Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа чикләүләр: халык мәдәни чарага алган билетларын кире кайтара


11 октябрьдән Русиянең күп төбәкләрендә COVID-19 белән бәйле яңа чикләүләр кертелде. Татарстан һәм Башкортстанда QR-код системы гамәлдә булачак. Бу яңалык артистларга өстәмә финанс кыенлыклар тудырачак. Дәүләт мәдәни оешмалары 50 процент залга эшләргә җыена.

11 октябрьдән башлап гомумтуклану урыннары, спортзал, сәүдә үзәкләре, төрле массакүләм чараларга кергәндә COVID-19га каршы вакцинация ясату яки соңгы 6 айда авыруыңны раслау турында QR-код күрсәтеп керәсе. Театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары 50 процент тулылык белән генә эшли ала, андый очракта да кеше саны 500дән артмаска тиеш.

Залны 70 процентка тутыру мөмкинлеге дә бар, тик ул очракта чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар барысы да вакцинация узган яки соңгы 6 айда коронавирус белән авырган һәм моны раслаучы QR-кодлы булырга тиешләр. Андый очракта 18 яшьтән өлкән тамашачылар да залга QR-код тикшереп кенә кертелә. Зал 50 процент кына тулы булса, чара турында Татарстанның Оператив штабына 7 көн алдан әйтеп куясы, ә залны 70 процентка тутырырга уйлаган оештыручы шул ук штабка 30 көн алдан хәбәр итәргә тиеш.

Бу чикләүләр кунакханәләргә дә карый. Әгәр кунакханә, хостел хезмәткәрләре арасында сәбәпсез вакцина ясатмаган кеше бар икән, барлык бүлмәләрнең 50 процентын гына тутыру рөхсәт ителә.

Вакцинация ясатмаган, 6 ай эчендә авырмаган 65 яшьтән өлкәннәр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә. Алар бары тик медицина ярдәме кирәк булганда, вакцина ясатырга яки якындагы кибеткә азык-төлек яки көнкүреш тауарлары алырга барганда, чүп түккәндә генә өйдән чыга ала. Йорт хайваннары белән чыккан очракта өйдән 100 метр ераграк китү ярамый. Эш бирүчеләр дә андый хезмәткәрләрен читтән торып эшләүгә күчерергә тиеш.

Чикләүләр хакында 3-4 көн алдан гына хәбәр ителде, шуның аркасында вакцинациягә чиратлар пәйда булды. Мәдәни чаралар оештыручылар да алар хакында куелган таләпләр нигезендә 7 яки 30 көн алдан оператив штабларга хәбәр итә алмады.

Фирдүс Тямаев зал тутырып тамашачы җыючы җырчы, аның концертына билетлар алдан ук сатылып бетә. Айлык гастрольләр графигында декабрьгә кадәр һәр айда 20 концерт планлаштырылган. Иң якын арадагы чарасы: 17-18 октябрьдә ул Казанда "Мирный" мәдәният йортында ике көн рәттән концерт куярга планлаштыра. Ул үзендә QR-код барлыгы, ә халык концерт өчен булмаса башка максатларда барыбер вакцина ясатырга мәҗбүр булачагы турында сөйләде.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

— Нишләргә дә аптыраган, бу эшләр нәрсә булып бетәр – карарбыз. Үземдә QR-код бар, Германиягә операциягә барыр алдыннан ясаттым, анда вакцинасыз чыгармыйлар иде. Төркемдә хәзер кемнәрнең вакцинасы юк шулар ясатып йөри. Без үзебез әзер, халык бар бит әле. Хәзер сәүдә үзәкләренә дә кодсыз чыгып булмый, мәктәбенә, бакчасына да ансыз кертмиләр, концертка килеп кәеф-сафа кору ул кадәр мөһим дә түгелдер, әмма көн дә урамга чыгыйм дисәң, хәзер телисеңме-теләмисеңме – ясатырга туры килә. Караңгы авылда яшәп кирәге булмаса - аңлыйм, ә шәһәр эчендә, җәмгыятьтә яшәгәч, барыбер өйдән чыгасың, бикләнеп кенә утырмыйсың. Ресторанга бармый торып була, тик азык-төлеккә кибеткә чыкмыйча торып булмый бит.

Дәүләт халыкка бар җиргә керү өчен чикләүләр куйган икән, халык барыбер вакцина ясатачак

Дәүләт әйтә икән ясатырга дип, ясатмый кая барасың? Мәсәлән, миндә QR-код юк икән, ниндидер бәйрәмнәргә, шул ук рәсми чараларга бара алмаячакмын дигән сүз. Моның шул ягы бар. Эш ягыннан башкаларга да чикләүләр куячаклар. Әкрен генә шул көнгә килеп барганыбыз аңлашыла иде инде, бик кискен булды – шул гына. Дәүләт халыкка бар җиргә керү өчен чикләүләр куйган икән, халык барыбер вакцина ясатачак, дип уйлыйм, - ди Тямаев.

Ул дәүләт тарафыннан кабул ителгән һәр чикләү карарының аларга финанс кыенлыклар тудыруын, төркем өчен җитәрлек финанс запаслары булмавы турында да әйтте.

— Чыккан бер чикләүләр безгә финанс кыенлык тудыра. Башта коронавирус белән концертларны тыйдылар, аннары Башкортстанга кертмәделәр, анда 80гә якын концерт куелмый калды, күпме акча янды, әз-мәз аннан-моннан табып йөреп тордык. Аннары Германиядә операция ясаттым. Монда ниндидер финанс запаслар турында сөйләшү бөтенләй урынсыз кебек. 17-18 кешелек төркемне тотарлык запасларым юк. Төркем белән дә бу хакта сөйләшкән бар, алар илдәге вазгыятьне аңлый, нигә алай, нигә болай дип сорамыйлар, таләпләр куйган кеше юк.

Декабрьгә кадәр һәр ай 20шәр концерт планлаштырылган. Алар барып чыкмый икән, авылларга чыгып китәрбез, булган кадәр акчаны бүлербез дә, булганына канәгать булып яшәрбез. Мин паникага бирелә торган кеше түгел, үз җае белән барыр әле. Иң курыкканым: халык бик каты чирли, үлә, диләр. Халык кына үлмәсен. Минем өчен иң беренче мөһим әйбер – исәнлек, кешенең сәламәтлеге, - диде Тямаев.

Артист Данир Сабиров та бу чикләүләрнең финанс кыенлыклар тудыруын, төркемне тәэмин итәргә җитәрлек кенә акча эшли алсалар да, шуңа риза булып концертларын дәвам итәчәген әйтте.

Данир Сабиров
Данир Сабиров

— Төркем дә миңа карап тора, нишлибез соң дип борчылалар. Әле генә шул хакта сөйләштек. Канун ничек куша – шулай эшләүне дәвам итәбез, 50 процент залга эшләячәкбез. Безгә акчасы калмаса да, төркемне ничектер ашата алабыз икән, әлегә шуңа да канәгать булып торачакбыз, гел болай бармас әле. Иртәгә Апаста концертыбыз булырга тиеш. Бүген кассир шалтыратты, халык билетларын кире кайтара башлаган. 65 яшьтән өлкәннәр билетларны тапшыра дип әйттеләр, - диде Сабиров.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе мөдире Кадыйм Нуруллин әйтүенчә, бу чикләүләр турында игълан ителгәч, халык билетларын кире кайтара башлаган. Тик бу финанс кыенлыклары тудырмаячак, чөнки дәүләт аларны тулаем тәэмин итә һәм филармониянең 50 процентка гына тулы заллар белән эшләү тәҗрибәсе дә бар.

Кадыйм Нуруллин
Кадыйм Нуруллин

— Без барысына да әзер, чөнки бу безгә генә түгел, бөтен илгә килгән әйбер. Былтыр шушы вакытта 50 процент заллар белән эшләдек инде, бернинди проблем күрмәдек, халык кына паникага бирелмәсен иде. Әлбәттә, ул зал тутырып эшләү белән бер түгел инде. Ә финанс ягына килгәндә, Аллага шөкер бит әле, без хөкүмәт акчасына яшибез. Бер генә концерт куймасак та, безнең хезмәт хаклары фондлары, барысы да каралган. Дәүләт оешмасында эшләү менә шул очракларда ышанычлы инде ул. Эшләгән хезмәт хакың кассадан килгән генә акча булса, мондый оешмалар әллә кайчан банкротка чыккан булыр иде. Бу безнең дәүләтнең социальлеген исбатлап торучы кызыл юллы факт, - диде Нуруллин.

Филармония хезмәткәрләрен эш урынына килеп вакцинацияләү башкарылган һәм аннан читтә калучыларны әле алга таба да вакцинацияләү булачак. Филармония, театрлар үзләре дә акча эшләргә тиеш, аларга шундый бурыч та куела, дигәнгә, ул планны арттырып үтәүләрен әйтте. Шәхси эшмәкәрләр өчен борчылуын җиткерде.

Мәдәният өлкәсендә дәүләттән хезмәт хакы алмыйча шәхси эш алып баручыларга гына бик авыр

— Без былтыр да чикләүләргә карамастан үзебезгә дәүләт тарафыннан билгеләнгән саннарны арттырып үтәдек, быел да күрсәткечләребез матур, алай артта калып эшләмибез. Быел да планнан бернинди чигенеш юк, без дәүләт алдындагы бурычыбызны тулысынча үтәячәкбез. Мәдәният өлкәсендә дәүләттән хезмәт хакы алмыйча шәхси эш алып баручыларга гына бик авыр. Бизнес зыян күрә, алар өчен күңел әрни инде, - диде ул.

Бу чикләүләр игълан ителгәч, сатып алган билетларын кайтару очраклары гадәттән тыш дәрәҗәдә артуы да билгеле булды.

— Бу чикләүләр турында әйтелгәч, халык курка төште, билетларны кире кайтарулар күп. Кире кайтаручылар моңарчы да була иде, ләкин хәзер гадәттән тыш күбәйде, - диде Нуруллин.

Галиәсгар Камал театры матбугат хезмәткәре Илшат Латыйпов театрның 50 процент залга гына эшләргә җыенуы турында әйтте.

Илшат Латыйпов
Илшат Латыйпов

— Без үзебездән таләп ителгән саклык чараларын күрәчәкбез, 50 процент зал тутырып кына эшләячәкбез. Андый очракта QR-кодлар кирәкми. Билетлар да 50 процент залга гына сатылачак. Шуңа без "Тормышмы бу?" дип аталучы аншлаг белән узучы спектакльгә билет сатуларны да туктаттык. Бүген матди як турында түгел, исәнлек турында уйларга кирәк, - диде Латыйпов.

Кәрим Тинчурин театры матбугат хезмәткәре Альбина Хөсәенова соңгы ике елда болай да халыкның кимүен, күп дигәндә 70 процент залга эшләүләрен әйтте. Бу чикләүләр халыкны куркытып, тамашачыны тагын да киметәчәк, дип исәпли ул.

— Бу ике көндә гел шул хакта сөйләшәбез. Әле кичә генә дусларым шалтыратты, без Яңа елга кадәрле барлык спектакльләргә, концертларга билетларны алып куйган идек, кире кайтарыйк микән, диләр. Үзем дә борчылып филармониягә шалтыратып алдым. Узган ел халык куркып кына килсә, быел без августта сезонны ачтык һәм халык иркенләп калган кебек булган иде, театрга рәхәтләнеп йөри башлаган иде. Сентябрьдә фестиваль вакытында кайбер спектакльләргә тулы заллар да җыйдык, тик гадәти көннәрдә андый күп тамашачы күзәтелми. Хәзер театрга йөрүче халык кимеде бит, без чикләүләр булмаганда да 100 процент залга эшләмибез, шул 70 процент зал белән эшлибез. Хәзер шул булган халыкны да кабат куркытып бетерәбез инде. Мөгаен, 50 процент залга эшләүне дәвам итәрбез дип торабыз, чөнки ул очракта QR-код кирәкми, - диде Хөсәенова.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG