Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Русия хакимиятен Азатлык радиосына басым өчен тәнкыйтьли


Элегрәк "ят агентлар" турындагы кануннар нигезендә корпорациягә зур штрафлар салынганды.

Бер төркем АКШ сенаторлары Русия хакимиятен "дәүләтнең матбугат ирегенә һөҗүме" өчен тәнкыйтьләп чыкты. Моңа мисал булып алар Азат Европа/Азатлык корпорациясенә басымны китерә. Демократ һәм республикан сенаторлар имзалаган мөрәҗәгатьтә Русиянең "ят агентлар" турында кануны Азат Европа/Азатлык ​проектларын авызлыклау өчен кулланыла диелә.

Сенаторлар Русия хакимиятен һәм шәхсән президент Владимир Путинны Мәскәү кирмәне тәнкыйтьчеләрен "җәзалау" максатыннан канунны кырыслатуда, журналистлар иминлеген куркыныч астына куюда гаепли.

"Журналистлар өчен әлеге гаять катлаулы вазгыятьтә Азат Европа/Азатлык радиосы цензурасыз хәбәрләр һәм вакыйгалар турында хәбәр итеп Русия халкына зур хезмәт күрсәтә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлеге мөрәҗәгатьне Сенатның халыкара эшләр комитеты әгъзалары: демократлар Крис Кунс белән Боб Менендес һәм республиканнар Митт Ромни белән Марко Рубио имзалаган.

Элегрәк АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Нед Прайс Азат Европа/Азатлык ​проектларына караган мәхкәмә карарлары уңаеннан борчылу белдерде. Ул Русиядә матбугат иреген кысуга юнәлгән репрессив чараларның күбәюен белдерде.

Аңарчы АКШ Вәкилләр пулатының әгъзалары да АКШ президенты Джо Байденга Русиянең Азат Европа/Азатлык радиосы медиакорпорациясенә янауларына тиешле җавап бирү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мөрәҗәгать авторлары фикеренчә, Роскомнадзор һәм Юстиция министрлыгының Азатлык радиосына каршы керткән яңа чикләүләре "Русия өчен җитди нәтиҗәләрсез калырга тиеш түгел".

  • Соңгы елларда Русия хакимияте илдә чит медиа оешмаларының эшен шактый катлауландырган кануннар кабул итте. 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, аның Idel.Реалии проектын, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • 3 март көнне Мәскәүдәге мәхкәмә RFE/RLның "ят агент" статусы белән бәйле шикаятьләрен кире какты. Медиакорпорация президенты Джейми Флай штрафлар салу карары белән килешмәвен белдерде. "Мәхкәмәнең бүген безнең шикаятьләрне канәгатьләндермәү карары белән дә килешмибез. Роскомнадзорның яңа фәрманы - дәүләтнең матбугат чаралары ирегенә һөҗүме, Русия Конституциясен һәм "Матбугат чаралары турында" канунын бозу", диде ул. RFE/RL президенты материалларны тамгалауны журналистлар эшенә тыкшыну дип искәртте.
  • Корпорация Юстиция министрлыгы таләпләрен үти, финанс эшчәнлеге турында хисапларны бирә, "ят агент" статусы турында мәгълүматны үз сайтларында күрсәтә. Шул ук вакытта корпорация әлеге кануннарны гадел түгел һәм юридик яктан бәхәсле дип саный.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.
  • Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә "агенты" түгел. Американ хөкүмәте вәкилләренә, шул исәптән Идарәчеләр шурасы җитәкчесенә дә корпорация журналистлары эшенә тыкшыну тыелган. Русиядә "ят агентлар" турында кертелгән кануннарны корпорация журналистларны эзләрлекләүгә юнәлгән куркыныч омтылыш буларак кабул итә, бу Русия ватандашлары бары тик Кремль тарафыннан хупланган мәгълүматны гына алуга ясалган адымнар, дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG