Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зона права" психологы Казан мәктәбендә атыштан зыян күрүчеләргә ярдәм итәчәк


Казан, 11 май, 175нче гимназия яны
Казан, 11 май, 175нче гимназия яны

Балалар мәктәпләргә барырга курыкмаска тиеш ди психолог.

24 майда "Зона права" хокук яклау оешмасы Казанның 175нче гимназиясендә атышта зыян күрүчеләргә, Татарстанның башка мәктәп укучыларына һәм аларның ата-аналарына психологик ярдәм проекты ачкан.

Алар белән 20 ел бу өлкәдә эш тәҗрибәсе булган психолог Владимир Рубашный эшләячәк дип хәбәр итә оешма.

"Хәзер мәктәпләрдә имтиханнар чоры, аннары балалар аланнарга китәчәк, һәм ата-аналар әлеге урыннарда иминлек чаралары турында борчыла. Шуңа күрә балалар белән психологик ярдәм даими уздырылырга тиеш, алар мәктәпләргә, белем бирү оешмаларына барырга курыкмаска тиеш", ди психолог.

Психолог киңәшләрен 8900-329-22-60 телефоны буенча шалтыратып алырга мөмкин.

11 май көнне 19 яшьлек егет Казанның 175нче гимназиясенә килеп ут ачты. Нәтиҗәдә 9 кеше: 7 бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Һөҗүмче кулга алынды. Ул үзе дә 4 ел элек шушы гимназияне тәмамлаган Илназ Галәвиев булып чыкты. Аңа ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү маддәсе нигезендә гаепләү белдерелде һәм ул ике айга сак астына алынды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG