Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт мөхтәсибе Фәһим Әхмәтҗанов эшеннән киткән


Фәһим Әхмәтҗанов
Фәһим Әхмәтҗанов

Моңа кадәр аны кырын эшләрдә гаепләп журналист тикшерүе чыккан иде.

Әлмәт районының яңа имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп Исмәгыйль Сөнгатуллин билгеләнде. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Моңа кадәр Әлмәт мөхтәсибе булып эшләгән Фәһим Әхмәтҗанов эшеннән киткән.

Бер ай элек Youtube-та "Татполит" каналы Фәһим Әхмәтҗанов турында журналист тикшерүе чыгарган иде. Анда Әлмәт мөхтәсибенең мәчеттә бизнес оештыруын, башка эшмәкәрләрнең эшен тартып алуы турында әйтелде.

Әлмәт районының яңа мөхтәсибе Исмәгыйль Сөнгатуллин моңа кадәр Лениногорски районы имам-мөхтәсибе булып эшләгән. Аның намзәтен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тәкъдим иткән. Имамнар яңа мөхтәсибне хуплап каршы алган, дип яза Татарстан мөфтияте.

Исмәгыйль Сөнгатуллинга 38 яшь. Ул Казакъстанда туган. Алабуга дәүләт педагогика училищесын, Ризаэддин Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсен тәмамлаган. 2007 елның мартыннан Лениногорск шәһәре "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы булып хезмәт иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG