Уфадагы рәссам Евгения Сковарт, азык-төлек җыелмасыннан Русия премьер-министры Михаил Мишустинның портретын ясап, уртача яшәү минимумын мең сумнан аз гына арттыруларына карата үзенең мөнәсәбәтен белдергән.
Аның фикеренчә, инфляцияне һәм бәяләрнең даими артып торуын исәпкә алганда, яшәү минимумын болай арттырулары сизелми дә.
"Мисал өчен, минем әби узган ел белән чагыштырганда, 1300 сумга артыграк пенсия алды. Әмма азык-төлек сатып алганда кулланучы кәрҗине бәләкәйрәк һәм җиңелрәк булды, бу артуына да карамастан, пенсиянең гомуми алганда кимүе турында сөйли" , дип язган ул Instagram-ында.
Рәссам портретны кәбестәдән, бәрәңгедән, чәйдән, ипидән, дөгедән, кишердән һәм башка төрле туклану продуктларыннан ясаган.
Шулай ук ул азык-төлеккә бәяләр артуы турында саннар китергән һәм аларны аерым категориягә кергән ватандашлар өчен пособияләрне 8 проценттан бераз гына күбрәк арттырулары белән чагыштырган.
"Мисал өчен Икенче дөнья сугышы ветераны 4746 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак, бу узган ел белән чагыштырганда 368 сумга күбрәк", дип яза рәссам.
Портретның электрон төре сатуга чыгарылган. Аны сатудан кергән акчаның күпчелек өлеше аз керемлеләргә һәм пенсионерларга булыша торган хәйрия фондларына китәчәк диелә.
Алданрак рәссам спорт инвентарьләреннән Шварценеггерның һәм чүптән Моргенштернның портретларын ясаган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!