Accessibility links

Кайнар хәбәр

Росстат: Июнь аенда Татарстан һәм Башкортстанда коронавирустан 532 кеше үлгән


Рәсми саннар күрсәткәнчә, иң күп очрак Татарстанга туры килә.

Июнь аенда Татарстанда коронавируска бәйле үлемнәр 388 очракка җиткән. Бу хакта Росстат хисабында әйтелә.

Рәсми саннар күрсәткәнчә, 388 үлем очрагының 49ында коронавирус ачыкланган диелә. 339 үлемнең сәбәбе итеп "мөгаен, COVID-19" дип күрсәтелә.

Башкортстанда үлемнәр саны азрак – 144 очрак. 138 кешенең үлеменә коронавирус турыдан-туры йогынтый ясавы әйтелә. Бу барысы да рәсми белдерүләр.

Июнь аенда Татарстанда тискәре демография күзәтелгән. Барлыгы 4 571 кеше үлгән, 3 619 кеше туган. Аерылышучылар саны, узган елның июнь ае белән чагыштырганда, 373 очракка арткан.

Бер ай эчендә Башкортстанда барлыгы 4 530 кешенең гомере өзелгән, 3 567 кеше туган. Аерылышучылар 1 502 очракка арткан.

Роспотребнадзор Татарстанда коронавирус йоктыручылар арта баруын белдерә. Июль аенда COVID-19 белән авыручылар саны, июнь белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк булган. Бүген Татарстан хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина авгус аенда авыручылар саны югары дәрәҗәдә тора дип белдерде.

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 54 кешегә арткан. 7 августка коронавирус барлыгы 24 287 кешедә ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле 21,4 мең кеше савыккан, 631 кешенең гомере өзелгән.

Башкортстанда узган тәүлектә 265 кешедә COVID-19 расланган. Республикада коронавирус барлыгы 50 069 кешедә рәсман теркәлгән, шулардан 46 155 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә тагын 9 кешенең үлеме турында хәбәр ителде. Пандемия башыннан бирле Башкортстанда 831 кеше коронавирустан үлгән.

Рәсмиләр Русиядә COVID-19дан барлыгы 23 372 кешенең үлеме турында хәбәр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG