НАТО генераль секретаре Йенс Столтенберг Талибанны халыкара террорчы төркемнәрне кабул итү өчен Әфганcтан җирлеген кулланудан сак булырга кушты. (Русиядә Талибан хәрәкәте тыелган – ред.).
"Хәзер хакимияткә килүчеләр халыкара террорчыларны Әфганстанга кертмәү өчен җаваплы", диде Столтенберг 17 августта Брюссельдә узган матбугат конференциясендә.
Аның әйтүенчә, НАТО гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга карамастан, Төньяк атлантик Альянс террорчы оешмаларының аерым төркемнәргә бүленү билгеләре һәм аларның ерактан һөҗүм итәргә әзерме-юкмы икәнлеген игътибар белән күзәтә.
Столтенберг сүзләренчә, НАТО берлеге Талибанның җиңү тизлегенә гаҗәпләнгән, ләкин әфган лидерларын "дәвам иткән фаҗига" өчен гаепләде. Шулай итеп, НАТО башлыгы АКШ президенты Дҗо Байденның бер көн алдан әйткән сүзләренә карашын белдерде. Президент Байден Вашингтон әфган армиясенең кораллы Талибан берәмлекләренең һөҗүменә каршы тора алу мөмкинлегенә өметләнүен әйткән иде.
Столтенберг сишәмбе көнне: "Әфган иминлек көчләренең бер өлеше кыю сугышты, ләкин алар җиңә алмады, чөнки Әфганстанның сәяси җитәкчелеге дошманга каршы тора алмады", диде. Аның сүзләренчә, Әфганстан халкы кризистан тыныч юл белән чыгуны теләде.
Матбугат очрашуында катнашучыларның берсе - әфган журналисты күз яшьләре белән Көнбатыш дәүләтләренә Әфганстандагы кеше хокукларын үтәү өчен җавап бирергә риза булганчы Столтенбергтан Талибанны танымаска сорады.
Әфганстаннан китәргә теләүче меңләгән халык эвакуациясе халыкара чара ярдәмендә әкрен генә тәртипкә кертелә. Германия канцлеры Ангела Меркель башка Европа илләре лидерлары белән Әфганстаннан эвакуация очышларын координацияләү турында килеште. Меркель сишәмбе көнне Франция президенты Эммануэль Макрон, Британия премьер-министры Борис Джонсон һәм Италия премьер-министры Марио Драги белән телефон аша сөйләште. Ил ватандашлары, шулай ук әфган хезмәткәрләрен эвакуацияләүдә "тыгыз хезмәттәшлек" турында килешенде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!