Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch: Уйгырларны эзәрлекләп, Кытай кешелеклелеккә каршы җинаять кыла


Human Rights Watch халыкара оешмасы Кытайның Синҗанда алып барган сәясәте турында хисап чыгарды. 

Кытай хакимияте Синҗан автоном төбәгендә бер миллионга якын кешене нигезсез тоткарлап, аларны 300-400 махсус үзәккә, шул исәптән "сәяси агарту" лагерьлары, беренчел ябып тоту һәм төрмәләргә урнаштырган диелә Human Rights Watch оешмасының Синҗан турында хисабында.
53 битлек хисап Стэнфорд хокук мәктәбенең кеше хокуклары һәм ызгышларны хәл итү структурасы ярдәме белән төзелгән. Хисап Кытайдан күптән түгел алынган хөкүмәт документлары, хокук яклау төркемнәре, медиа һәм галимнәрдән алынган мәгълүматка нигезләнгән диелә.
Төбәктәге хәлне өйрәнеп, белгечләр Кытай хөкүмәте Көнчыгыш Төркестанда уйгырлар һәм башка төрки халыкларга карата киңкүләм репрессияләр уздырып, кешелеклелеккә каршы җинаять кыла дигән нәтиҗәгә килгән.

"Кытай җитәкчелеге, башка җинаятҗләрдән тыш, милли һәм дини принцип белән күңкүләм тоткарлаулар, газаплау һәм эзәрлекләүләрнең киң таралган һәм системлы сәясәте өчен дә җаваплы. Гаеплеләргә җәза бирү, җаваплылыкны арттыру һәм Кытай хөкүмәтен юнәлешне үзгәртергә мәҗбүр итү өчен үзара килешенгән халыкара гамәлләр кирәк" диелә хисапта.

Кытай хөкүмәтенең төбәкнең асаба халыкларын көчләп ассимиляцияләү, гаиләләрне аеру, Кытайга мәҗбүриләп кире кайтару, мәҗбүри хезмәт, сексуаль көчләү һәм хатын-кызларның бала табу хокукын бозу кебек адымнары санап кителә.

Кытай хөкүмәтенең мөселманнарны эзәрлекләве – яңа күренеш түгел, тик соңгы елларда ул моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте, дигән авторлар.

Human Rights Watch оешмасының Кытай буенча мөдире Софи Ричардсон бу гамәлләрне "кешелеклелеккә каршы җинаять" дип бәяләгән.

Кешелеклелеккә каршы җинаять халыкара хокукта кеше хокукларын бозуның иң авыр төрләреннән берсе санала. Мондый җинаять төренә сивил халыкка зур күләмле һәм системлы һөҗүмнәр кертелә. Мондый һөҗүмнәр тыныч вакытта да, сугыш вакытында да булырга мөмкин.

Тикшеренү авторлары белдергәнчә, Кытайда мәхкәмәләр тикшереп тормыйча да кырыс төрмә хөкемнәре чыгарган, төрки-мөселманнарны дини эчтәлекле язмаларны гаилә әгъзаларына җибәргән өчен яки уйгыр телендә электрон китаплар йөкләгән өчен генә дә аларга күп еллык төрмә җәзасы биргән.

Стэнфорд кеше хокуклары үзәге вәкиле Бет Ван Шаак Кытай хөкүмәтенең әлеге җинаятьләрне туктата алмавы һәм гаеплеләрне җәзалый алмавы кыю һәм үзара килешенгән халыкара адымнар ясау зарурлыгы турында сөйли дигән. Human Rights Watch һәм Стэнфорд кеше хокуклары институты БМОның кеше хокуклары шурасын кешелеклелеккә каршы җинаятьләр турында хәбәрләрне тикшерү, алар өчен гаепле вазифаи затларны ачыклау, аларны җавапка тарту өчен "юл харитасы" төзү өчен резлюция булдырырга чакырган.

Төрле ил хөкүмәтләре әлеге җинаятьләр өчен җаваплы Кытай хакимияте вәкилләренә виза бирүне тыю һәм максатчан шәхси чикләүләр кертергә тиеш, дип саный хокук яклаучылар. Шулай ук башка дәүләтләргә үз илләрендә дә җинаять эшләре ачарга киңәш ителә.

Кытайда төрки-мөселманнарга каршы җинаятьләргә чик куяр өчен бергә киңәшеп башкарылган глобаль җавап кирәклеге ачык күренә, дигән Ричардсон.

Кытайда мөселманнарны кысырыклау көчәйгән вакытта, Татарстан бу ил белән хезмәттәшлекне арттыра. Бу турыда Idel.Реалиинең Кытай-Татарстан мөнәсәбәтләре турында яңа проектында сөйләнә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG