Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары турында китаплар тәкъдим ителде: Уфа татарлары җанисәптә генә искә төшәме?


Китапларны тәкъдим итү чарасы
Китапларны тәкъдим итү чарасы

2021 елда Татарстанда тел һәм тарих проблемнарына багышланган барлыгы 30 китап чыккан, шуның 14е Башкортстан татарларына багышланган. Сөйләшүдә сүз күбрәк башкортлаштыру сәясәте турында барды.

Уфада Башкортстан татарларының теле һәм тарихы турында чыккан китапларны тәкъдим итү чарасы узды. "Башкортстан" кунакханәсенең конференцияләр залында 30 сентябрьдә узган чарада Казаннан килгән бер төркем галимнәр катнашты.

Чараны тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков алып барды.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

— Заманында Татарстан галимнәренә бары Татарстан тарихын гына язу таләбе куелган иде. Алар читкә чыкмаска тиеш булды. Шуңа Башкортстан өйрәнелмичә калды. Бездә мәгълумат аз булып чыкты. Этногрофлар 1960нчы еллардан башлап "Татар халкының тарихи этнографик атласы" дигән хезмәткә кереште. Моның өчен Тамбовтан башлап Омскига кадәр йөреп чыктык. Шул чордан гына башлап бераз мәгълүмат туплана башлады.

Бу төбәкне ничек кенә тарткаламасыннар, мәдәният һәм тел ягыннан күпчелек татар булып чыга. Әйе, бер проблем бар — Башкортстанның көнбатышында татар телле һәм татар мәдәниятле башкортлар да бар. Аны кайбер галимнәр инкарь итә, ләкин мин этнограф буларак, бар дип исәплим, - диде Исхаков.

Артабан галим лингвистик каршылык чыгу ихтималлыгы турында да сөйләде.

Монда зур лингвистик конфликт килеп чыгарга мөмкин

— Көнбатышта яшәгән башкортларның 40 проценты татарлар белән уртак никахта тора. Монда кайда башкорт, кайда татар икәнен төгәл аерып булмый. Башкорт сәясәтчеләре татар теллеләрне "башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында" сөйләшүчеләр дип игълан итеп, соңрак башкорт әдәби телен кертергә өмет итә. Ләкин татарлар күп, алар миллионнан артык. Башкортстан элитасы шул юлга кереп бара. Монда зур лингвистик конфликт килеп чыгарга мөмкин. Без аның булуын теләмибез, без башкорт халкы белән сугышырга теләмибез. Ләкин бу сәясәткә каршы торачакбыз, - диде Дамир Исхаков.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының бүлек мөдире, тарих фәннәре докторы Радик Исхаков "Уфа өязе татарлары" китабы турында сөйләде.

Радик Исхаков
Радик Исхаков

— Бу китап буенча гадел итеп авыл тарихын, үз нәселеңнең шәҗәрәсен язып була. Китапка бик зур мәгълүмат кергән. Фәнни яктан китап татарларның биредә төп халык булуы, борын-борыннан алып яшәвен исбат итә. 18нче гасырдан башлап, татарлар бу төбәктә күпчелекне тәшкил иткән, - диде Радик Исхаков. Ул китапның баетылачагына да ышандырды.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов тел проблемнарына тукталды, экспедицияләр турында сөйләде.

Олег Хисамов
Олег Хисамов

— Экспедицияләр айлар буе узды, бер авылда атналар буе яшәгән очраклар булды. Нәтиҗәдә Стәрлебаш турында ике томлык чыкты. Моңа кадәр бер төбәк турында ике том нәшер ителгәне юк иде. Алар уйлап чыгарылган, күктән төшкән мәгълүматлар түгел, алар фактик яктан да, фәнни яктан да ышанычлы, - диде Хисамов.

Галим тел белемен математика белән чагыштырды.

Халыкның кайдан килеп чыгуын тарихи мәгълүматлар аша гына түгел, тел үзенәчлекләреннән дә эзләргә кирәк

— Халыкның кайдан килеп чыгуын тарихи мәгълүматлар аша гына түгел, тел үзенәчлекләреннән дә эзләргә кирәк. Тел белеме математика кебек төгәл әйбер. Аны алдап, үзгәртеп булмый. Аның халык иҗаты нинди, халык иҗатында нинди жанрлар бар, алар башкортка хасмы, татаргамы? Аларда образлар ничек? Халыкның күзаллавын, менталитетын күрсәтә торган бу әйберләр ышанычлы дәлилләр булып тора. Шуңа әкияткә әкият кенә дип карарга ярамый, - дип чыгыш ясады ул һәм Дөррия Рамазанова хезмәтләренә зур бәя бирде. Аларның Башкортстандагы татарларның кайдан килеп утыруы һәм тел үзенчәлекләре расланып баруы белән үрнәк китаплар булуын билгеләде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галиме, филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова диалект үзенчәлекләре турында фикерләре белән бүлеште. "Без ничек кенә "сүләшсәк" тә, "сөйләшсәк" тә, татарча сөйләшәбез. Телне саклап яшь буынга тапшырсак, киләчәккә илтеп җиткерсәк, телне саклап калырбыз дип ышанам", дип чыгыш ясады ул.

Тарихчы Илнар Гарифуллин Башкортстан республикасы оешу чорын искә алды.

Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

— Зәки Вәлиди: "Без Уфа губернасын Татарстанга кушуга каршы түгел, без аны хуплыйбыз, чөнки бу территориядә 1 миллион 200 мең татар һәм 200 мең башкорт яши. Бу Татар-башкорт республикасы дип түгел, Татарстан дип аталырга тиеш", дип язган. Башкорт галимнәре бу уңайдан фикерләрен белдерми, - диде Гарифуллин.

Галим территориаль бүленеш проблемы югалмавын белдерде.

Чарада катнашучылар да залдан кискен генә фикерләр белән чыгыш ясадылар. Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илфир Гәрәев Башкортстанда татарларны башкортлаштыру сәясәтенә каршы Казанның йомшак көрәшүен билгеләде. Моңа каршы Дамир Исхаков шулай дип җавап бирде:

— Узган ел без башкорт пропагандасына каршы бик каты эшли башлаган идек. Без ялган пропагандага каршы 38 видеоязма яздырдык. Шуннан башкортлар Русия президенты аппарты һәм Русия прокуратурасына "Татарстан яңа гасыр" каналына каршы шикаять яздылар, Мәскәүдән басым башланды. Александр Дугинның "Основы геополитики" дигән китабы бар. Анда: "Башкортстан һәм Татарстанны, башкорт һәм татар халкын якынлаштыруга юл куярга ярамый. Бу илнең бөтенлегенә куркыныч тудыра", дигән юллар бар.

Башкортстан җитәкчелеге тайгак юл буйлап кереп китте

Бәлки 10-15 елдан Русиядә демократия башланыр. Әгәр башкорт сәясәтчеләре татар белән мөнәсәбәтләрне бозып бетерсә, бу алар файдасына булмаячак. Монда татарлар 30 проценттан да ким түгел, бәлки артыграктыр. Киләчәктә сайлауларда татарлар каршы чыкса, 15 процент булган башкортлар нәрсә эшли алалар? Алар бу хакта уйламыйлар, ләкин киләчәктә аларга татарлар бик кирәк булачак. Башкортстан җитәкчелеге тайгак юл буйлап кереп китте. Бу начар бетәчәк, диде Дамир Исхаков.

Башкортстаннан Казанга барып проблемнар юк дип сөйләүчеләр булуы турында да фикерләр яңгырады. Илнар Гарифуллин аларны "Башкортстан татарлары исеменнән сөйләп зур зыян китерүчеләр", дип бәяләде.

Чара китаплар тарату белән тәмамланды. Башкортстан татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов мондый чарага сусаган булуларын әйтте.

Кадерле Имаметдинов
Кадерле Имаметдинов

— Мондый чара күптән кирәк иде. Җанисәп җиткәч кенә түгел. Халык санын алулар узар, ләкин бу эшләр даими уздырылырга тиеш, ун елга бер генә Башкортстан татарларын искә төшерү дөрес түгел. Без дә Казан өчен халык санын алганда гына кирәк булып чыгабыз кебек. Башкортлар өчен дә, Казан өчен дә без сан берәмлеге генә кебек. Казан Башкортстан татарлары белән аерым эшләргә тиеш, - диде Кадерле Имаметдинов.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG