Wizz Air һава ширкәте 9 сентябрьдән Казан-Будапешт арасында очышлар башлый. Бу хакта һава ширкәте сайтында әйтелә.
Сентябрьдә очкычлар атнага бер, октябрьдән ике тапкыр башкарылачак. Билет бәяләре бер якка 3,2 мең сумнан башлана.
Wizz Air Будапешттан 2019 елның октябреннән 2020 елның мартына кадәр очкан иде инде. Әмма коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле, очышлар туктатылды.
Маҗарстан — Русиядән туристлар керүгә рөхсәт биргән Европа илләренең берсе. Чикне узу өчен COVID-19дан вакцина ясату сертификаты яки ПЦР-тест нәтиҗәләре кирәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!