Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда 90 меңгә якын кеше коронавирустан вакцина ясаткан


Хәзер рәсмиләр сәүдә үзәкләрендә вакцина ясату пунктларын ачарга ниятли.

Татарстанда 5 мартка 89 223 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 20 564е икенче доза алган. Бу хакта җомга сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Татарстанга барлыгы 115 822 данәдә "Спутник V" вакцина килгән. Хәзер рәсмиләр сәүдә үзәкләрендә вакцина ясату пунктларын ачарга ниятли.

"Казандагы "Мега"да көн саен уртача 40 кеше вакцина ясата. Якын көннәрдә "Южный" сәүдә үзәгендә вакцина ясату ноктасы ачылачак. Тагын бер сәүдә үзәге белән сөйләшүләр алып барыла. Узган очрашуда мин башка сәүдә үзәкләрендә нокталар ачу каралмый дигән идем. Без хәзер стратегияне бераз үзгәрттек", диде ул.

Европада тарала башлаган коронавирусның "нигерия" штаммы Татарстанга куркыныч янамый диелде. Мутацияләнгән чирне узган елның декабрендә ачыклаганнар иде. Бу атнада аны Италиядә йоктыру очраклары теркәлде. Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Русия вакцинасы аңа каршы тора ала дип саный.

"Вируслар үзгәрүчән. Аларның мутациясе аерым аксым дәрәҗәсендә генә. Ул авыруның көчәюенә, инкубацион вакытка, аерым хатын-кызларга яисә ирләрг тәэсир итми. Бездә Кытай штаммы да күзәтелмәде. Бездә очраган штаммнарның барысы да Европадан керде. Русиядә теркәлгән өч вакцина да нәтиҗәле эшли, алардан саклый", диде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Рәсмиләр Русиядә коронавирус йоктыручылар саны кими дип белдерә. Соңгы тәүлектә илдә 11 024 кешедә COVID-19 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 51 очрагы теркәлде. 25 кеше хастаханәдә дәвалана. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19дан 352 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG