Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден белән Путин Украинага бәйле хәл турында сөйләште


Джо Байден
Джо Байден

Кремль белдерүенчә, сөйләшүне Америка ягы сораган.

АКШ президенты Джо Байден Русия президенты Владимир Путин белән телефоннан сөйләшә. Сөйләшү Украина тирәсендәге вазгыятькә турында дип хәбәр итә Associated Press.

Сөйләшүләр Мәскәү вакыты белән 19 сәгать 4 минутта башланган һәм бер сәгатьт тә 2 минут дәвам иткән. Кремль белдерүенчә, сөйләшүне Америка ягы сораган. Ак йортта Путин дүшәмбе сөйләшергә теләгән иде, ләкин Байден шимбә сөйләшүгә басым ясаган диләр.

Ак йорт белдерүендә әйтелгәнчә, президент Байден Путинга шуны ачык аңлаткан: Мәскәү Украина белән вазгыятьне кискенләштерсә, Вашингтон һәм аның беректәшләре бик тиз җавап бирәчәк. "Тагын да ныграк басып керү күп кешеләрнең газап чигүенә китерәчәк һәм Русиянең авторитетын киметәчәк", дип кисәткән АКШ президенты.

Сөйләшүләр Украина тирәсендә хәлләрнең кискенләшүе шартларында узды. Кичә Байденның дәүләт иминлеге киңәшчесе Джейк Салливан Ак йорттагы брифингта чыгыш ясап, Русия Украинага кышкы Олимпиада вакытында, ягъни 20 февральгә кадәр бәреп керергә әзер дип сөйләде.

АКШ җитәкчелеге җомга үзенең ватандашларына Украинадан тизрәк китәргә киңәш итте. Мондый киңәшләрне Япония, Британия, Европа берлегенең кайбер илләре, Австралия, Канада, Марокко, Израиль, барлыгы 26 ил чыгарды. Британия Украинадан хәрби инструкторларны эвакуацияли дип хәбәр итә The Guardian.

АКШ дәүләт департаменты һәм Русия тышкы эшләр министрлыгы дипломатик миссияләре хезмтәкрләренең бер өлешенә илдән китәргә кушты.

Шимбә Путин Франция президенты Эммануэль Макрон белән дә телефоннан сәгать ярым сөйләште. Макрон Путинга вазгыятьнең катлауланып китүенә юл куярга ярамаганлыгын белдергән диелә.

Кремль хәбәрендә Путин "Русиянең имеш Украинага "басып керүе" турында провокацион спекуляцияләр" хакында фикер алышкан диелә. Мәскәү хәрби операция әзреләүне кискен рәвештә кире кага.

Узган елның көзеннән Көнбатыш илләре Украина белән чиктә Русия гаскәрләренең туплануын, Русиянең бу илгә бәреп керү куркынычы чынлап та булуын белдереп килә.

Соңгы бәяләмәләргә күрә, Украина белән чиктә Русиянең якынча 120 мең хәрбие тупланган.

Мәскәү бәреп керү ниятләре булуны кире кага һәм гаскәрләрнең күчеп йөрешен хәрби күнегүләр дип аңлата.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG