Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мордовиянең элекке губернаторлары мөселманнар проблемнарын хәл итмәде"


Дамир Биккинин
Дамир Биккинин

Мордовия мөселманнары диния нәзарәтендә яңа мөфти итеп Дамир Биккинин сайланды. Бу вазифага үз кешесен куярга теләгән Тәлгать Таҗетдин әлегә уңышка ирешә алмады. Имамнар ул оештырган җыелышка килмәде.

Мордовия мөселманнары диния нәзарәтенең чираттан тыш корылтаенда Зәки Айзатуллин урынына яңа мөфти итеп 27 яшьлек Дамир Биккинин сайланды. Соңгы бер елда әлеге мөфтият тирәсендә шау-шулар күп булды. Мөфти Айзатуллинга мәчеттә табылган экстремистик китап өчен җинаять эше ачып, гаепләү карары чыгарылды, мәчеттә эшләгән тагын берничә кешегә карата ачылган җинаять эше әле дә дәвам итә. Азатлык яңа сайланган мөфти Дамир Биккинин белән алдагы эшләр турында сөйләште.

— Дамир хәзрәт, мөфти вазифасында эшне нәрсәдән башларга уйлыйсыз?

— Иң беренче чиратта Русия юстиция министрлыгының Мордовиядагы идарәсендә теркәлү узарга кирәк. Бу зур эш. Соңгы бер елда моңа даими аяк чалдылар, чөнки хакимият Зәки Айзатуллин урынына мөфти итеп Рафаэл Манюровны куярга теләде. Шуңа узган елның августында бик теләсәк тә, төрле сәбәпләр табып, безнең мөфтияттә булган үзгәрешләрне теркәмәделәр. Бу эш бик авырлык белән бара. Хәзер инде Зәки хәзрәт вазифасыннан киткәч, бәлки ниндидер алга китеш булыр.

— Сезнең диния идарәсе 20 елдан артык эшли, теркәлү узгандыр бит?

Узган елның августында ук Таҗетдиннан китү турында хәл иткән идек

— Теркәлү узган, әмма без элек Тәлгать Таҗетдин рәислегендәге үзәк Диния Нәзарәтенә карый идек, хәзер аннан чыгарга булдык. Яңа узган корылтайда шундый карарга килдек. Дөресрәге без инде узган елның августында ук Таҗетдиннан китү турында хәл иткән идек, әмма хакимият моңа һич ирек бирмәде һәм үзебезнең мөстәкыйль идарәне теркәүгә һәрьяклап аяк чалды.

— Ни сәбәпле Таҗетдин идарәсеннән китәргә булдыгыз?

— Мәхәллә имамнары шулай хәл итте. Безнең мөфтияттә 17 мәхәллә бар. Аерым алганда анда Азюрка, Сарански, Пунят, Аксюн, Татар Тауласы, Чирмиш, Митрял һәм башка авыл мәхәлләләре керә. Әлеге имамнарга басым ясап Зәки Айзатуллин урынына Таҗетдин тәкъдим иткән Рафаэл Манюровны сайлатмакчылар иде, әмма имамнар каршы торды. Манюров 2007-2009 елларда Айзатуллинның урынбасары булып эшләгән, мин ул кешене белмим, ә карт имамнар аның кемлеген яхшы белә һәм шуннан алар аны ничек тә кабул итми. Таҗетдин 16 июньдә хәтта Мордовиягә килде. Ул корылтай җыйды һәм шунда Манюровны билгеләп куярлар дип өметләнде. Әмма җыелышка безнең имамнар бармады һәм кворум җыелмады. Таҗетдин максатына ирешмичә кайтып китте.

— Сез мөфти булганча төбәк мөселманнары диния нәзарәтендә кем булып эшли идегез?

— Айзатуллинның урынбасары булдым. Гомумән Сембер шәһәрендә "Биләр" мәдрәсәсендә белем алдым. Шуннан Татар Тауласы авылына имам булып кайттым. 2014 елдан башлап шунда имам булып тордым. Шул арада читтән торып Саранскида Евсевьев исемендәге институтта чит телләр факультетында укып дөньяви белем алдым. Хәзер менә мөфти итеп сайладылар.

—Теркәлү узу беренче максат дидегез, тагын алда нинди эшләр планлаштырыла?

— Авылларда имамнар картайды. Яңаларны куйсаң да, яхшы булыр иде. Мәхәлләләрдә эш күп.

—Яшьләр авылларга имам булып килергә ризамы?

—Укыган яшьләребез бар, әмма алар акча эшләү белән мәшгуль, чөнки гаиләләрен туендырырга кирәк. Күбесе алып-сату белән шөгыльләнә.

Татар Тауласы авылында мәхәллә белән имамга хезмәт хакы түләү турында килештек

Менә мин авылда җиде ел имам булып эшлим, ике балам бар. Шуңа мин имам булып торган Татар Тауласы авылында мәхәллә белән имамга хезмәт хакы түләү турында килештек. Мәчеткә җыелган акчаларның күпмедер бер өлеше имамга хезмәт хакы буларак бирелә. Теркәлү узып булса, башка авылларда да шушы тәртипне кертергә уйлыйбыз.

Сәдака акчалары һәм эшмәкәрләр биргән зәкәт акчалары барысы да бер урынга җыела бит. Шуннан мәчеттә газга-утка, суга түләнә. Калганы инде имамга булачак. Әлбәттә күп калмый, 10-15 мең сум тирәсе.

Мордовиядә башка төбәкләр белән чагыштырганда мәчетләргә ярдәм итүче меценатлар азрак. Башка төбәкләрдәге мөселманнар белән сөйләшәбез. Анда мәчетләрне тоту тулысынча меценатлар өстендә.

Менә без дә бер кешенең зәкәт акчасына мәчеткә келәмнәр алдык, тәрәзәләребезне алыштырдык.

—Белүемчә, Мордовиядә берничә мөфтият эшли...

—Мордовиядә өч мөфтият эшли. Безнең мөфтияттән кала Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин идарәсенә караган Илдус Исхаков мөфтияте һәм Фәһим Шәфиевнеке бар. Әмма Шәфиевнекен мөфтият дип әйтү авыр, чөнки ике генә мәчете бар.

Азюркада сигез мәчетнең икесе безгә карый, калган алтысы Илдус Исхаков мөфтиятенә керә. Аксюндагы өч мәчет өч мөфтияткә карый. Әле безнең диния нәзарәтенең Саранскидагы "Ускудар" җәмигъ мәчете дә бар.

—Мөфти буларак җомгаларны шул "Ускудар" мәчетендә укыячаксызмы?

"Ускудар" мәчете
"Ускудар" мәчете

— Мин җомга намазларын үземнең туган Татар Тауласы авылында уздырам. "Ускудар"да үз имамнарыбыз бар һәм җомганы алар укыта. Татар Тауласы белән Сарански арасы – 13 чакрым гына. Шуңа кышларын Саранскида, җәен авылда яшим.

—"Ускудар" мәчете соңгы елларда төрле шау-шулар белән истә калды...

—Әйе. Зәки хәзрәт мәхкәмәгә тартылды. Ул экстремистик нигездә хокук бозуда гаепләнде һәм юстиция министрлыгы 28 июльгә кадәр аны вазифасыннан алуны таләп итте, яңа мөфти сайланмаса, нәзарәтне ябу эшен башлау белән өркетте. Шул сәбәпле яңа корылтай җыеп мине сайлап куйдылар.

—Зәки хәзрәттән тыш, "Ускудар" мәчетендәге тагын берничә кешегә җинаять эше ачылган иде.

—Әйе, ул эшләр әле дә дәвам итә. Ни белән бетәр билгесез. Аларны тыелган дини оешма әгъзалары булуда гаеплиләр.

—Мордовиядәге өч мөфтият хакимиятләр белән бергә эшлиме?

Татарстанда эшләп киткән Артем Здунов килде, аңа зур өметләр баглыйбыз

—Безнең республикада хакимият мөселманнарны һәрвакыт инкарь итеп килде. Республика башлыгы Николай Меркушкин, аннары Владимир Волков булды. Алар 25 ел эшләп мөселманнар проблемнарын хәл итмәде. Ике мөфтиебез кабул итәргә сорап язылды, әмма кабул итмәделәр. Бернинди чарага да чакырмадылар. Азюркада мәктәптә мөслимә кызларыбыздан яулыкларын салдырырга тырыштылар. Бу федераль дәрәҗәгә барып җитте. Әмма азагы уңай хәл ителде.

Хәзер инде республика башлыгы алмашынды. Татарстанда эшләп киткән Артем Здунов килде, аңа зур өметләр баглыйбыз, чөнки мөселманнар белән яшәгән кеше, нечкәлекләрне белә. Дагыстанда да мөселманнар арасында эшләде. Безнең проблемнарга битараф булмас дип ышанабыз.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG