Русия думасына сайлауларда җиңгәннән соң, "Бердәм Русия" фиркасенең федераль сайлау алды исемлегендәге биш әгъзасының дүртесе парламентта эшләүдән баш тарткан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Баш тартучылар арасында – Русиянең саклану министры Сергей Шойгу һәм тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәүнең Коммунарка һоспитале баш табибы Денис Проценко һәм "Сириус" үзәге җитәкчесе Елена Шмелёва бар. Алар бюллетеньнәргә Русия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән кертелгән иде.
Лавров һәм Шойгуның бу исемлеккә керүен аналитиклар "Бердәм Русия" фиркасенең сайлаулар алдыннан рейтингы түбән, ә министрларның шәхси рейтинглары югары булуы белән аңлатты.
Шәхси рейтингы шактый түбән булу сәбәпле исемлеккә элеккеге Русия президенты Дмитрий Медведев эләкмәгән, дип язды BBC-нең рус хезмәте.
Парламентның түбән пулатына сайлаулар 17-19 сентябрьдә үтте. Рәсми нәтиҗәләргә күрә, "Бердәм Русия" 49,82 процент тавыш җыйды һәм бер мандатлы бүлгеләрдән сайланган депутатларны да исәпкә алганда, Думада 324 урын алды.
Оппозиция вәкилләре сайлауларда күптөрле хәрәмләшүләр һәм канун бозулар булуын хәбәр иткән иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!