Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадан Альфред Дәүләтшин җирле татарлар турында китаплар чыгаруда Татарстаннан ярдәм сорый


Әлфрид Дәүләтшин
Әлфрид Дәүләтшин

Әлеге китаплар, һичшиксез, башкортлаштыру сәясәтенә каршы торачак ди ул.

23 сентябрьдә Казанда узган Милли шура утырышында Татар конгрессының Башкортстан бүлеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Дөнья татар конгрессы һәм Татарстанның Фәннәр академиясеннән Уфа татарлары турында китаплар чыгаруда ярдәм сорады. Дәүләтшин сүзләренчә, Башкортстандагы татар төбәкчеләре республикадагы татар авыллары тарихын өйрәнеп, бик күп документлар туплаган. Аның күләме терабайтлар белән исәпләнә диде ул. "Дистәләгән китап бастыруга әзер, аларны мөмкин булганча тиз арада чыгарырга кирәк", диде Башкорстан татарлары вәкиле.

Әлеге китаплар, һичшиксез, башкортлаштыру сәясәтенә каршы торачак дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Элек Башкортстанның татар авыллары тарихын йә аксакаллар истәлекләренә, яисә Әсфәндияров хезмәтләренә таянып язалар иде, ә бу авторның белемнәре бөтен очракта да төгәл үк түгел. Хәзер исә төбәкчеләрнең архив документлары белән танышу мөмкинлеге бар, алар нигезендә тарихны тагын да төгәлрәк, дөресрәк итеп язарга була", диде Дәүләтшин.

Ул Башкортстан хакимиятенең мишәрләрне аерым милләт итеп күрсәтергә маташуы хакында да фикерен әйтте.

"Мишәрләр үзләре шулай эшләргә нигез бирә. Күпләре һәрвакыт үзләреннең мишәр булуын ассызыклый, аеруча бу Мәскәү татарлары арасында киң таралган. Бу татарларны таркатырга теләүчеләр өчен нигез бирә. Быелгы сан алуда, мөгаен, мишәрләр татарлар буларак исәпләнер, ләкин 2030 елда мишәр дигән аерым халык булдырылыр дип уйлым", дип уртаклашты Дәүләтшин.

Былтыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты Башкортстандагы төбәкчеләр тапкан документларга нигезләнеп "Уфа өязе татарлары" хезмәтен чыгарды. Анда Татарстанның көнчыгыш районнары, Башкортстан, Оренбур һәм Удмуртиядәге татар авылларының татарлар тарафыннан төзелүе һәм анда электән татарларның яшәве язылган.

Хезмәттә фискаль хисапның 1-4 ревизия белешмләләре китерелә. Чыганак булып Русия дәүләт архивының борынгы актлары һәм Русия дәүләт тарих архивының Сенат фонды тора.

Августта "Мәдәни җомга" газеты редакциясендә "түгәрәк өстәл" вакытында төбәк тарихын өйрәнүчеләр шулай ук Татарстанның милли сәясәтен тәнкыйтьләгән иде. Тарих институтының ярдәм итмәве, шул сәбәпле хаталы китаплар чыгуы һәм авылларның әкренләп бетә баруы турында сөйләделәр алар. Төбәкләр Татарстанның татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртүен көтә дип белдерелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG