәүдә татарлар икенче сорт кешеләргә әйләнеп калыр дип уйларына килде микән?

— Мәскәү Җәмигъ мәчетен төзеткән Салих Ерзин үзенең һәр улына Мәскәү елгасы арты төбәгендә – Татар бистәсендә берешәр йорт төзегән яки сатып алып биргән. Мәскәүгә ул 14 яшендә Әзи авылыннан җәяүләп килгән, башта кибеттә ялланып эшләгән, аннары үзе дә әкренләп баеп китеп, Русиядә күн, мех-тире җитештереп сатучы иң эре эшмәкәрләрнең берсе булган. Әлбәттә, ул Мәскәүне үз йорты дип санаган. Ул 1911 елда үлә, ягъни, инкыйлабка кадәр үк, илдә булган үзгәрешләрне күреп өлгерми.

Ерзинның оныгы – Рауза Кастрова миңа алар гаиләсе белән бәйле бер очрак турында сөйләгән иде. Шул Ерзин нәселеннән булган Шәмсекамәр Ерзинаның бөтен байлыгын тартып алалар, һәм ул кызыл комиссар Мирсәет Солтангалиевка килә, ул Салих Ерзинның кияве була, аның оныгына өйләнгән булган. Менә шундый парадокс – сәүдәгәр хатын большевикка килә дә, сорый: "Мирсәет абый, Мәскәүгә төрекләр килде – Әнвәр паша, Төркиягә китәргә тәкъдим итә, төрек паспортлары алырга булышырга сүз бирә. Киңәшең кирәк иде – ни эшлим микән?" Ә тегесе әйтә: "Син нәрсә инде Шәмсекамәр, беркая да йөрмә. Ленин бабай безгә барысын да бирде – республика, азатлык бирде, бер җиргә дә китәргә кирәкми, татарларга да бәхет киләчәк. Син Төркиягә китәрсең дә, ә Константинополь тулы урыс дворянкалары, сәүдәгәр хатыннары-кызлары. Син бит алтын-көмешләреңне тегеп куйгансыңдыр, менә мин сиңа әйтәм, андый бизәнү әйберләре хәзер анда бик күп, бөтен Истанбул тулы урыс байлары һәм алтын-көмешнең бәясе төште. Ә Төркиядә ирсез хатын (Шәмсекамәрнең ире үлгән була) беркая эшкә урнаша алмаячак. Монда исә яңа тормыш! Калырга кирәк", дип сөйли Солтангалиев.

Касыйм шәһәренең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы күренекле сәүдәгәре һәм хәйриячесе Әхмәт Кастров хатыны Хәдичә (Мәскәү Җәмигъ мәчетенә нигез салучы сәүдәгәр Салих Ерзин кызы) һәм аларның уллары Хәсән (Мәскәү, 1897 ел)
Касыйм шәһәренең XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы күренекле сәүдәгәре һәм хәйриячесе Әхмәт Кастров хатыны Хәдичә (Мәскәү Җәмигъ мәчетенә нигез салучы сәүдәгәр Салих Ерзин кызы) һәм аларның уллары Хәсән (Мәскәү, 1897 ел)

Бу хикәя миңа бик ошады. Ул ничектер шул вакытларны, безнең татарларның беркатлылыгын бик яхшы итеп сурәтләп бирә. Касыйм татарлары инкыйлабка бармаган, большевикларны танымаган, чөнки алар сәүдәгәр булган, диләр сүзләр дөрес түгел, алар да башкалар кебек үк барган. Мәсәлән, Надия Булатова үзенең Касыйм шәһәрендәге балконына чыгып, Февраль инкыйлабыннан соң буржуазиягә каршы митингта катнашкан. Февраль инкыйлабыннан соң, Октябрьнекеннән дә түгел! Ул үзе шушы даирәдән – буржуазиядан булса да, каршы булып, митинг ясаган. Шундый романтизм, иллюзия күп кешедә була. Мин моны аерым Касыйм татарларына гына хас адашу, тупикка килеп терәлү дип уйламыйм. Казан губернасында да мондый күренеш була. Һәм бу тупик микән? Безгә хәзерге заманнан карап бәя биргәндә, барысы да аңлашыла кебек, без бөтенесен беләбез, барыбыз да шундый акыллы. Ләкин ул вакытта кешеләр башкачарак күргән, күзаллаган.

Шундый бер эпизод исемдә калды: Антон Чехов Кырымга килгәч корабтан әйберләрен төшерер өчен йөк ташучы яллый, бу кеше Кырым татары була. Корабта хезмәткәрләрнең берсе кычкыра: "Кая барасың, татар? Монда "ак" кешеләр". Чехов моны ишетә, ачудан күгәрә, аннары йөзе агарып китә, һәм бик нәфрәтләнеп әлеге корабтан төшеп китә. Шуңа күрә, кешеләрнең, шул исәптән бай катлам кешеләренең инкыйлабка килү сәбәпләре аңлашыла. Ләкин, шулай булса да, соңрак ачыкланганча, бу аларга бәхет китерми.

Хәзерге вакытта Касыймда яшәүче татарлар үзләрен Татарстан белән бәйлиме? Алар өчен Мәскәүме, әллә Казанмы башкала?

Без аралашкан кешеләр үзләрен ниндидер аерым халык, аерым кешеләр дип атамый

— Әйе, мин дә шуны әйтмәкче идем: безнең китапта мишәрләр, Касыйм татарларына кагылышлы әйберләр булуына карамастан, бу альбом татарлар турында, ул Касыйм татарлары яки мишәрләр хакында түгел. Чөнки без килеп күрешкән-сөйләшкән кешеләр, без – бу яки теге татар дип сөйләмәде, алар "без – татарлар" яки "без – мөселманнар" дип сөйләде. Касыйм татары, мишәр – бусы инде аларның икенче яки өченче сыйфаты. Мин моны татарны бүлгәләү күренешенә нисбәттә әйтәм. Кемдер "мишәр" дигән милләт уйлап чыгара, аерым алганда, Башкортстандагы кайбер галимнәр, кемдер – бездә типтәрләр бар ди, кемдер – керәшеннәр, тагын нидер уйлап чыгаралар. Ләкин без аралашкан кешеләр үзләрен ниндидер аерым халык, аерым кешеләр дип атамый. Алар өчен Темников тирәсендә яшәүчеләр яки Нижгарда яшәүчеләр, әлбәттә, башкарак, аларның сөйләме бүтән, ләкин алар өчен алар барыбер шул ук татарлар. Алар бездән дә нәсел-тамырларыгыз кайдан дип белеште. Һәм бу – нормаль әйбер, бу татар тарихы. Ә ниндидер аерым төркем тарихы түгел, шунысын аеруча ассызыклыйсы килә. "Әйдә әле, берәр яңа кечкенә милләт уйлап табыйк" дигән темага спекуляцияләр тумасын иде. Мин безнең яшь коллегалар, аерым алганда, Башкортстандагы галимнәр, үзләренең карьерасын шундый әйбердән башлавын теләмәс идем, мин, диндәге кеше буларак, моны хәтта гөнаһ әйбер дип тә атар идем. Еш кына мондый нәрсәләр белән яшь галимнәр шөгыльләнә. Ләкин бу, ачык күренгәнчә, дөреслеккә туры килми.

Китап авторлары Ренат Абянов (сулда) һәм Марат Сәфәров
Китап авторлары Ренат Абянов (сулда) һәм Марат Сәфәров

Алар, шиксез, үзләрен Татарстанга бәйләп карый, һәм интернет, "Яңа гасыр" каналы барлыкка килгәч, бу элемтәләр тагын да көчлерәк була башлады. ТНВ каналын күп кеше карый, күпләр интернетта мәкаләләр укый. Берара татар басма гәзит-журналларга язылу бетте, ә интернет тиешенчә киң җәелмәгән иде, шул вакытта бушлык барлыкка килде. Бу 10-15 ел дәвам итте, 2000 елларга кадәр. Ә хәзер акрынлап бу элемтәләр кире ныгый. Күпләр өчен бу бик әһәмиятле өлеш булып тора. Алар безгә ТНВ каналын карауларын әйтте, анда нәрсә сөйләгәннәрен аңлап та бетермиләр, әмма аларга кызык, алар алып баручыларның сөйләгәнен, телен музыка кебек тыңлый. Алар өчен бу татарның бер өлеше. Башкалага килгәндә, әлбәттә, башкала алар өчен Мәскәү, чөнки күпләренең туганнары шунда яши. Татарстан белән турыдан-туры бәйләнешләре күпкә кимрәк.

Касыйм татарларында татар теле бетеп бара дип сөйләдегез. Татар теле сакланмаган очракта алар нинди билгеләргә карап үзләрен татар дип саный?

Касыймда ислам димиләр, "татар дине" диләр

— Беренче чиратта, дин буенча. Алар татарлар, чөнки алар – мөселманнар. Шунысы кызык, җирле халык ислам яки православие дими. Хәтта Касыймдагы урыслар да "татар дине", "урыс дине" дип йөри. "Ислам", "мөселман" дигән төшенчәләр аларга таныш түгел.

Касыйм шәһәрендә татарларга кагылышлы мирас хәзерге вакытта ни хәлдә? Йортлар, мәчетләр, башка төр биналар сакланганмы? Аларны саклап, карап торучы бармы?

— Хәзер хәлләр бераз яхшы якка үзгәрде. Дини архитектура – мәчетләр – яхшы хәлдә. Ә сәүдәгәрләр йортларына килгәндә, монда зур проблем бар. Мәсәлән, сәүдәгәр Кастровлар йортының хуҗасы юк. Анда элек бала тудыру йорты иде, анда, мәсәлән, Рауза Кастрова да дөньяга килгән. Бала тудыру йорты хәзер башка бинага күчте, ә бу йортның хуҗасы кем икәне аңлашылмый һәм бина акрынлап җимерелә бара. Шәһәр – начар хуҗа. Ниндидер аерым програм кирәк. Касыйм кебек кечкенә шәһәрдә тагын бер кунакханә яки ресторан ачудан мәгънә юк. Анда инвестор килмәячәк. Бу йортны Касыйм шәһәре мөселман җәмгыятенә бирсәләр, яхшырак булыр иде. Аларның үз хәйриячеләре бар, алар бу бинаны куллану юлын табарлар иде. Русиянең берничә шәһәрендә генә Татар бистәләре сакланып калган, Касыймда да уникаль Татар бистәсе бар, тик ул акрынлап таушала, җимерелә бара, чөнки аның хуҗасы юк.

Соңгы берничә ел буена Касыймда Сөембикә ханбикәгә һәйкәл кую турында сүз алып барыла, ләкин бу эш һаман барып чыкмый. Нигә шулай? Һәм бераз тискәре сорау – безгә Касыймда Сөембикә һәйкәле кую нык кирәкме? Кем өчен куябыз аны без анда?

Касыймда Сөембикә һәйкәле кирәк. Без татар мәдәниятен искә төшереп тору өчен кирәк

— Касыймда Сөембикә һәйкәле кирәк. Без татар мәдәнияте турында искә төшереп торыр өчен кирәк. Бәлки кем өчендер һәйкәл кую сәер булып тоелыр, алар татар әйберләрен заманча форматлар аша танытыйк дияр – фестивальләр, конкурслар уздырырга була, китаплар чыгарырга. Әйе, болар кирәк, сүз дә юк. Ләкин җәмгыятьнең интеллектуаль юл белән түгел, визуаль рәвештә кабул итә торган өлеше дә бар. Һәм алар туристлар буларак шәһәргә килер дә – әхә, монда Сөембикә яшәгән, диярләр. Хан мәчете тарихы турында сөйләп 40-50 минут вакыт уздырырга була, ә аның урынына Сөембикә ханбикәгә һәйкәлне бер генә тапкыр күреп алып, "ә сез бу турыда риваятьне беләсезме?", "Казанда Сөембикә манарасын күргәнегез бармы?" дип кызыксындырырга була. Монда яхшы маркетинг эшли, шул рәвешле татар мәдәнияте ассызыклана. Касыйм шәһәренә туристлар, шул исәптән урыслар да, беренче чиратта, татар тарихы, татар мирасын карарга бара.

Якында Муром шәһәре бар, анда татар тарихы белән танышыр өчен бармыйлар, чөнки ул анда юк. Ә шул ук Ока елгасында урнашкан Касыйм шәһәренә киләләр. Касыймга кешеләр татарларның Касыйм мәдәниятен күрергә килә. Мәсәлән, Касыйм кунакханәләрендә Касыйм ханлыгы тарихына кагылышлы төрле видеолар әйләндерелә. Чөнки бу туристларны җәлеп итә торган әйбер. Сөембикә һәйкәле дә туристларны җәлеп итеп торачак.

Ә һәйкәлне шулай озак куя алмый тору акчага бәйле, барысы да акчага килеп терәлә.

Казан татарлары, бик ачык итеп белдермәсәләр дә, Касыйм татарларына бераз үпкәле кебек, чөнки касыймныкылар Мәскәүгә хезмәт иткән, алар Явыз Иван ягында булган. Бәлки шуңа да татар тарихчылары Касыйм тарихын өйрәнсә дә, ул халыкка бик барып җитми, популярлык яуламый? Касыйм татарлары, аларның зыялылары мондый үпкә барлыгын сизәме?

Касыйм зыялылары әлеге чорны хәтерли, аны бер яклап кына бәяләп булмаганын аңлый

— Миңа калса, сизми. Касыйм зыялылары әлеге чорны хәтерли, истә тота, аның бер яклап кына бәяләп булмый торган вакыт икәнен аңлый. Алар китаплар укый, Худяковны укыган, шуңа күрә бу турыда белә. Ләкин бу аларның күңелләрендә ниндидер яра калдырган дип уйламыйм, андыйны очратканым булмады.

Китапны тәкъдим итү кичәсеннән соң берничә кеше Касыйм ханлыгына мөнәсәбәтем үзгәрде, аның татар дөньясы белән бербөтен икәнен аңладым, диде. Касыйм ханлыгын Казанга тагын да якынайтыр өчен, бу чикләрне бөтенләй сөртеп ташлар өчен тагын нинди чаралар уздырырга кирәк дип уйлыйсыз?

— Ул Касыйм турында фотосурәтләр күргәзмәсе дә була алыр иде. Яки Казаннан Касыймга туристларны йөртүне ничектер көчәйтү кирәк. Казаннан Касыймга туристлар йөри, ләкин Мәскәүдән килгән кебек күпләп йөрмиләр. Кеше Касыймга килә, Хан мәчетен күрә, манарага менә...

Һәм сөйләшү дә бик мөһим. Бу турыда сөйләшергә кирәк, анда яшәүче кешеләр турында сөйләргә, без менә шушы китап аша сөйләгән кебек. Гомумән, бөтен үпкә-дәгъвалар сөйләшү булмаганга җыелып килә. Бүгенге сөйләшүдән соң күпләрнең күзләрендә көннәр җылыткач Касыймга килеп, аны күреп китү теләген күрдем.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG