Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның "Адымнар" мәктәбендә татар теле дәүләт теле буларак укытыла башлаган


Казанда "Адымнар" мәктәбе
Казанда "Адымнар" мәктәбе

Ата-аналарның 100 проценты диярлек татар телен сайлаган.

Казанның "Адымнар" күптелле мәктәбендә укучылар татар телен дәүләт теле буларак укый башлаган. Бу хакта бүген, 22 сентябрьдә, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан Кирмәнендә узган киңәшмәдә белдерде.

"Федераль дәүләт програмы кысаларында киләсе елда республика дәүләт телләре укытылачак. Хәзер Татарстанда сынау бара. Казандагы "Адымнар" мәктәбендә укучы 3605 баланың ата-анасы 100 процентка диярлек билингваль юнәлештә татар теле дәүләт теле дип сайлады. Бу мәктәп идарәсе, аның мөдире, хезмәткәрләре эше", диде ул.

Министр сүзләренчә, бүген "Адымнар" мәктәпләре өчен югары уку йортларында 15 мең укытучы әзерлиләр. Илсур Һадиуллин татар теле укытучыларына кытлык юклыгын да белдерде.

Шул ук вакытта "Адымнар" мәктәбендә, гомумән, республика уку йортларында татар теленнән укытылучы фәннәрне Мәскәү һаман дәреслек буларак танымый. Бу уңайдан, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев яңа сайланган дума депутатларына игътибар итәргә кушты.

2022 елның 1 сентябрендә гамәлгә керәчәк яңа федераль белем бирү стандартларында (ФГОС) татар телен дәүләт теле буларак укыту мөмкинлеге кертелә. Бу татар теле Татарстанда барлык укучыларга мәҗбүри рәвештә укытылачак дигәнне аңлатамы дигән мәсьәләгә министр ачыклык кертмәде.

Беренче "Адымнар" полилингваль мәктәпләре 2020 елда Казан һәм Алабуга шәһәрләрендә ачылды. Уку йортлары Татарстанның элекке президенты, "Яңарыш" фонды рәисе Миңтимер Шәймиев тәкъдим иткән күптелле мәктәпләр челтәренә карый. Быел мондый мәктәп Чаллы һәм Актанышта ачылды.

Русиядә милли телләрне мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе 2017 елның җәендә Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң кискенләште. Шул ук елның көзендә Русия прокуратурасы Татарстан мәктәпләрен тикшерә башлады, мәктәп мөдирләре белән аерым сөйләшүләр үткәрде. Шуннан соң милли телләр ихтыяри, бары тик "туган тел" дәресе кысаларында гына укытыла башлады. 2018 елда Русия думасына милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.

2020-2021 уку елында татар теле һәм әдәбиятын Татарстан укучыларының 65 проценты өйрәнгән. Республика мәгариф системында 3525 туган тел (урыс теле түгел) һәм әдәбият укытучысы эшли, шуларның 3,4 меңе – татар теле мөгаллиме.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG