Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия табиблары коронавирустан дөрес дәваламау эшен мәхкәмәдә карауны туктатып торуны сорады


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Хокук яклау оешмаларының коронавирус белән авырганнарны тиешле медицина ярдәме ала алмаганы өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә өндәве – җинаять, дип белдергән алар.

Милли медицина пулаты (НМП) коронавирустан дөрес дәваламаган өчен медицина оешмаларына һәм табибларга каршы ачылган мәхкәмә эшләренә мораторий кертүләрен сорады. Бу хакта оешманың сайтындагы мөрәҗәгатьтә язылган.

НМПда белдерүләренчә, хәзерге вакытта коронавирустан дәвалау белән бәйле мәхкәмә эшләре аз. "Кайбер юридик оешмалар рухи зыян өчен компенсация алу максаты белән ватандашларны медицина оешмаларына карата дәгъва белдерергә өнди", дигән табиблар һәм бу дәгъваларны "бизнеска корылган" дип атаган.

Табиблар шулай ук коронавируслылар белән эшләүне сугыш вакытындагы хезмәт белән чагыштырган. "Хәзерге вакытка инфекцияне дәвалау өчен Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан вакытлыча уникенче тәкъдим әзерләнде. Димәк беренче, икенче, өченче тәкъдимнәр нигезендә дәвалау алган кешеләрне дөрес дәваламаганнар булып чыгамы? Бөтенесен төрмәгә утыртыргамы? Һәр медицина оешмасына карата дәгъва белдерергәме?", диелә бу мөрәҗәгатьтә.

Хат авторлары сыйфатсыз медицина ярдәме алган өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләрне тәнкыйтьләмәүләрен һәм медицина оешмаларының моның өчен җавап тотарга тиешлеген кире какмауларын белдергән.

"Әмма табиблар коронавирус белән көрәшү өчен бөтен көчләрен куйган вакытта, хокук яклау оешмаларының халыкны махсус рәвештә медицина оешмаларына каршы котыртуларын җинаять дип саныйбыз", дигән Милли медицина пулаты.

"Агора" халыкара хокук яклау оешмасы белән хезмәттәшлек итүче "Зона права" (Русиядә "ят агент" дип танылды) юристларының коронавируслы авыруларга медицина ярдәме күрсәтелмәве сәбәпле, шулай ук табибларның ваемсызлыгы аркасында вафат булганнарның туганнарыннан мөрәҗәгатьләр җыя башлавы әлеге мөрәҗәгатьне язарга сәбәп булды, диелә.

"Зона права"ның коронавируслы авыруларга хокукый ярдәм штабы 2020 елның мартыннан эшли.

"Ел ярым эшләү дәверендә юристларда барлыгы 20ләп эш булган. Кайсында авыру үлгән, кайсында кинәт хәле авыраеп киткән һәм алар медицина ярдәмен тиешенчә күрсәтмәүләренә зарланган", дип сөйләгән "Агора" башлыгы Павел Чиков "Коммерсантъ"ка.

Чиков сүзләренә күрә, күпчелек шикаятьләр кире кагылган, бер өлеше әлегә мәхкәмәдә карала. Бер очракта мәхкәмә авыручының гаиләсе яклы карар чыгарган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG