Русия Конституция мәхкәмәсе, Казан янында чүп яндыру корымасына каршы ялгыз пикетлар оештырган экоактивист Ирина Никифорованың мәхкәмә карарына шикаятен карап, аны канунга каршы килә дип тапкан. Никифорова 30 сәгать мәбүри эшкә хөкем ителгән иде.
Конституция мәхкәмәсе карарына ярашлы, ялгыз пикетлар сериясен бер ачык чара дип санарга ярамый, гәрчә аларның оештыручысы бер үк һәм алар уртак мәгънәгә ия булса да. Бу турыда "Медиазона" Хокук һәм ачык сәясәт институтына сылтанып хәбәр итә.
Мәхкәмә карарынча, ялгыз пикетлар аларда берьюлы берничә кеше бер үк вакытта катнашса гына ачык акция дип санала ала.
Узган елның мартында экоактивист Ирина Никифорованы Татарстан министрлар кабинеты каршында Ирек мәйданында ялгыз пикетлар уздырган өчен 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем иткән иделәр. Пикетлар "бер көн – бер пикетчы" рәвешендә барды. Анда катнашучылар Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аның үзе әйткән "очрашып сөйләшергә кирәк" дигән сүзләрен искәрткән язулар тотып торды.
Ирина Никифорова узган ел ахырында Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә үзен тоткарлауларына, штрафлар һәм мәҗбүри эш җәзасы бирелүгә зарланып, шикаять иткән иде.
Русия кануннарына ярашлы, ялгыз пикетлар уздыру өчен аларны алдан килештерү таләп ителми. 2020 елның декабрендә президент Владимир Путин федераль канунга үзгәрешләрне хуплады, аларга ярашлы, мәхкәмәләр аерым очракларда ялгыз пикетка чиратны митинг дип таный ала.
Татарстанда активистларны ялгыз пикет өчен тоткарлау, җәза бирү очраклары шактый булды. Татарстандагы "Яблоко" фиркасе әгъзасы Гөлназ Равилова Азатлыкка аларны санап та күрсәткән иде. "Узган кыш Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохоринга каршы пикетка чыккан өчен Елена Изотованы биш тәүлеккә утыртып куйдылар, аннары шул ук тема белән чыккан Марина Шоетова җидеме-сигезме тәүлек утырып чыкты, мин быел җәй пикетта торган кешене видеога төшергән өчен өч тәүлеккә сак астына алындым" дип сөйләде Равилова.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!