Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан депутаты коронавирус даруларына кыйммәт бәяләрне тикшерүне таләп итә


Чаллы депутаты Татьяна Мухина коронавирус белән авырган чагында бушлай дарулар бирелмәвенә һәм "Коронавир" даруының Мәскәү белән чагыштырганда кыйммәтрәк булуына зарлана.  

Чаллы шәһәр шурасының КПРФ фиркасеннән депутаты Татьяна Мухина монополиягә каршы хезмәткә даруларга, шул исәптән коронавируска каршы кулланыла торган препаратларга бәяләр белән бәйле вазгыять турында мөрәҗәгать әзерләгән дип хәбәр итә chelny-biz.ru.

Шәһәр шурасы сессиясендә Мухина коронавирус белән авырган чакларында үзенә һәм әнисенә бушлай дарулар бирелмәвен белдергән.
"Без сатып алдык. Авыруны дәвалаганда кулланыла торган "Коронавир" алты мең сум тора. Бер кап дару бер кешегә җитми. Ике кап сатып алдым. Мәсьәләнең асылы шунда – беренчедән, бу даруларны беркем өләшми. Икенчедән, Мәскәүдә әлеге препарат 4,5 мең сум тора" дигән ул.

Депутат әйтүенчә ул аралашкан COVID-19 белән авыручыларның берсенә дә бушлай дарулар бирелмәгән.

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Александр Николаев дарулар бар һәм бирелә, шул исәптән волонтерлар көче белән дә дип белдергән иде.

Мухина шулай ук авырган чагында өенә табиб килмәве турында сөйләгән. Шул ук вакытта хастаханәдәге пациент карточкасында аның янына ике мәртәбә терапевт килүе, хәтта кан басымын үлчәүләре язылган диелә хәбәрдә.

Депутат сүзләренчә, аңа тест бирүгә юлламаны да авырып киткәннән соң өч атна узгач кына биргәннәр. "Кеше мөрәҗәгать итү белән ясамыйлар. Статистиканы бозасылары килмиме? Миңа чирләгәннән соң өч атна узгач кына юллама бирделәр. Әлбәттә тест тискәре булачак!" дигән ул.

Быел беренче яртыеллыкта Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәме өчен 218 миллиард сум тоткан, аның 208,8 миллиарды авыруларны хастаханәләрдә дәвалауга киткән. COVID–19 диагнозлы бер пациентны Русиядә дәвалау беренче яртыеллыкта 135,4 мең сумга төшкән.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды (ФОМС) исәпләүләренә күрә, икенче ярты еллыкта коронавирустан дәваланучылар өчен медицина ярдәменә 111 млрд сумнан артык акча кирәк булачак. Бу исәпләүләрне ясаганда фонд сәламәтлек саклау министрлыгы фаразларына нигезләнгән. Министрлык исә ел ахырына кадәр илдә коронавирус белән тагын 3,9 млн кеше авырырга мөмкин, дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG