Мультфильм Татарстандагы Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклый һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылауга багышлана дип аңлата "Хозур ТВ" вәкилләре. Маҗаралы тулы метражлы анимацион мультфильм балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызык булачак дип ышандырдылар матбугат очрашуында. "Билал"ны тәкъдим итү очрашуында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, "Хозур ТВ" телеканалы җитәкчесе Ришат Хәмидуллин һәм мультфильмны тавышландыруда катнашкан артистлар Әбри Хәбриев, Алмаз Сабирҗанов, Зөлфәт Зиннуров, Илдар Кыямов, 2нче Татар гимназиясе укучысы, 9 яшьлек Аслан Миргаязов катнашты.
"Хозур ТВ" үз каналында (ул Татарстаннан тыш 9 төбәктә күрсәтелә) "Билал"ны инде урысча күрсәткән. Ул YuoTube-та бар, аның урыс тәрҗемәсе бүгенген көнгә 5 миллионнан артык каралган. Татарстан Диния нәзарәте, "Хозур ТВ" вәкилләре татарча тавышландырылган мультфильм ул кадәр саннар җыя алмаса да, аның үз аудиториясе булачак, бу әсәр аша Билал кебек шәхес белән танышып, ислам белән дә кызыксынучылар артыр дип өметләнәләр. Бу татар теле үсешенә үз өлешен кертәчәк дип әйттеләр матбугат конференциясендә.
Мультфильм татарчага урыс теленнән терҗемә ителгән, ул"Хозур ТВ" белгечләре тарафыннан башкарылган. 15 белгеч тәрҗемә белән шөгыльләнгән, дубляж дүрт ай дәвамында эшләнгән. Азатлыкның "Яңа чыккан уңышлы мультфильмның гарәпчәдән яки инглизчәдән беренче булып татарчага тәрҗемә итү мөмкинлеге булдымы, бу күпкә отышлырак булыр иде?" дигән сорауга спикерлар өздереп җавап бирә алмады. "Әмма киләчәктә бу тәҗрибә истә тотылачак", дип әйтте "Хозур ТВ" җитәкчесе Ришат Хәмидуллин.
Аның сүзләренә караганда, бу мультфильм сатып алынмаган, "Ул сәдакә буларак бирелде, без шуңа да рәхмәтлебез, чөнки авторлык хокукларын сатып алу бик кыйммәткә төшәчәк, авторлык хокуклар аның режиссерларында, без исә Русиядәге дистрибьютерлар белән килешү төзедек", дип аңлатты ул. Матбугат очрашуында "Хозур ТВ"ны татарча продукция аз булуы, гарәп, төрек, инглиз телләреннән туры тәрҗемә итү урынына урысчадан тәрҗемә итү уңышсыз дип тәнкыйть сүзләре әйтелде. Ришат Хәмидуллин "Хозур ТВ" эчтәлеген татарчалаштыру ягына бара, ул тулысынча татарча булачак дип әйтте.
"Билал" мультфильмындагы персонажлар Әбри Хәбриев, Резеда Сәләхова, Алмаз Сабирҗан, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Аслан Миргаязов тавышлары белән сөйләшә.
Билал – Мөхәммәд пәйгамбәрнең сәхабәсе, ул берничә сугышта катнашкан, динне таратуда күп өлеш керткән шәхес. Ул тарихта гадел сугышчы, җәмәгать намазына чакырган беренче мәзин буларак билгеле. Аның тавышы бик матур була. Сүриянең Димәшк шәһәрендә җирләнгән. "Билал" мультфильмы аша караучылар сәхәбнең тормыш юлы белән таныша алачак, балачакта коллыкка эләгеп үскән баланың тормыш юлы балаларга гаилә, дуслык, батырлык, явызлыкка, комысызлыкка каршы көрәшү кебек тәшенчәләрнең кыйммәтләрен тагын да ачыграк күрсәтәчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!