Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия белән низагны дипломатик хәл итүгә өметләнә


Джейк Салливан
Джейк Салливан

Узган елның җәендә Русия һәм АКШ президентлары күрешкәннән соң, Америкага куркыныч програмнар кулланып кибер-һөҗүмнәр ясау очраклары кимегән.

Әгәр Русия Украина җирләренә бәреп керсә, Вашингтон һәм аның беректәшләре катгый җавап бирәчәк. Бу хакта Foreign Policy басмасына әңгәмәсендә АКШ президентының дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан белдергән. Шул ук вакытта ул Мәскәү белән сөйләшүләрдә дипломатик юл белән прогресска ирешергә мөмкин булуын искәрткән.

Салливан әйтүенчә, узган елның җәендә Русия һәм АКШ президентлары күрешкәннән соң, соңгы айларда Америка инфраструктурасына куркыныч програмнар кулланып кибер-һөҗүмнәр ясау очраклары кимегән.

Ул чакта Джо Байден Владимир Путинга илнең стратегик тотрыклыгына куркыныч янавы турында белдерде һәм җавап буларак чаралар күрәчәген әйтеп янады, дип хәтерләтте киңәшче.

Салливан күптән түгел Русиядә Кушма штатларга кибер-һөҗүмнәр ясауда шикләнелгән хакер төркеме әгъзаларын тоткарлауны хуплады. Күрәсең, Русия Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) REvil хакер төркемен ликвидацияләве турында сүз бара.

REvil – дөньядагы иң эре хакер төркемнәренең берсе буларак билгеле иде. Ул сәүдәгә корылган һөҗүмнәр белән шөгыльләнде – ширкәтләрдән аларның мәгълүматларын юк итмәү өчен акча таләп итте.

2021 елда дистәләгән мең ширкәткә, шул исәптән АКШның Colonial Pipeline нефть үткәргеченә һөҗүмнәрне бу төркем белән бәйләделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG