Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баласын татар бакчасына бирергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр бармы?


Казандагы "Сабыйлар" бакчасы

Татарстанда балаларын татар бакчасына бирергә теләүче ата-аналар өчен нинди мөмкинлекләр бар? Казанда һәм Чаллыда яшәүче ата-аналар фикерен белештек.

Чаллыда яшәүче укытучы Раушан Вәлиуллин җәй башында ук балалары йөри торган бакчада быел татар төркеме җыя алмаулары, баласына урыс телле төркемгә йөрергә туры киләчәге турында язган иде. Азатлыкка ул кече улының сентябрьдән урыс төркеменә йөри башлавын әйтте:

Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

— Узган уку елы ахырында ук балалар бакчасында кемнең кайсы төркемгә – урыс теленәме, татар теленәме барырга теләге бар дип гаризалар язарга кушканнар иде. Улыбыз Әмирхан өч яшьтән балалар бакчасына китте, беренче елын гомуми төркемгә йөрде, урыс-татар дип бүленү булмады, чөнки балалар бәләкәй әле, тел ягыннан тирән белем юк. Май аенда, хатыным белән киңәшеп, гаризаны татар төркеменә дип яздык – безнең кызыбыз да шул тәрбиячеләрдә тәрбияләнеп чыкты. Безнең өч бала – зур улыбыз бишенчегә, кызыбыз беренчегә китте. Әмирханны да шул ук тәрбиячеләргә, татар төркеменә бирербез дип өметләнеп язган идек гаризаны.

Июнь аенда хатыныма WhatsApp төркемендә хәбәр җиткерделәр, имеш, балалар җыелмау сәбәпле, аерым татар төркеме ачылмый, барысы да урыс төркемендә булачак. Менә шулай итеп Әмирханыбыз хәзер беренче сентябрьдән башлап гомуми төркемгә китте. Тәрбиячеләре икесе дә урыс, Оксана Алексеевна һәм Любовь Николаевна. Ә моңа кадәр безнең кызыбыз йөргән татар тәрбиячеләре Зөлфия Фандаповна һәм Зөһрә Фәнисовна иде. Алар хәзер бәләкәй балаларны, ясле яшендәгеләрне алдылар, анда татар теле укыту юк, гадәти тәрбияче булып киттеләр. Бу Чаллыдагы 69нчы бакча, "Салават күпере" бакчасы. Татарлар саны җитмәдеме, балаларын татар төркеменә бирергә теләүчеләр булмадымы – әйтә алмыйм, мин бит ата-аналарны ник язмадыгыз дип интектерә алмыйм. Бәлки, балалар бакчасының гаебе дә түгелдер, аларның канунда язылган үз норматив-квоталары бардыр. Шушы яшьтәге балаларның төркемнәре күп, барысы да урыс төркемнәре.

Мин министрлыкка да, департаментка да язмадым – минем алар белән аралашу тәҗрибәсе күп инде, төрле "отписка"лар гына җибәрәләр. Бер әйбер генә эшләп карадым – Twitter аша Васил Шәйхразиевка яздым, анда ул мине укый, мин аны укыйм.

"Хәлимовка мөрәҗәгать итегез", дип җавап бирде ул миңа. Рамил Хәлимов – Чаллы башкарма комитетында элекке мәгариф идарәсе җитәкчесе, хәзер социаль мәсьәләләр кураторы. Әмма минем аңа мөрәҗәгать итәргә бик теләгем юк, бу сорау шулай эленеп калды да, гомуми төркемгә йөри башладык. Бакчаны алыштырасы килми, чөнки ул безнең яшәү урынына бик уңайлы, ерак йөрисе түгел. Бу балалар бакчасында татар төркеме оештырырга мөмкинлек тә бар, квалификацияле тәрбиячеләре бар.

Безнең өйдә бары тик татарча яки бары тик урысча гына сөйләшү дигән әйбер юк, балаларны ике телдә дә тәрбияләргә тырышабыз. Балаларга урыс теле каян да керә ул: дусларыннан, урамнан, телевизордан, интернеттан. Ә менә әти-әнисе белән сөйләшмәсә, балалар бакчасында, мәктәптә булмаса, бик кыен булачак аннары. Мин аны үземнән беләм: хәзер татарча яхшы сөйләшүем – татар мәктәбендә укуымнан, мәктәпкә барганда, 6-7 яшьләргә хәтле татар телен гел белми идем. Бу сиксәненче еллар, совет чоры иде. Ә туксанынчы елда мәктәпкә киттем, икенче гимназиягә – анда бөтен фәннәр татарча иде, физика, химия, математика, бөтенесе татар телендә, татарча шунда өйрәндем.

Безнең кече улыбызның татарча сөйләшергә омтылышы бар аның, ул бик матур итеп "әти", "әни", "рәхмәт" дип әйтә, теле ачылып кына килә, дүрт яше тулып килә, сөйләшә генә башлый әле, сөйләшергә теләге бар. Шуңа күрә төркемдә татар теле булса, бик яхшы булыр иде. Болай үзен бакчада авыр хис итә дип булмый, дуслары бар, алар белән уйный, балалар үз телләрендә урысча-татарча аңлашалар алар, ә кич белән балаларны алырга киләсең – урыс апалары урыс телендә урыс әкиятләре сөйләп утыра.

Татарстанда балаларын татар бакчасына бирергә теләүчеләр өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип санамыйм, мин үзем хәзер шушы хәлгә эләктем. Мин моны, әлбәттә, дискриминация дип саныйм, нишләп төркем җыелсын өчен егерме биш бала җыелуы мәҗбүри булырга тиеш, унбиш бала җыелган икән – унбишен утыртыгыз да тәрбияләгез татарча. Моның өчен матди мөмкинлекләр булырга тиеш, канун ягыннан моны ничектер уздырырга кирәк. Татарлар үзләре турында әйтергә тиеш, бакча-мәктәпләрдә татар төркемнәре, татар сыйныфлары булдыруны яки татар бакчаларын, татар мәктәпләрен үзләре таләп итәргә тиеш. Авыз ябып тыныч кына утырмаска.

Татар телендә язучы Facebook кулланучысы Рим Сабитов үзенең битендә татарча гына сөйләшә торган улын Казанда татар балалар бакчасына урнаштыра алмавы турында язды. Автор белдерүенчә, татар бакчасына чиратка дип порталдагы электрон чиратка баскан гаиләдәге балага урынны рус балалар бакчасыннан биргәннәр.

Пост авторы татар бакчасын табу кыенлыклары турында Азатлыкка да сөйләде.

— Безнең 3,5 яшьлек бала бар, малай. Әлеге вакытта улыбыз ана телендә генә сөйләшә, русча белми, ләкин рус мультфильмнарын карап, әзрәк аңлый башлады. Без аны татар балалар бакчасына язырбыз дип өметләндек. "Госуслуги" аша махсус өч татар телле балалар бакчасын сайладык, ләкин, вакыты җиткәч, безгә нишләптер алар урынына рус лицееның мәктәпкә кадәр бүлеген тәкъдим иттеләр. Без алдан ук, өйгә якын булсын өчен, "Госуслуги" аша 36нчы, 73нче һәм 90нчы татар бакчаларын сайлаган идек, ә безгә 186нчы "Перспектива" лицееның мәктәпкә кадәр бүлеген бирделәр. Гаризаны хатыным язды, ул татар бакчаларын сайлагач, бүтәнен тәкъдим итсәләр, шулай ук татар бакчасын тәкъдим итәләр, дип белгән. Безгә танышлар соңыннан аңлаттылар, гариза тутырганда, "гаризада язылганнардан башкасы ярый" дигән юлга "галочка" куймаска кирәк икән. Әгәр "башкасын тәкъдим итәргә" дигән юлда "галочка" торса, алар уйламый да бүтән балалар бакчасын тәкъдим итәләр. Минемчә, монда "Госуслуги"ның җитешсезлеге дә бар. Баланың төрле үзенчәлекләре исемлегендә әллә ниләр бар, ләкин рус телен белмәү турында пункт юк. Шул пункт булса, безнең илдә һәм республикада андый хәлләр булмас иде.

Безнең танышлар арасында күбесе балаларын теләсә кайсы бакчага бирәләр. Ләкин милли җанлы кешеләр дә бар, алар татар бакчасын эзлиләр. Кемдер хосусый бакчаларны сайлый, мәсәлән, "Ябалак", "Акыллым". Ләкин безнең артык акча юк.

Хәзер гаризаны йә яңадан язарга, йә бу рус телле бакчадан баш тартып, кире татар бакчасына чиратка басарга. Утыз көн көтәсе. Болай да Казанда яшәп, үзебезнең бала турында кайгырабыз. Урамда бар балалар русча гына уйный, ә безнең балабыз татарча гына сөйли һәм миннән гел: "Нигә алар татарча белмиләр?"дип сорый, бу – бала өчен зур стресс. Хәзер рус телен өйрәтергә дип тә уйлыйбыз. Балага социализация кирәк, башка балалар белән аралашырга да кирәк, ә безнең урамда бөтен балалар, ата-аналары татар булса да, русча гына сөйләшәләр һәм уйныйлар. Минемчә, Казанда татар балаларына бернинди мохит юк. Татар бакчасына бирсәң дә, андагы балалар бөтенесе русча сөйләшә икән, тәрбиячеләр генә татарча аралашса, бер айдан бала рус теленә күчә.

Күршеләр безгә үз илеңдә "иностранец" дип көлеп әйтәләр. Минемчә, татар балалар бакчаларында хәзерге вакытта татарча камил белгән балаларның аерым төркемнәрен тупларга кирәк, бөтенесен дә бер өемгә өяргә кирәкми.

Хореограф Нигина Низамиева баласын Казандагы татар бакчасына бирү тәҗрибәсе белән уртаклашты:

Нигина Низамиева
Нигина Низамиева

— Назыйм тугач, без "Госуслуги" аша өч бакчаны сайладык. Берсе, мәсәлән, безнең ишек алдыбызда бик әйбәт татар бакчасы бар, аннан безнең районда тагын ике бакча. Сүз уңаеннан, Яңа Савин районында татар бакчалары күп. Татар телендә укыту һәм тәрбия бирүче бакча дип аталалар. Катнаш бакчалар да бар – урыс телендә дә, татар телендә дә укыта торган, бар тулысынча татар телендә генә укыта торганнары. Эчендә ничектер – әйтә алмыйм, тыштан алар әз түгел кебек күренә.

Башта сайлаганда мин "ике яшьтән" дип яздым. Ягъни 2021 елдан. Быел гыйнвар-февральдә әниләр "әйдәгез, өч яшьтән бирик", ди башладылар. Аннары мәгариф министрлыгы белән бер проектта катнаштым, андагы танышлар иң әйбәт татар бакчасы – икенче гимназия каршындагысы дип киңәш иттеләр. Анда өч яшьтән кабул итәләр. Мин кабул итү елын 2022 елга күчерү өчен гаризаны үзгәртә башладым, порталда гаризаны бер тапкыр үзгәртергә ярый. Шунда мин Назыймның Казандагы бөтен бакчаларга чиратта торуын аңладым – анда укыту теле итеп урыс телен, татар телен, кайбер районнарда чуаш телен сайлап була. Мин бит икенче гимназия бакчасын карыйм, без анда чиратта 33-35нче булып чыгабыз. Тагын ике бакчаны сайларга кирәк – без башта ук сайларга теләгән ишегалдындагысында без 38нче йә 40нчы булып торабыз. Өченче бакчага – бөтенләй 100дән соң. Шуннан мин үземнең шәхси кабинет аша "чиратка бассак, ничәнче булырбыз икән?", дип, сайттагы бакчаларның һәрберсен ачып карый башладым, бөтенесен язып алдым. Сүз уңаеннан, үзәктә татар бакчалары бар – Сул Болак, Мәскәү урамнарындагы кайбер бакчаларга чиратта без бөтенләй сигезенче генә идек, без әле "Шәп, Илнур үзәктә эшли, үзәккә бакчага илтеп йөрер", дип уйлап куйдык.

Мин бит Шерлок Холмс кебек - 2019-2020нче елларда балаларны бакчаларга кабул итү документларына юлыктым. Ягъни кайсы бакча ничә бала кабул итә алуын өйрәнә башладым. Мәсәлән, без бер бакчага 55нче булып тора идек, ә ул 60-80 бала кабул итәрлек зур бакча, дүрт төркем җыя ала. Ягъни без 55нче булсак та эләгә алыр идек, мөгаен. Ә икенче бакчага без 25нче булсак, карыйм, ул бер генә төркем кабул итә (егерме бала) һәм без эләкмибез. Өй янындагы ниндидер супер татар бакчасына гариза биргәндә, бу системны белмәдем. Безгә ясле төркеме бар дип әйттеләр әйтүен, әмма без анда эләкмибез булып чыга – рәсми порталда ул бакча юк, чөнки ул бакчада 2 яшьтән 3 яшькә кадәргеләрне кабул итмиләр. Мин боларны язып алдым, берничә бакчаны сайладым һәм бала 2022 елда барыр дип гаризалар җибәрдем.

Безнең бер апа Апас районындагы авылдагы бакчада мөдир булып эшли. Аның белән сөйләштем. Ул "безгә бер яшь, яшь ярымнан да киләләр, адаптация тизрәк уза", дип уртаклашты. Һәм без Илнур белән уйлаштык та, дөрестән дә, адаптация тизрәк булыр, улыбызга аралашу да кирәк дип, гаризаны тагын 2021 елга үзгәртергә булдык. "Госуслуги"дагы гариза формасын инде төгәл хәтерләмим, әмма МФЦдагы гариза формасында "башка бакча вариантларын тәкъдим итмәскә" дигән параметр бар. Моңа кадәр мин бит инде ике яшьтән барсак, без чиратта ничәнче, өч яшьтә барсак, ничәнче булачакбыз дип анализлап чыктым. Бакчаларның сайтларын карап, бакча турындагы фикерләрне укып чыктым – кайберләрендә "татар бакчасы булса да, русча сөйләшәләр" дип язалар, нинди тәрбиячеләр, аларның исемнәре нинди икәнлеген карап чыктым – әйе, араларында керәшен татарлары да барын беләм, ләкин алар бик сирәк очрый, шуңа мин, мәсәлән, Елена Михайловнага түгел, Гөлчәчәк Рәфисовнага бирергә тырышачакмын – татар кешесе булсын.

Болар бит барысы да ачык мәгълүмат, "менә татар бакчасына эләгеп булмый" диләр, әмма сез edu.tatar сайтына кереп эзләп карагыз. Элементар критерий: бакчаның яңалыклары нинди телдә языла? Татар телендә укыта торган бакчаның яңалыклары тулаем урыс телендә генә булса, табигый, анда тәрбия эшендә урыс теле өстенлек итә. Татарча да, урысча да язсалар – кайбер документлар урыс телендә дә кирәк була, яңалыклар татар телендә бирелсә, димәк, бу татар бакчасы. Шундый элементар әйберләрне карарга була бит. Мин карадым. Кайсы бакчада яңалыклар татар телендә, кайсы бакчада мөдир – татар кешесе, тәрбиячеләре – татар кешесе булса, татар бакчасына эләгү мөмкинлеге зуррак.

Кыскасы, март ахырында мин гаризаны үзгәртергә булдым. Әмма порталда бер үзгәрткәч, икенче тапкыр үзгәртергә бирми. Мәскәү районы идарәсендәге РОНОга киттем, алар моның белән шөгыльләнми икән хәзер, МФЦ шөгыльләнә. Анда гаризаны тутырганда сез сайлаган вариантлардан башка бакчаларны сайлау мөмкинлеге калдырырга була. "Башка вариант" дигәне татар телле бакчамы, урыс теллеме икәнен аерып тормый, чөнки кайбер ата-аналарга бакчаның нинди булуы мөһим түгел, аларга тизрәк эшкә чыгарга кирәк, татар бакчасымы, урыс бакчасымы – барыбер. Мин алдан язып алып килгән бакчаларны яздым, гаризадагы "башка вариантларны тәкъдим итәргә" дигән урынга сызык куйдым. Мин 29 мартта, "соңгы вагон"га җитештем. Әлбәттә, МФЦ хезмәткәрләре дә, сиңа берни аңлатмый, бакчалар турында да мәгълүмат бирми, син бирегә инде әзер карар белән киләсең. Сиңа беркем дә әзер мәгълүматны кулыңа тоттырмый, үзең эзлисең. Үзебез теләгән кечкенә татар бакчасын "булса булыр" дип, соңгы вариант итеп кенә яздым, чөнки алар алдагы елларда егермешәр генә бала кабул иткән, ә без чиратта 22нче идек. 1 апрель порталда "гариза эшкәртелә" дигән мәгълүмат барлыкка килде – әйбәт, 2 апрельдә инде без барырга теләгән "Теремкәй" балалар бакчасы безнең гаризаны хуплады.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: әгәр мин алдан анализлаган булмасам, гаризада алдан сайлап куйган татар бакчаларын калдырсам, мин ишегалдындагы әйбәт татар бакчасына эләкмәс идем – чөнки анда ике яшьтән кабул итмиләр, икенчесендә елына кырык бала кабул итәләр – ә без алтмышынчы, өченчесендә дә өч яшьтән генә кабул итәләр. Миңа хәтта әниләр төркемендә "Сезгә шулкадәр җай килгән!" диләр.

Минемчә, бик яхшы систем. Анда барысы да бар. Минем кебек Шерлок Холмс булмаганнар өчен юл күрсәткеч кенә юк. Теләгән кеше таба һәм баласын кирәкле бакчага җибәрә. Бары әзрәк эзләргә һәм бераз интернетта утырырга кирәк.

Сүз уңаеннан, бакча мөдирләренең кабул итү көннәре бар. Шалтыратасың, сөйләшәсез, барысын да ачыклыйсыз. Без барып, татарча сәгать ярым сөйләшеп утырдык, Илнурның әзерләп килгән сораулар исемлеге бар иде, барысына да җавап бирделәр. Сентябрьдән йөри башлыйбыз дип килештек, хәзер соңгы вакцинаны ясатабыз да, сишәмбедән йөртә башлыйбыз.

Министрлар кабинеты карарындагы исемлектә 2021 елда Казанда һәм Чаллыдагы балалар бакчасы өчен ата-аналардан максималь түләү 3 245 сум тәшкил итә.

Азатлык Казандагы хосусый бакчалар бәяләрен белеште.

  • "Сабыйлар": аена 19 мең сум. Моның өстенә 20 мең сум кереш түләве бар, ул бакчага йөри башлаганда бер тапкыр түләнә. "Өч яшьтән алабыз. Төркемдә 20 бала, 2 тәрбияче. Берсе балалар белән татарча гына, икенчесе инглизчә генә сөйләшә", дип аңлатты тәрбия үзәге вәкиле.
  • "Ябалак": тулы көнлек абонемент аена 18 мең сум, ярты көнлеге – 15 мең. "Адаптация чорында түләү сәгатьләп: беренче өч сәгате 250, калганнары 120 сумнан. Бакчага экскурсиягә килү мөмкинлеге бар" диделәр.
  • "Акыллым": биредә тулы көн һәм өстәмә түгәрәкләрне керткән максималь бәя 18 мең, минималь – ярты көнлек абонемент өчен 14 мең. Бакча сайтындагы мәгълүматка караганда, бакчада барлыгы дүрт төркем: ике татар һәм ике урыс телле төркем. Төркемнәр яшькә карап бүленә: 2-3 яшь һәм 3-7 яшьтәгеләргә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG