Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамил Шәмсетдинов үз хөкем карарына шикаять бирүдән баш тарткан


Рамил Шәмсетдинов
Рамил Шәмсетдинов

Рамил аңа гомерлек төрмә җәзасы бирмәгәнгә канәгать, дип белдерде аның адвокаты.

2019 ел көзендә Байкал арты хәрби бүлегендә сигез хезмәттәшен атып үтергән Рамил Шәмсетдинов үз хөкем карарына шикаять бирүдән баш тарткан. Бу хакта Азатлыкка аның адвокатларының берсе Руслан Нәгыев хәбәр итте. "Рамил аңа карата булган артык зур игътибардан арыды, шуңа күрә үз хөкем карарына шикаять бирүдән баш тартты. Ул бары тик җәзасын тыныч кына үтәргә тели. Аңа гомерлек төрмә җәзасын бирмәгәнгә канәгать, чөнки мондый тоткыннарның шартлары бөтенләй башка, алар җәзасын туган якларында үтәми. Гомерлеккә төрмәгә утыртылган тоткыннарның бер хокуклары да юк", дип сөйләде адвокат.

Нәгыев сүзләренчә, Рамилнең барысы да яхшы, ул туган ягында – Төмәндә утыра. Әтисе аның янына килә, алар аралаша. "Рамилнең тору шартларына карата бернинди дәгъвалары юк. Аның башка тоткыннар белән мөнәсәбәтләре дә яхшы", диде ул.

Элегрәк апелляция хәрби мәхкәмәсе Рамил Шәмсетдиновның хөкем карарын үзгәрешсез калдырган иде. Рамил атышында зыян күргәннәрнең ата-аналары аны гомерлеккә утыртуны таләп итте. Апелляция хәрби мәхкәмәсе бу таләпне дә канәгатьләндермәде.

21 гыйнварда Читадагы хәрби мәхкәмә Шәмсетдиновны 24,5 ел кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аннан алда дәүләт гаепләүчесе 25 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде. Мәхкәмә шулай ук үтерелгән хәрбиләрнең гаиләләренә рухи зыянны өлешчә капларга дигән карар чыгарды, компенсация күләме 9,8 миллион сум диелде.

2020 елның декабрендә Рамил Шәмсетдинов мәхкәмәдә соңгы сүзе белән чыгыш ясады, ул кылган адымына үкенүен белдерде. "Мине бу хәлгә китереп җиткерделәр. Мин моны теләмәдем. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә аңламадым. Мин бу адымыма үкенәм" диде ул. Присяжныйлар Шәмсетдиновны үтерүдә һәм үтерергә омтылуда гаепле дип таныды. Шул ук вакытта присяжныйлар аның җәзасы йомшартылуга лаек дип тә тапты.

Соңрак Рамил Шәмсетдиновның төрмә җәзасын йомшартуны сорап петиция башланды. Имза җыючылар аңа карата билгеләнгән 9,8 млн сум күләмендәге рухи зыян компенсациясен түләтүне дә кире кагуны таләп итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG