Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым ярындагы аңлашылмаучанлык: Британия һәм Русия нечкәлекләрне тикшерә


"Дефендер" корабы
"Дефендер" корабы

Кара диңгездәге Русиянең ФСБ кизү корабы Британиянең "Дефендер" эскадра мина ташучысы (эсминец) корабына кисәтүче ут ачкан, һәм Су-24М очкычы аның юлына бомба ташлаган. Бу хакта Русия саклану министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Русия чик сакчылары сүзләренчә, Британия корабы Русия тарафыннан басып алынган Кырым яры янында эчкә үтеп кереп Кара диңгездә территориаль чикне бозган һәм дәүләт чиген бозу турындагы кисәтүгә җавап бирмәгән.

Британиянең хәрби атташесы Русия саклану министрлыгына чакыртылган. Британия саклану министрлыгы кисәтүче ут ачулар булмаганын әйтә.

"Дефендер" халыкара хокук нигезендә Украинаның территориаль сулары аша тыныч кына үтеп барган" дип әйтелә министрлыкның Твиттерында. Шуңа да карамастан, иярчен мониторингы мәгълүматлары күрсәткәнчә, кораб маршруты мөгаен, Русия үзенеке дип саный торган суларга кергән.

2014 елның 26 февралендә Акмәчеттә Кырымның Югары Радасы бинасы янына Украинаның яңа хакимиятен тану таләбе белән биш меңгә якын кырымтатар җыелды. Алар Кырымны аннексияләүгә каршылык белдерде. Аларга каршы Акъярдан (Севастополь) махсус автобуслар белән сивил киемдә Русия хәрбиләре китерелеп, Русия яклы митинг башладылар. 27 февраль Кырым хөкүмәте, дәүләт биналары Русия тарафыннан аннексияләнде. Кырымтатар Мәҗлесе тыелды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG