Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү: RT телеканалы Русиядә вакцина ясатырга өнди, Көнбатышта – киресенчә 


Русия президенты Владимир Путин RT каналының баш мөхәррире Маргарита Симоньянны Александр Невский ордены белән бүләкли, 2019 ел
Русия президенты Владимир Путин RT каналының баш мөхәррире Маргарита Симоньянны Александр Невский ордены белән бүләкли, 2019 ел

"Медуза" басмасы RT (Russia Today) телеканалының икейөзлелеге турында тикшерү чыгарды.

Телеканалның Русиядәге хәбәрчеләре теләсә нинди чикләүләрне хуплый. RT-ның көнбатыш өчен эшләгән журналистлары исә, киресенчә, даими рәвештә үзләрен вакцина ясатырга "мәҗбүр итүләреннән" зарлана, битлекләрне "күңел кайтаргыч" дип, ә QR-код күрсәтү таләбен "санитар авторитаризм һәм "чын Гестапо" дип атый.

Русиянең RT дәүләт телеканалы Русия тамашачысына юнәлтелгән материалларында актив рәвештә COVID-19дан вакцинаны пропагандалый һәм вакцинага каршы булганнарга карата кискен чаралар күрергә өнди. Ә менә көнбатыштагы аудиториясенә RT капма-каршы карашларны трансляцияли – шул исәптән вакцина ясауның нәтиҗәле булуына шик белдерә, пандемия белән бәйле чикләүләр кертүне кире кага. Бу хакта "Медуза"ның (Русиянең "ят агент" мәгълүмат чаралары исемлегенә кертелде) тикшерүендә язылган.

Тикшерүдә әйтелгәнчә, RT-ның баш мөхәррире Маргарита Симоньян күптән түгел вакцина ясатуга каршы чыгучыларны кискен тәнкыйтьләгән, шуннан соң вакцинага каршылар аны Баш прокуратурага һәм Тикшерү комитетына шикаять итә башлаган.

Шул ук вакытта, "Медуза" искәртүенчә, шул ук кешеләр Симоньян ресурсларының көнбатыш аудиториясе өчен эшләгән тапшыруларын югары бәяли. Эш шунда – RT-ның инглиз һәм аеруча алман телле версияләре коронавирус турындагы фәнни булмаган белешмәләрне актив тарата һәм вакцина ясату фикеренә шикләнеп карый. Нәтиҗәдә, Русиядәге вакцинага каршы булганнар өчен RT-ның чит ил редакцияләре материаллары аргумент булып тора.

RT-ның инглиз телле тапшырулары рус версиясенең капма-каршысы" дип яза Медуза. Басма искәрткәнчә, RT җитәкчелеге һәм хәбәрчеләре Русиядәге теләсә нинди чикләүләрне хуплый. RT-ның көнбатыш өчен эшләгән журналистлары исә, киресенчә, даими рәвештә үзләрен вакцина ясатырга "мәҗбүр итүләреннән" зарлана, битлекләрне "күңел кайтаргыч" дип, ә QR-код күрсәтү таләбен "санитар авторитаризм" һәм "чын Гестапо" дип атый.

"Әгәр каналның рус телле версиясе Русия төбәкләрендә QR-кодлар һәм башка төрле чикләүләр кертүләренә каршылыкны тулысынча күрмәмешкә салышса, (мондый чаралар, мәсәлән ноябрь башында илнең берничә шәһәрендә узган иде) RT-ның чит ил версияләрендә башка илләрдә уздырылган шундый ук чаралар булдыра алганча төгәл һәм вакыйга урыныннан күп сәгатьлек туры элемтә белән яктыртыла" диелгән язмада.

"Медуза" басмасы RT-ның көнбатыштагы вакцинага каршы уздырылган чараларны, хәтта вакцина белән беррәттән кешеләргә микрочиплар кертергә мөмкиннәр дип санаган конспирологларны уңай яктан яктыртуы турында күптөрле мисаллар китергән.

Шулай ук телеканал чит ил вакциналарының, янәсе, куркыныч тудыруы турында белдергән кешеләргә дә сүз бирә. "Русиядәге вакцинага каршы булучыларның социаль челтәрләрендә RT-ның француз һәм алман версиясендә чыккан бу хактагы язмаларга дистәләгән сылтама табарга мөмкин (шулай ук сылтамасыз гына бу язмаларның русчага тәрҗемәсен дә). RT-ның русча версиясендә бу яңалыклар юк" дип яза Медуза. Шул ук вакытта RT-ның чит ил версияләре үзара аерыла, мәсәлән испан телендәгесендә вакцина ясатуга каршы пропаганда юк диярлек.

Әлеге хәлгә аңлатма бирүләрен сорагач, RT телеканалының матбугат хезмәте "Кызганычка каршы, эпидемиологик куркыныч югары булган һәм дәвалауга авыр бирелгән авыруларны йоктыру ихтималы зур булган шартларда редакциянең эчке тәртибе "ят агент" мәгълүмат чаралары белән теләсә нинди элемтәләрне тыя", - дип җавап биргән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG