Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кем нинди кушамат тага, үзе шундый була." Путин Байденга җавап бирде


Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел
Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел

Байден белдерүенә бәйле Путин һәркем башка кешене үзен ничек күрә, шулай бәяли диде, Американы колонияләштерү вакыты, Икенче дөнья сугышында Япониягә атом һөҗүме турында искә төшерде.

Владимир Путин АКШ президенты Джо Байденның интервью вакытында Путинны үтерүче дип саныйсызмы дигән соравына уңай җавап бирүенә карата үз фикерен белдерде.

Путин Американы колонияләштерү вакытыда "җирле халыкка геноцид" оештырылган диде һәм Икенче дөнья сугышы ахырында АКШның Япония шәһәрләрендә атом һөҗүменең "мәгънәсезлеге" турында әйтте. Трансляция Россия-24 каналында барды.

"Американ хезмәттәшемнең белдерүенә килгәндә, без, ул әйткәнчә, чынлап та шәхсән таныш. Нәрсә дип җавап бирер идем аңа? Мин аңа әйтә идем: сәламәт булыгыз! Мин аңа сәламәтлек телим", диде Путин аннексияләнгән Кырым җәмәгатьчелеге вәкилләре белән телекүпер барышында.

Байден белдерүенә бәйле Путин шулай ук һәркем башка кешене үзен ничек күрә, шулай бәяли диде. "Балачакта ишегалдында бәхәсләшкән вакытта без болай әйтә идек: "Кем нинди кушамат тага, үзе шундый була". Һәм бу очраклы түгел, бу балалар әйтеме һәм шаяру гына түгел", диде Путин.

Әлеге контекстта ул АКШ колонияләштерүе, Япониягә атом һөҗүме һәм Black Lives Matter хәрәкәтендә чагылыш тапкан илдәге социаль проблемнар турында искә төшерде.

Аның сүзләренчә, русияләрнең һәм американнарның "генетик һәм мәдәни-әхлакый кодлары төрле". Әмма "санкцияләр һәм мыскыллауларга карамастан", АКШка Русиянең үз мәнфәгатьләрен саклавы белән "санлашырга туры киләчәк", диде Путин.

Пәнҗешәмбе Путин сүзчесе Дмитрий Песков Байден сүзләрен "бик начар" дип атады һәм тарихта мондый әйбернең булганы юк диде. Русия чәршәмбе АКШтагы илчесен киңәшүләр өчен Мәскәүгә чакырды.

Сишәмбе Байден журналист Джордж Стефанопулоска экслюзив интервью бирде. Путин турында сүз сишәмбе Америка махсус хезмәтләренең АКШ президенты сайлауга Русия тыкшынуы турында хисап чыгару контекстында барды. Интервью вакытында Байден журналистның Русия президенты Владимир Путинны "үтерүче" дип саныйсызмы дигән соравына уңай җавап бирде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG