Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә "тарих мәгарифе" комиссиясе булдырыла, аны Мединский җитәкләячәк


Комиссия максатлары арасында "тарихны фальсификацияләргә" юл куймау тора. Оешманы элек татарларны "ясак суыручылар" дип атаган Владимир Мединский җитәкләячәк.

Русия президенты Владимир Путин тарих мәгарифе комиссиясен булдыру турында карарны имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.

Комиссия "Тарихи хәтер саклау һәм тарих өлкәсендә мәгариф эшчәнлеген үстерүгә бәйле Русия милли мәнфәгатьләрен саклау мәсьәләсендә планлы һәм алга этәрешле караш булдыру" максатыннан оештырыла.

Аерым алганда, комиссия дәүләт органнарының һәм фәнни җәмәгатьчелекнең тарих мәгарифенә бердәм карашын булдыру, "тарихны фальсификацияләргә" юл куймау белән шөгыльләнәчәк. Моннан тыш аның эшчәнлеге арасында "тарих өлкәсендә Русия мәнәфәгатьләренә зыян салган чит ил структуралары эшчәнлегенә" анализ бирү дә санап кителә.

Комиссияне Русия президенты ярдәмчесе, элек Русия мәдәният министры булган Владимир Мединский җитәкләячәк. Аның Русия тарихы турында берничә фәнни-популяр китабы күп кенә белгечләр тарафыннан тәнкыйтьләнде.

Мәсәлән, 2009 елда чыккан бер китабында ул татарларның борынгы әби-бабаларын "рәхимсез рәвештә ясак суыручылар, көчләүчеләр һәм үтерүчеләр" дип атый.

2016 елда "Диссернет" аның Русия тарихы турында яклаган диссертациясе фәнни кыйммәткә ия түгел дип, Мединскийның фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны сорады. Югары аттестация комиссиясенең белгечләр шурасы Мединскийның фәнни дәрәҗәсен гамәлдән чыгаруны якласа да, комиссиянең президиумы моны хупламады.

2019 елда интернетта Мединскийны милләтара дошманлык уятуда гаепләп һәм аны җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итеп петиция чыкты. Анда ул чакта мәдәният министры булган Мединскийның "Русия өчен татарлар Һитлер фашистларыннан да яманрак" дип санавы әйтелә.

Мединский шулай ук Русия президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында Владимир Путинга мөрәҗәгать итеп, мәгарифтә милли телләр белән чагыштырганда, берсүзсез, урыс теле өстенлектә булырга тиеш, дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG