Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге 30 елда беренче тапкыр Кытайга каршы чикләүләр кертте


Чикләүләр мөселман-уйгырларның хокукларын боза дип саналучы дүрт түрә һәм бер юридик затка карата кертелгән.

Европа берлеге соңгы утыз елда беренче тапкыр Кытайга каршы чикләүләр кертте. Бу чикләүләр дүрт түрәгә һәм бер юридик затка кагыла. Бу кешеләр Кытайда яшәүче мөселман-уйгыр халкының хокукларын боза дип саныйлар Брюссельдә.
Европа берлеге белән берлектә Британия, АКШ һәм Канада да Кытайга каршы чикләүләр кертүләрен белдерде.

Соңгы айларда Европада хокук яклаучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесендә күп еллар дәвамында хокуклары бозылуына торган саен ныграк игътибар юнәлтте. Уйгырларны тоткарлаулар, газаплаулар, сәяси идеологияне көчләп тагу турында сүз бара. Бу максаттан Кытай хакимияте Синҗанда тоткыннарны "яңадан тәрбияләү" өчен корылган "хезмәт лагерьларын" файдалана дип искәртә "Евроньюс" телеканалы.

Кытайның тышкы эшләр министрлыгы Европа чикләүләренә кичекмәстән җавап бирде. Кытай рәсмиләре бу чикләүләр ялганга, дезинформациягә нигезләнә һәм Кытайның эчке эшләренә тупас тыкшыну булып тора дип белдерде. Министрлык Европа берлеген халыкара хокукларны һәм дәүләтләр ара нормаларны бозуда гаепләде. Чикләүләрне кертүне Пекин "Кытай һәм Европа берлеге арасында мөнәсәбәтләрне җимерү" дип бәяләде.

Соңгы тапкыр Европа берлеге 1989 елда Кытайга корал кертүгә эмбарго игълан иткән иде. Ул вакытта бу Пекиндагы Тяньаньмэнь мәйданында халыкның киңкүләм протестын бастырганда кан коюларга җавап булып торды. 1989 елда кертелгән Кытайга корал сатуга эмбарго бүгенге көнгә кадәр гамәлдә.

Көнбатыш илләре Пекинны Синҗан-Уйгыр төбәгендә яшәүче мөселманнар арасыннан миллионнан артык кешене лагерьларга җибәрүдә гаепли. Тоткыннарны идеология ягыннан эшкәртелүләргә дучар итәләр, алар үз диннәреннән, мәдәниятләреннән ваз кичәргә мәҗбүр ителә, көчләүләр, хатын-кызларны мәҗбүриләп стерильләштерү һәм күпсанлы газаплау очраклары турында хәбәр ителә.

Сентябрьдә Австралия галимнәре "тәрбия үзәкләре" челтәренең киңәюен хәбәр итте. Соңгы елда кимендә 61 яңа төрмә төзелүе турында галәмнән төшерелгән видео дәлилләр табылган.

Гыйнварда АКШ Дәүләт секретаре Майк Помпео Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә уйгырларга карата гамәлләрне геноцид һәм кешелеккә каршы җинаять дип игълан итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG