Украина — Көнбатыш илләренең "вассалы", аның җитәкчеләре мөстәкыйль түгел, надан һәм әһәмиятсез, шуңа күрә Мәскәү өчен Украина җитәкчелеге белән фикер алышуларның "мәгънәсе юк". Бу фикерне Русиянең элеккеге президенты, хәзер Иминлек шурасы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев җиткерде. "Ни өчен хәзерге Украина җитәкчелеге белән элемтәләр мәгънәсез?" дигән мәкаләсен ул "Коммерсантъ" газетында бастырды.
Медведев Украина президенты Владимир Зеленскийга карата кискен тәнкыйть сүзләре яудырган, шул ук вакытта ул аны исеме белән дә атамаган. Зеленскийны "мескен" "эче тышкы якка әйләндереп салынган" кеше дип атаган.
Зеленскийның яһүд тамырларына ишарәләп "ул үзенең милли тәңгәллегеннән баш тартып, чын күңелдән Украинаның иң котырынган милли көчләренә хезмәт итә башлады", дигән. Ә аның эшчәнлеген "наци Германиясендәге яһүд зыялыларының ССда хезмәт итәргә соравы" белән чагыштырган.
Күптән түгел чыккан Путинның язмасына сылтанып, Медедев Украинаны "турыдан-туры чит ил идарәсе астында" һәм моңа бәйле рәвештә, Русиянең бу ил белән эш итүенә мәгънә юк, дип белдергән. "Эшчәнлекне сюзерен белән алып барырга кирәк", дигән Медведев.
Шул ук вакытта, түрә фикеренчә АКШка "Русия белән каршылыкта торуыннан башка Украинадан берни дә кирәк түгел". Шулай да ике җөмләдән соң Медведев башка төрле фикер белдергән: "Украина Көнбатыш (шул исәптән хәрби) көчләренең безнең ил белән турыдан-туры каршылыгы чигендә бернинди дә кыйммәткә ия түгел", дигән.
Шул ук вакытта Медведев Украина җитәкчелеген коррупциядә гаепләгән. Ул "Пандора архивы"н искә төшерми генә, "офшор"лар турында да телгә алган. "Пандора архивы"нда Зеленский белән беррәттән Русия хакимияте вәкилләренең дә офшор ширкәтләре турында мәгълүматлар бар.
Мәкалә "Бу вазгыятьтә нишләргә?" дигән сорау белән тәмамланган. "Бернәрсә дә", дип җавап биргән Медведев. "Украинада акылы сәламәт булган җитәкчелек барлыкка килүен көтәргә" кирәк, "Русия көтә белә. Без сабыр кешеләр", дигән элеккеге президент.
Медведев Русия-Украина мөнәсәбәтләре турында беренче мәртәбә генә язмый. Аның 2014 ел ахырында язылган мәкаләсен белгечләр чагыштырмача йомшак дип бәяләгән иде.
Күптән түгел чыккан ВВС-ның Русиядәге хезмәте тикшерүенә күрә, Медведев Русия хакимиятендә акрынлап үз йогынтысын югалта бара. Русия думасына сайлауларда ул хәтта рәсми яктан үзе үк лидеры булып торган "Бердәм Русия" фиркасенең исемлеген җитәкләмәде.
Кремль аның бу мәкаләсенә карата әлегә фикер бирмәде. Украина тарафыннан да да әлегә шәрехләмәләр юк.
2014 елда, Украина президенты Виктор Янукович хакимияттән бәреп төшерелеп, Русия тарафыннан Кырым аннексияләнгәннән һәм Донбасста бәрелешләр башланганнан соң Русия белән Украина арасындагы мөнәсәбәтләр кискен начарайды. Донбасстагы низагта Русия турыдан-туры сепаратистларны хуплады. Украина Русияне "агрессор ил" дип таныды. Шул ук вакытта илләр арасында дипломатик һәм икътисади мөнәсәбәтләр сакланып килә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!