Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда Татар яшьләре форумы узды


Быелгы җыенның төп үзенчәлекләреннән берсе – аның экологик яктан чисталыкны алга сөрүе.

23-24 октябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендә алтынчы тапкыр Татар яшьләре форумы узды. Анда 70 делегат – өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар катнашты.

Быелгы форумда яшьләр хәзерге вакытта эшләп килүче татар проектларын камилләштерү турында тәкъдимнәре белән бүлешкән. Һәр проектны яклауга 6 минут 40 секунд вакыт бирелде, авторлар кыска һәм эчтәлекле итеп аңлатырга тиеш булды, дип сөйләде Азатлыкка URBANTATAR проекты авторы, форумны оештыручыларның берсе Гүзәл Әхмәтгәрәева.

Моннан тыш, быелгы җыенның төп үзенчәлекләреннән берсе – аның экологик яктан чисталыкны алга сөрүе, диде ул. Форумда катнашучыларга милли бизәкле букча һәм күп тапкыр кулланып була торган чәй касәләре әзерләнгән. Проектларны яклаган вакытта кәгазь битләре урынына интерактив такта кулланылган. Авторлар проектлары турында анкетаны онлайн тутырган, жюри үз бәясен Telegram-канал аша куйган.

Башта делегатларны уңышлы татар проектлары һәм экспертлар белән таныштырганнар, аннары алар аерым проектлар нигезендә биремнәрне эшләргә алынган. Такымнарга бүленеп, алар URBANTATAR халыкара интернет-радиосы, "Әйдә, ШаяРТ!" татарча КВН лигасы, "Ачык университет", "Ялкын" журналы, SkyTat татарча сөйләшү онлайн-клубы, "Идел" яшьләр үзәгенең "Татар яшьләре көннәре" һәм "ШАЯН ТВ" балалар телеканалы проектларын яхшырту мөмкинлекләрен тәкъдим иткән.

Гүзәл Әхмәтгәрәева Чаллы татар драма театрында коворкинг үзәге кураторы, Чаллының Яшьләр парламенты әгъзасы да булып тора. Ул татар театрының үсеш тарихын сөйләгән һәм аның бүген нинди күренештә булуын тасвирлаган: театрда перфоманслар, иммерсивлык алымы, шәһәрчеләр театры алымнары кулланылуын әйткән. Мисал буларак Нурбәк Батулланың "Дәрдмәнд" спектаклен китергән, Чаллы театрында коворкинг үзәге эшчәнлеге белән таныштырган.

Гүзәл Азатлыкка сөйләгәнчә, форумда катнашучыларга әлеге коворкинг үзәген алга таба ничек үстерү юлларын уйлап табарга тәкъдим ителгән. Такымнар анда каһвә эчеп алу урыны һәм копи-үзәк булдыру, коворкинг бүлмәсен арендага биреп тору кебек мөмкинлекләрне атаган.

Чаллыда Татар яшьләре форумы татар теле һәм мәдәниятына кызыксынуны арттыру, сәләтле яшьләрне табу һәм аларга ярдәм күрсәтү, аларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан уздырыла.

Форумны "Нур" яшьләр үзәге һәм "Мизгел" милли мәдәният клубы URBANTATAR яшьләр берләшмәсе белән берлектә оештыра. Чара Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы ярдәмендә үза.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (12)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG