Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан Конституциясенә үзгәрешләр кертеләчәк


Башкортстан парламентында.
Башкортстан парламентында.

Бу гамәл 2020 Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә бәйле.

Башкортстан Дәүләт Җыены — Корылтай якын арада узачак утырышта республика конституциясенә үзгәрешләр кертүне күз уңында тоткан канун өлгесен карый башлаячак. Әлеге үзгәрешләр 2020 Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләргә бәйле.

Республика кануннарында Русия Конституциясенең өстенлеге турындагы норма күрсәтеләчәк. Бу норма исә илнең төп документына каршы килгән халыкара килешүләр нигезләмәләренә кагыла, дип хәбәр итә "Башинформ".

"2020 елның җәендә тавыш бирү уздырганнан соң Русия Конституциясе илнең дәүләт суверенитетын ныгытуга һәм халыкның социаль яклануын көчәйтүгә юнәлдерелгән җитди үзгәрешләр кичерде. Хәзер Русия хокукының бөтен системы яңартылган Төп канунга туры китерелә. Русия төбәкләре шулай ук бу эшне алып бара", диде Дәүләт Җыены рәисе Константин Толкачев.

Элегрәк Татарстан Конституциясе дә үзгәртеләчәк диелгән иде. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр турында ачык фикер алышу булачак. Татарстан Конституция мәхкәмәсен юк итү борчылу тудыра, өлешчә проблем Конституция шурасын барлыкка китерү белән хәл ителәчәк, диде ул. Моннан тыш парламент рәисе Татарстан президенты атамы калачак дип тә белдерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG