Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Сенаты Мәскәүдәге элекке илче Бёрнсны күзләү идарәсе башлыгы итеп раслады


Уильямс Бёрнс
Уильямс Бёрнс

Уильям Бёрнс — Русия һәм Якын Көнчыгыш белгече, урыс телен белә.

АКШ Конгрессы Сенаты Уильямс Бёрнсны Үзәк күзләү идарәсе (CIA) мөдире итеп раслады. Якын арада ул ант бирәчәк.

Март башында республикан сенатор Тед Круз Бёрнсны раслауны тоткарлады һәм президент Джо Байден идарәсеннән Русиянең Германиягә төзелүче "Төньяк агымы-2" газүткәргеченә кырысрак чикләүләр кертүне таләп итте. Моннан соң Дәүләт департаменты әлеге проектта катнашкан ширкәтләргә санкцияләр кертү турында кисәтте һәм Круз Бёрнсны раслау эшен яңадан ачарга килеште.

Уильям Бёрнс 30 елдан артык дипломатик хезмәттә югары вазифаларда эшләде. Ул заманында АКШның демократ президенты Барак Обама идарәсендә дәүләт секретаре урынбасары булды. Мәскәүдәге илче буларак ул 2005-2008 елларда, республикан президент Джордж Буш вакытында эшләде.

Бёрнс Мәскәүдә америка илчелегендә 1990нчы елларда эшләгән иде.

2015 елда дәүләт вазифасыннан киткәч, Бёрнс Карнегиның халыкара тынычлык фонды президенты булды.

Уильям Бёрнс - Русия һәм Якын Көнчыгыш белгече, урыс телен белә. Русиядә аның "Күзгә күренмәс көч. Америка дипломатиясе ничек эшли" дип аталган мемуарлары чыкты. Аның берничә бүлеге Русия һәм Русия-Америка мөнәсәбәтләренә багышланган. Бёрнсның хезмәттәшләре һәм берничә элекке дәүләт секретаре китапка югары бәя бирде.

Бёрнс шулай ук Русия турында башка аналитик язмалар авторы буларак та танылды. WikiLeaks-та аның Чечня президенты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләгән язмасы чыкты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG