Әфганстанда хакимияткә килгән "Талибан" хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма дип табылды һәм тыелды) хатын-кызларның хокуклары турында фәрман чыгарган.
Документ әфган җәмгыяте лидерларын – дин белгечләрен һәм аксакалларны хатын-кызларның хокукларын яклауда җитди чаралар күрергә өнди. Фәрманга яраклы, әфган хатын-кызларын, шул исәптән тол хатыннарны кияүгә чыгарга мәҗбүр итәргә ярамый. Шул ук вакытта, кабат гаилә кора калса, тол хатын-кызның яңа иреннән мәһәр алырга хакы бар.
"Хатын-кыз ул шәхси милек түгел, ә күркәм һәм ирекле кеше" диелгән документта.
Хаҗ эшләре министрлыгы белән Мәгълүмат һәм мәдәният министрлыгына хатын-кызларның хокуклары турында вәгазь сөйләргә кушылган. Югары мәхкәмә үз карамагындагы мәхкәмәләргә хатын-кызларның петицияләрен карау турында күрсәтмә бирергә тиеш.
Документта балигъ булмаганнарның өйләнешүе, шулай ук хатын-кызларның эшкә урнашуы һәм белем алу мөмкинлеге турында әйтелмәгән. Бу мәсьәләләр хокук яклаучыларны бик борчый.
Талиблар Америка хәрбиләре илдән чыгарыла башлагач, августта Әфганстандагы хакимиятне яулап алган иде.
Илне үз идарәсе астына алганнан соң "Талибан" кырыс чикләүләр кертте, аларның күбесе хатын-кызларга кагылышлы иде. Аерым алганда, аларга белем алу чикләнде, спорт белән шөгыльләнү тыелды, никаб кию мәҗбүри куелды. Журналист хатын-кызларны телевизион эфирлар уздырганда хиҗап кияргә мәҗбүр иттеләр. Моннан тыш, мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызларга кешеләр күпләп җыелган һәм вакыйга барган урыннардан репортажлар алып барырга ярамый.
Алданрак, Әфганстанда 1996 елдан 2001 елга кадәр идарә итү чорында "Талибан" шәригатьнең катгый төренә таянган иде. Илдә күп кенә сәяси хокуклар, төп ирекләр чикләнде, беренче чиратта бу кырыс кагыйдәләр хатын-кызларга кагылды. Хәзер талиблар кешеләрнең хокукларын яклаячагын белдерде. Әмма күп кенә әфганнар исламчыларга ышанырга ярамый дип сөйли.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!