Accessibility links

Кайнар хәбәр

Психолог Марсель Сүлтиев: "Һәр бала лидер булып туа"


Марсель Сүлтиев улы белән
Марсель Сүлтиев улы белән

Казан мәктәбендә булган фаҗига игътибарны янә тәрбия мәсьәләсенә юнәлтте. Балада агрессия кайдан килә? Аны булдырмас өчен нәрсә эшләрә кирәк? Баланы тискәре эмоцияләрдән ничек сакларга? 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне көне уңаеннан психолог Марсель Сүлтиев белән сөйләштек.

Психолог Марсель Сүлтиев тискәре эмоцияләр стресска китерә, ә уңай эмоцияләр энергия бирә дип саный. Ул үзе дә балачактан күпне күреп үскән. Сеңлесен иркәләп, яратып үстергән ата-анасы беренче бала булып туган Марсельне яратмаган, әтисе дә, әнисе дә аны кыйнап үстергән. "Нинди хәлләр булганын тулаем тасвирлап булмый" дип сөйләде ул Азатлыкка: "Кап-кайнар сулы савытка утыртулар, кулларымны сындырулар, торба кисәкләре, такта белән кыйнауларны күз алдына китерә аласызмы?"

Ни өчен сезгә карата шундый мөнәсәбәт булды, ни өчен ата-анагыз сезне кыйнады дигәнгә, болай гына кыйнадылар, мәсәлән, аяк киеме дөрес ятмый икән, миңа каты итеп эләгә иде, ди ул. Әмма Марсель әти-әнисенә үпкә тотмый, хәтта аларны чын мәгънәдә ярата алдым, ди. Инде ун елдан артык ул әти-әнисе белән аралашмый, әнисе каргышлы хатлар да җибәргән булган. Моның барысын да кабул иттем дә үз тормышымны кордым, ди ул. Бүгенге көндә аның хатыны һәм Сәлахетдин исемле биш яшьлек улы бар. Үзе җәберләүдә үскән Марсель улын дөрес итеп үстерергә тырыша, аларның гаиләсендә куелган килешүләр бар, һәм ул килешүләрне һәркем кабул итеп яши. Марсель әфәнде балада, яшүсмердә агрессия гаиләдән килә дигән фикердә. Психолог белән шул хакта сөйләштек.

Марсель Сүлтиев
Марсель Сүлтиев

— Марсель әфәнде, агрессив карашлы яшүсмерләр куркыныч, Казан мәктәбендә булган фаҗигадән соң, бу хәлне алдан күреп, аны булдырмау мөмкин идеме, дигән сораулар куелды. Сүз ике метрлы коймалар, һәр уку йортына сакчылар кую турында түгел. Бу очракта ата-аналарга, укытучыларга, психологларга да шелтәләр белдерелә. Яшүсмернең үзен тотышында сәер нәрсәләрне алдан күреп, кисәтеп буламы?

— Һәр шәхес өйдә тәрбияләнә. Табигать һәм психология кануннарына күрә бала дөньяга тискәре эмоцияләрне белмичә туа. Моңа аны өйдә ата-ана өйрәтә. Ә балада тискәре карашлар тууын берничә ысул белән танып була. Психосоматика дигән фән бар. Әгәр баланың эче ката һәм ул бәдрәфкә тиешле йөри алмый икән, димәк гаиләдә баланы борчыган агрессивлык күренеше бар. Яисә, әгәр балада бронхит икән, димәк гаиләдә гел җәнҗал, гауга бар дигән сүз. Әгәр баланың табаны яссы икән, димәк әнисе йөкле булганда ире белән ачуланышып йөргән. Әмма моңа беркем дә игътибар итми, күзәтми. Һәр баланың авыруына карап, аның гаиләсендә нәрсә булганын әйтеп була.

Әгәр компьютер ата-анадан мөһимрәк була башлый икән, моңа ата-ана үзе гаепле

Әйдәгез, ата-ана уяу булырга тиешле әйберләр турында сөйләшик. Иң беренчесе — компьютерга бәйлелек. Әгәр компьютер ата-анадан мөһимрәк була башлый икән, моңа ата-ана үзе гаепле һәм җаваплы. Бала өчен җансыз монитор ата-анадан да мөһимрәк булыр өчен алар нәрсә эшләгән дип уйланырга тиеш.

Сүлтиевләр гаиләсендә гаилә кануннары бар һәм алар катгый, ул кануннарны һәркем үтәргә тиеш, ди гаилә башлыгы. Әгәр гаиләдә әрләшү тыелган икән, димәк бу килешүне бала гына түгел, ата-ана да үти.

— Әгәр бала әти-әнинең ачуланышканын күреп үссә, ул бу килешүләрне санга сукмый башлаячак. Мәсәлән, кыз-бала әнисенә охшарга тели ди. Әгәр ул әнисенең әтисе тарафыннан җәберләнүен, кыйналганын күреп үссә, ул үскәч үзе дә корбан ролен сайлаячак. Әйтик, бала әнисенең үз әнисенә кычкырганын күреп үссә, аның башында сорау туа, ни өчен әнигә үз әнисенә кычкырырга ярый, ә миңа ярамый? Бу — гап-гади мантыйк. Менә бу принципларны без җәмәгатьчелеккә аңлатырга телибез. Ата-ананың үз тәртиплелеге — гаиләнең нигезе, ә түгел анда ниндидер социаль җаваплылык дигән сүзләр.

— Ярый, сезнең гаиләдә шундый тәрбия, сездә бала талашу, кычкырышу, кул күтәрүне күреп үсми. Әмма бөтен гаилә дә болай түгел, кайберләре хәтта бала хата ясаса, җиңелчә сыптырып алуны да хуплый, чөнки безне дә шулай үстерделәр, без әйбәт кеше булып үстек дип әйтә. Ни сәбәпле кайбер ата-аналар моны хуплау яклы соң?

— Чөнки бу хакта сөйләмиләр. Җинаять кодексы, Женева конвенциясенә күрә баланы кыйнау тыела. Без бу мәсьәләләргә кагылышлы махсус програм әзерләдек һәм аны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәргә җыенабыз. Ул програм киң җәмәгатьчелеккә социаль җаваплылык турында сөйләү белән бәйле. Балалар бакчасыннан башлап, тәрбиячеләр ата-аналардан һәр көн "Сез бүген балагызга кул күтәрдегезме, аңа кычкырдыгызмы? Әйе икән, бу хакта полициягә шалтыратып әйттегезме?" дип сорау ала башларга тиеш. Ничек уйлыйсыз, мондый күренешләр ата-аналарга уйланырга этәргеч булырмы?

— Ә нишләп соң кайберәүләр баланы җиңелчә булса да сыптырып алу ысулы аша тәрбияләү дөрес дип саный?

— Чөнки җаваплылыкны тоймыйлар һәм җәзасыз булып калулары хакында беләләр. Медицинада исбатланган, җиңелчә генә башка кундырып алу да, урысча подзатыльник дибез, баш миенә зыян сала ала. Ата-аналар бу хакта уйланамы? Алар моңа игътибар итми, чөнки нечкәлекләрен белми, ә белгән очракта уйланыр иде. Бу хакта сөйләргә кирәк. Әгәр ана бронхит белән интеккән баланы хастаханәгә алып килеп, табиб аннан "Ирең белән талашасыңмы? Балаңны стресста яшәтергә синең нинди хакың бар?" дип сорый башласа...

— Әмма табиблар үзләре та бу хакта беләме соң?

— Белә. Бу нормативларда язылган, һәр чир стресска бәйле.

— Нишләп алайса һәр табиб бу хакта сорамый?

— Чөнки бу җаваплылык зонасында юк. Нигез булып торган әйберләр турында сөйләмиләр.

— Марсель әфәнде, нишләп яшьләр, укучылар арасында бер-берсен үзара җәберләү, кимсетү күренеше бар? Һәм моңа интернет гаеплеме?

Начарлыкка кызыксыну бер очракта гына барлыкка килә ала, әгәр балага өйдә кызык булмаса

— Юк. Мең ел элек интернет, телефоннар булмаган, әмма җәберләү булган. Монда шундый момент бар, әгәр бала гаиләдә кимсетелә, аңа нәрсәдәдер тыела икән, ул йә корбан булып үсәчәк һәм һәркемгә үзен түбәнсетергә рөхсәт итәчәк, яисә үзеннән көчсезлерәкне эзләп табып аның алдында үзен өстен күрсәтергә омтылачак һәм башка шундый үзе кебек кешеләр белән төркемләшә башлаячак.

— Әйтик, бала сез әйткән "идеаль" гаиләдә үсә ди, талашу, кул күтәрүнең нәрсә икәнен бөтенләй белми, гел уңай эмоцияләр генә кичереп яши. Үсә барган саен урамда, җәмәгатьчелектә булган чынбарлыкны, идеаль булмаган чын тормышны күрә башлый. Тыелган нәрсә татлы, диләр. Кызыксынып, шундый идеаль булмаган гаиләдә үскән балалар белән дуслашып, тискәренең нәрсә икәнен беләсе килеп аларга ияреп китә аламы?

— Начарлыкка кызыксыну бер очракта гына барлыкка килә ала, әгәр балага өйдә, гаиләсендә кызык булмаса. Әгәр гаиләдә балага начарлыкның нәрсә икәнен аңлатмасалар, бу хакта бала белән сөйләшүләр алып барылмаса, ул әлбәттә кызыксынып, начарлыкны татып карарга омтылачак. Моны нигез итеп салып куярга кирәк. Бала белән гел сөйләшергә кирәк һәм һәр туган сорау белән әти-әнигә килеп сорашуны да нигез итеп кую кирәк. Мәсәлән, минем улым Сәлахетдинне без шулай тәрбиялибез.

Иң мөһиме, ата-ана җавап бирергә куркырга тиеш түгел. Баланы нәрсә кызыксындыра, бар сорауга да җавап бирү кирәк — чир, үлем, кайгы — мондый сораулардан куркырга кирәк түгел. Әмма ни сәбәпле балаң бу сорауны бирә башлады, ни сәбәпле мондый мәсьәләләр белән кызыксынуын күрә белеп эш итәргә кирәк. Әгәр малай кеше, мәсәлән, ниндидер начарлык белән кызыксына икән, шул ысул аша үзенә игътибарны юнәлтергә тели икән, димәк аны өйдә тыялар. Бу — психология. Әмма әйткәнемчә, артык карау да булырга тиеш түгел. Өйдә килешүләр булырга тиеш. Әгәр бала махсус ниндидер начарлык эшләгән икән, ата-ана моны балага аңлатырга тиеш, әмма бу аңлатуда да бала әти-әнисенең аның яклы булып калуын аңларга тиеш. Ә бездә еш кына ата-ана кул селтәп, үзең эшләдең, үзең хәл ит, ди.

— Кайберәүләр башкаларны җәберли торган яшүсмерләр балачакта үзләре җәберләүгә, кимсетүләргә дучар булган дип фикер йөртә, ә кайберәүләр башкаларны кимсетә, үзләрен өстен куя торганнар — потенциаль лидерлар ди. Моның белән килешәсезме?

— Юк, бу җәберләүгә бәйле түгел. Һәр бала лидер булып туа, ә үскәч аның кем булуы — корбан, яисә лидер булуы, менә бу ата-анадан тора.

— Үзләрен җәберләргә рөхсәт иткән балалар нинди? Нишләп нәкъ менә аларны кимсетәләр? Баланың җәберләүгә дучар булуын ничек аңлап була, күп очракта балалар моны яшерә, хәтта әти-әнисенә сөйләргә дә ояла.

Әгәр балага гаиләдә мөстәкыйль булырга бирмиләр икән, ул моны дөрес дип яшәячәк

— Әгәр балага гаиләдә мөстәкыйль булырга, ниндидер мәсьәләләрдә үзенә хәл итәргә мөмкинлек бирмиләр икән, ул урамда да, мәктәптә дә бу принципны дөрес дип уйлап яшәячәк. Мондый балалар үзләрен яратмыйлар дип уйлый, алар еш кына ялгызлык кичерә.

— Кимсетү, җәберләүне ничек туктатырга? Моның өчен ата-ана һәм бала үзе нәрсә эшләргә тиеш?

— Иң беренчесе, укытучы җәберли торган укучының әти-әнисен чакыртып сөйләшү уздырырга тиеш. Шундый хәл өч тапкыр кабатланса, бу хакта полициягә әйтәбез, дип. Корбан булган укучының гаиләсен чакыртып, ата-анадан гаиләдә нәрсә булуы хакында сорашып, бу мәгълүмат мәктәп психологына тапшырылырга тиеш.

— Бүгенге көндә мәктәптә булган психология хезмәте бик көчле түгел. Мәктәптә ике-өч психолог булса, укучылар саны берничә йөзгә җитә. Мондый шартларда психолог һәр балага тиешле игътибар биреп, булган рухи проблемнарны алдан күрә аламы?

— Бездә психолог бер канун белән дә якланмаган. Бу беренче мәсьәлә. Икенчесе, Русиядә психология ялган фән дип санала. Хокукларны азмы-күпме белгән психолог үзенең бернинди хокукка ия булмавын белә, һәм һәр ата-ана аңа шелтә белдерә алганын да белә.

— Әгәр психолог фаҗига оештыра алган баланы алдан ук күзәтмәсә, тиешле урынга кирәкле вакытта мәгълүмат бирә алмаса, аларны мәктәпләрдә нәрсәгә тоталар соң алайса ?

— Бездә психолог хокуксыз бер җәнлек дип әйтер идем. Мәктәптә психологның статусын күтәрү тырышлыгы юк, шуңа күрә аларга карата шундый мөнәсәбәт. Әгәр дә бездә психологның статусы Америкадагы кебек югары булса, әгәр дә бала психологка кереп, төрле хәлне сөйләп бирә алуын белсә, әгәр психолог һәр сыйныфка кереп эш итә алса, әгәр психолог һәр баланың ата-анасына шалтыратып булган күзәтүләрен сөйли алса, сезнең белән сөйләшергә телим, мәктәпкә килегез дигәнне һәр ата-ана ишетеп килсә, психологның дәрәҗәсе дә күтәрелер иде. Ә бездә ата-анага шулай шалтыратып карасын әле психолог? Бер җиргә җибәреләчәк... Әле мәктәп психологында һәр ата-ананың телефон номеры да юктыр. Мәктәп психологларына карата җитди караш юк бездә, психолог "псих" сүзеннән, аңа үзенә психолог кирәк дигән тискәре сүзләр ишетергә туры килә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG