Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Дональд Трамп импичментына каршы тавыш бирде


Сенат утырышы

Трампка импичмент игълан ителсен өчен, аны 100 сенатордан ким дигәндә 50 демократ һәм бәйсез парламентарий, һәм 17 республикан хупларга тиеш иде.

АКШ Сенаты элекке президент Дональд Трамп импичментын хупламады. 57 сенатор гаепләү карарын хуплап тавыш бирде, 43 сенатор каршы чыкты. Гаепләү карарын кабул итү өчен 67 тавыш кирәк иде.

Импичментны җиде республикан сенатор хуплады: Ричард Берр, Билл Кэссиди, Бен Сассе, Лиза Мурковски, Митт Ромни, Пэтт Туми һәм Сьюзан Коллинз. "Америка авазы" язуынча, Берр, Ромни, Коллинз һәм Мурковски Республикан фиркадә Трампның күптәнге тәнкыйтьчеләре булып торды.

Шимбә көндез Сенаттагы республиканнар лидеры Митч Макконнелл импичментка каршы тавыш бирәчәген белдерде. Моннан соң сәяси күзәтүчеләр импичментның хуплану ихтималы бик түбән дип белдерде.

Вәкилләр пулаты Трампка импичментны 14 гыйнвар көнне игълан итте. Элекке президент "фетнәгә котыртуда" гаепләнде. Бу Дональд Трампка каршы башланган икенче импичмент процессы булды. Импичмент Трамп әле президент чакта игълан ителсә дә, Сенатта бу эшне карау аның вазифадан киткәннән соң башланды. Сенаторлар моны Конституциягә туры килә дип тапты.

  • 2020 елның ноябрендә АКШ президентын сайлауда демократ Джо Байден җиңде. Аның көндәше, гамәлдәге президент Дональд Трамп тавыш бирүдә хәрәмләшүләр булды дип белдерде, һәм үзенең җиңелүен танымады. Мәхкәмәләр хәрәмләшү дәлилләрен тапмады, сайлау нәтиҗәләрен гамәлдә калдырды.
  • 2021 елның 6 гыйнварында Вашингтонда президент Дональд Трамп тарафдарлары митингтан соң Капитолий бинасына бәреп керде. АКШ Конгрессы анда президент сайлау нәтиҗәләрен раслый иде. Конгресс утырышы өзелде, Капитолийда полиция белән бәрелешләр башланды. Фетнә нәтиҗәсендә биш кеше һәлак булды.
  • Демократлар Трампны "фетнәгә котыртуда" гаепләде. 14 гыйнвар көнне Вәкилләр пулаты Трампка икенче тапкыр импичмент игълан итте. Трамп – АКШ тарихында ике тапкыр импичмент белдерелгән бердәнбер президент. Моңарчы импичмент президентлар Эндрю Джонсон (1868), Ричард Никсон (1974) һәм Билл Клинтонга (1998-1999) белдерелгән. Дональд Трампка беренче импичмент 2019 азагында игълан ителде. Ул Украина президенты белән телефоннан сөйләшү вакытында аңа басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылуда гаепләнде. Ул чакта да Сенат президентны аклады.
  • 20 гыйнвар көнне Джо Байден АКШ президенты вазифасына кереште.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG