Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават балалар тудыру йортының ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Ишембай табибларын хуплап видео яздырган


Иллюстратив фото

Аерым алганда, алар Ишембай хастаханәсенең өч фельдшерын эштән җибәрүләренә фикер белдергән: моны "башка активистларны куркыту максатлары белән эшләнгән эш" дип бәяләгәннәр.

Башкортстанның Салават шәһәрендәге балалар тудыру йортының ашыгыч ярдәмендә эшләүче медицина хезмәткәрләре Ишембай район хастаханәсендәге хезмәттәшләрен хуплап видеомөрәҗәгать яздырган.

Алар Ишембай фельдшерларының таләпләренә үз мөнәсәбәтен белдергән. Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре хезмәт кануннарында беркетелгән һәм тиешле булган, әмма үтәлмәүче әйберләрне таләп итә: тулы бригадаларда эшләүне, өстәмә эш өчен икеләтә түләүне, төнге сәгатьләрдә эшләүнең тиешенчә түләнүен. Һәм бу - уртак федераль проблемнар, диелә мөрәҗәгатьтә.

"Ишембайдагы хезмәттәшләр бу проблемнарны татулык белән хәл итәргә тырышкан, тик җитәкчелек аларны хупламаган, алай гына да түгел – "Действие" һөнәри берләшмәсенең активистлары булып торган өч хезмәткәрне уйлап чыгарылган сәбәпләр белән, барлык процедураларны бозып, эштән җибәргән. Без Ишембай шәһәре һәм район хастаханәсе җитәкчелегенең бу канунсыз гамәле - провокацияле һәм башка активистларны куркыту максатлары белән эшләнгән дип саныйбыз", дип белдергән мөрәҗәгать авторлары.

10 февральдә Башкортстанның хезмәт инспекциясе Ишембай хастаханәсенең фельдшерлары эштән канунсыз җибәрелгән дип тапкан иде.

Инспекция тикшерүе ачыклавынча, 4 февральдә район хастаханәсенең баш табибы Валерий Шапочкин алмашлап эшләүнең өстәмә графигын раслаган, моны ул һөнәри берләшмә белән килештермичә һәм ким дигәндә бер ай алдан хезмәткәрләрне таныштырмыйча эшләгән, шул рәвешле Хезмәт кодексының 103нче маддәсен бозган.

Тикшерү барышында эш бирүче тараф Высогорец һәм Абдрахмановага эшкә чыгарга кирәк булуы турында почта аша 4 февраль кичендә җибәрелгән хатларны күрсәткән.

Хатларның адресатларына тапшырылуы факты юк. Әмма икенче көнне баш табиб хезмәт килешүләрен өзү турындагы боерыкларны имзалаган һәм Хезмәт кодексының 193нче маддәсен бозган.

"Ышанычны югалту" турындагы маддә нигезендә эштән алынган Рамил Рәҗәповка килгәндә, бу маддә бары тик "акчалата яки тауар кыйммәтләренә" хезмәт күрсәтүчеләргә генә, ягъни материаль яктан җаваплы булганнарга гына кулланыла ала, фельдшерга исә бу кагылмый.

Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләренең хезмәт хокуклары бозылуын прокуратура да ачыклаган, бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 февральдә, "итальянча эш ташлау"ны башлаганнан соң, Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче өч фельдшерын эштән җибәргәннәр иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG