Азатлык Олимпия уеннарында катнашучы татар спортчылары һәм аларның ярыш нәтиҗәләре белән даими рәвештә таныштырып бара. Олимпия җиңүчеләре хәзер ничек яши, спорттан аерылганмы, үзләренә нинди яңа өлкәләр тапкан? 2000 елда Сиднейда узган ярышлардан башлап, төрле еллар Олимпиадалары җиңүчеләре язмышлары белән кызыксындык.
Гасыр башыннан бирле татар спортчылары 19 тапкыр Олимпия чемпионы исеменә лаек булды, тагын 10 көмеш һәм 23 бронз медаль яулады. Пекинда тәмамланып килүче уеннарны исәпкә алмыйча. Барлыгы 52 медаль. Татар спортчылары Русия, Азәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан һәм Украина данын яклады.
Олимпия чемпионнары — Олег Сәетов (1996, 2000), Земфира Мефтахетдинова (2000), Алинә Кабаева (2004), Эльвира Хәсәнова (2004, 2008, 2012), Светлана Ишморатова (2006, ике медаль), Альбина Әхәтова (2006), Гөлнара Сәмитова-Галкина (2008), Алия Мостафина (2012, 2016), Руслан Захаров (2014), Руслан Нурудинов (2016), Артур Әхмәтхуҗин (2016), Тимур Сафин (2016), Алинә Заһитова (2018), Аделина Заһидуллина (2020) һәм Владислава Уразова (2020).
Көмеш призерлар — Ирек Зиннуров (2000), Марат Закиров (2000), Гүзәл Манюрова (2004, 2016), Динара Сафина (2008), Камилә Гафурҗанова (2012), Алия Мостафина (2012 — 2 медаль, 2016), Алинә Заһитова (2018) һәм Тимур Сафин (2020).
Бронз ияләре — Алинә Кабаева (2000), Ирек Зиннуров (2000), Марат Закиров (2000), Светлана Ишморатова (2002), Альбина Әхәтова (2002, 2006), Наталья Җиһаншина (2004), Реналь Ганиев (2004), Руслан Насыйбуллин (2004), Олег Сәетов (2004), Земфира Мефтахетдинова (2004), Василий Мосин (2012), Гүзәл Манюрова (2012), Алия Мостафина (2012 — 2 медаль, 2016), Анна Ризатдинова (2016), Тимур Сафин (2016), Гөлназ Хатунцева (2020), Юлия Кәримова — 2 медаль (2020) һәм Виктор Миңнебаев (2020).
Олег Сәетов — Сахалин өлкә думасы депутаты
Бокс ярышларында Сидней (2000) һәм Атланта (1996) Олимпия чемпионы, Афин Олимпиадасында (2004) бронза иясе Олег Сәетов спортта юлын тәмамлаганнан соң дәүләт хезмәте һәм сәясәт өлкәсенә кереп киткән. 2005 елда Самар өлкәсе физкультура һәм спорт департаментын җитәкли, 2009 елдан өлкәнең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары вазифасына керешә. 2013-2015 елларда Сахалин өлкәсе спорт министры. 2017 елдан бирле Сахалин өлкә думасы депутаты.
Олег Сәетов 1974 елда Самар өлкәсе Новокуйбышевски шәһәрендә туган. Казан университетында журналистика факультетында укый. Хатыны Екатерина белән биш бала үстерәләр — Софья, Илья, Елизавета, Лаврентий һәм Георгий. Кече уллары Лаврентий кадет мәктәбендә, кызлары Елизавета православ мәктәбендә укый. Олег Сәетов христиан динен алга сөрә.
— Без 2001 елның 4 ноябрендә өйләнештек. Очраклы рәвештә туебыз нәкъ Казан Изге Ана бәйрәменә туры килде, ул яшь парларга озак һәм бәхетле тормыш вәгъдә итә. Улыбызга христиан календаренчә Илья исеме бирдек, — дип сөйләгән Сәетов интервьюларының берсендә.
Земфира Мефтахетдинова — Азәрбайҗанның Олимпия комитеты вице-президенты
Сиднейда (2000) стендлы атышта (скит) Олимпия чемпионы булган һәм 2004 елда бронза яулаган Земфира Мефтахетдинова Азәрбайҗан өчен чыгыш ясаган иде. Ул да үз илендә спорт өлкәсендә түрә булып киткән. Татар кызы Азәрбайҗанның бәйсезлек чоры тарихында бу ил өчен беренче булып Олимпиадада алтын медаль яулаган спортчы, ул шулай ук хатын-кызлар арасында Азәрбайҗанның беренче Олимпия чемпионы буларак та бәйсез Азәрбайҗан тарихына кереп калды. "Шөһрәт" ордены белән бүләкләнгән.
Земфира 1963 елда Бакыда дөньяга килә. Хәзерге вакытта ул Азәрбайҗанның Атыш федерациясе вице-президенты һәм Азәрбайҗанның Олимпия комитеты вице-президенты булып тора. Азәрбайҗан кешесенә кияүгә чыккан, балалары Регина һәм Руслан исемле. Кызлары полициядә хезмәт итә, стендлы атышта спорт мастеры. Интервьюларының берсендә Земфира ашарга пешерергә яратуы, татар милли ризыкларыннан пәрәмәчне оста пешерүе турында сөйләгән.
Ирек Зиннуров — Россотрудничествоның Азәрбайҗандагы вәкиллеге җитәкчесе
Сиднейдагы уеннарда су полосы спортында Русия җыелмасы икенче урынны алды. Русия такымында ике татар егете — Ирек Зиннуров һәм Марат Закиров уйнады. Ирек — сәясәткә, Марат тренерлыкка киткән.
Ирек Зиннуров 1969 елда Якутскида туа. Акмәчет университетында белем ала. Сиднейдагы (2000) көмештән тыш, 2004 елда Афиндагы уеннарда бронз медаль откан иде. Ирек башта Казандагы "Оргсинтез" бассейны мөдире булды, Казанның су полосы такымы вице-президенты, баш тренеры да булып торы. Аннары сәясәткә кереп китте. Татарстаннан Русия думасына сайланды, "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы. 2020 елдан Россотрудничествоның Азәрбайҗандагы вәкиллеген җитәкли.
Хатыны Эльмира белән Эмиль исемле улларын үстергәннәр. Эмиль дә спортчы, ул да Казанның "Синтез" такымында су полосы белән шөгыльләнә.
Марат Закиров — Русиянең су полосы җыелмасының икенче тренеры
Марат Закиров 1973 елда Түбән Камада туган. Русия такымы белән Сиднейда (2000) көмеш, Афинда (2004) бронз медаль яулый. Маратка бер яшь булганда әти-әнисе башта Төрекмәнстанга, аннан Таҗикстанга күченә. Яшүсмер чагында Русия җыелмасына алына һәм Мәскәүгә күчә. Аннары Италиягә китә.
2004 елгы Олимпиададан соң Ирек Зиннуров Маратны "Синтез"га чакыра, һәм 2005 елда Закиров Казанга кайта. Әти-әниләре дә Түбән Камага кайта. Спортта ярышларын тәмамлап, Марат Казандагы "КАИ-Олимп" су полосы такымы тренеры булып эшли башлый, Мәскәү "Динамо"сын әзерли. Хәзерге вакытта Русия җыелмасының икенче тренеры. Мәскәүдә яши. Хатыны белән ике бала үстерәләр — Екатерина һәм Артем. Интервьюларының берсендә Закиров "Казанга күченер алдыннан балаларыбыз татар телен өйрәнә башлады" дип сөйләгән.
Светлана Ишморатова — полковник, ЦСКА клубы уенчылары белән эшләүче җитәкчесе урынбасары
АКШның Солт-Лейк-Сити (2002) шәһәрендә узган Кышкы уеннарда биатлончы Светлана Ишморатова Русия өчен чыгыш ясап, бронз медаль алды. 2006 елда Туринда (Италия) такым белән дә, шәхси нәтиҗәләре аша да ике алтын медальгә иреште. Светлана 1972 елда Златоустта туган. Спортта юлы тәмамлангач, "Бердәм Русия" фиркасеннән Русия думасына депутат булып керә. Ишморатова — Русия кораллы көчләре полковнигы. 2016 елда ЦСКА клубы уенчылары белән эшләүче җитәкче урынбасары итеп билгеләнә. Златоустта Светлана Ишморатова исемендәге стадион бар. Ире Игорь Зуев белән Михаил исемле малай үстерә.
Альбина Әхәтова — биатлон тренеры, эшмәкәр
Биатлончы Альбина Әхәтова Солт-Лейк-Сити (2002) олимпиадасында шулай ук бронз медаль алды, ә Туринда (2006) тагын ике бронз һәм бер алтын медальгә лаек булды.
Альбина 1976 елда Вологда өлкәсе Никольски шәһәрендә туган. Әтисе Әхәт Хәмитов та биатлончы була, соңрак кызы Альбинаның остазы буларак аны ярышларга әзерли. 2008 елда допинг куллануда гаепләп, Альбинаны ярышлардан читләштерделәр. Шуннан соң ул ике тапкыр рәттән Олимпиадаларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителде. 2010 елда Светлана спорттан китәргә карар бирә.
Икенче ире — Русия биатлон җыелмасының табибы Андрей Дмитриевтан Леонид исемле улы бар. Нәкъ менә Андрей Дмитриев спортчыларның нәтиҗәләрен яхшырту өчен тыелган матдәләр кулланганга күрә, Альбина аннан аерыла. Хәзерге вакытта Альбина үзенең өченче ире Максим Максимовның шәхси тренеры. 2012-2013 елларда Төмән өлкәсе җыелмасының атышка өйрәтүче тренеры була. Ире белән Анастасия исемле кыз үстерә. Тренерлык эшеннән тыш, биатлон мылтыклары өчен җиһаз эшләү белән дә шөгыльләнә. Ямалның мәртәбәле ватандашы.
2004 елда Грециядә узган Җәйге Олимпия уеннары татар спортчылары өчен иң уңышлысы булды. Татарлар барлыгы 10 медаль яулап төрле илләргә барлыгы ике алтын, бер көмеш һәм җиде бронз китерә.
Алинә Кабаева — "Спорт-Экспресс" ябык акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасы рәисе
Русия өчен чыгыш ясаган Алинә Кабаева нәфис гимнастика өлкәсендә иң танылган спортчыларның берсе. Аның Русия президенты Владимир Путин белән шухыр-мухырлары турында имеш-мимешләр дә киң таралды.
Алинә 1983 елда Ташкентта туа. Индивидуаль рәвештә күп төрле ярышларда 2004 елда алтын, 2000 елда бронз яулый. Спорттан киткәч, Русия Җәмәгать пулаты әгъзасы була, аннары "Бердәм Русия" исемлеге аша Русия думасына депутатлыкка уза. Анда ул Түбән Камадан сайлана. Яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары була. 2008 елда "Национальная Медиа Группа" һолдингының Иҗтимагый шурасын җитәкли. 2014 елдан бу оешманың мөдирләр шурасы җитәкчесе дәрәҗәсенә күтәрелә. 2016 елдан "Спорт-Экспресс" ябык акционерлык җәмгыятенең мөдирләр шурасын җитәкли. "Алина Кабаева хәйрия вакыфы" башлыгы. Әлеге фонд спорт комплеклары төзү һәм балаларның нәфис гимнастика фестивален оештыру белән шөгыльләнә.
Алинәнең әтисе Марат Кабаев шулай ук спортчы, футболчы. Бүгенге көндә Ислам бизнесы Халыкара берлеге президенты.
Эльвира Хәсәнова — АКШның Стэнфорд университетында тренер
Русия спортчысы Эльвира Хәсәнова синхрон йөзүдә өч тапкыр Олимпия чемпионы (2004, 2008, 2012). Эльвира 1981 елда Мәскәүдә туа. Лондонда җиңүеннән соң Казанда үз мәктәбен ачарга тели.
Ләкин 2015 елда АКШка күченә, анда илнең җыелма такымы тренеры урынбасары була. Хәзер ул Стэнфорд университетында тренер. 2020 елда Эльвира Хәсәнова Йөзү халыкара дан залына (ISHOF) кертелә.
Гүзәл Манюрова — Казакъстанның хатын-кызлар көрәш җыелмасы баш тренеры
Ирекле көрәш остасы Гүзәл Манюрова Русия өчен чыгыш ясап, Афиндагы (2004) Олимпия уеннарында көмеш медаль яулый. 2008 елда Олимпиадага эләкми, шуннан соң 2010 елда ватандашлыгын алыштырып, Казакъстан өчен чыгыш ясый башлый. Казакъстан исеменнән 2012 елда Лондонда уеннарда катнашып, бронз яулый. 2016 елда Рио-де-Жанейродагы уеннарда көмеш медаль иясе була.
Гүзәл 1978 елда Саранскида туган. 2012 елдан Казакъстан хатын-кызлар җыелмасының баш тренеры, Казакъстанның грек-рим, ирекле һәм хатын-кызлар көрәше Федерациясе хатын-кызлар көрәше вице-президенты. Саранскида Гүзәл Манюрова бүләгенә ирекле көрәш турниры уздырыла. Гүзәл үзенең остазы Александр Колывановка кияүгә чыккан. Бер ел элек игезәк малай тапты, аларга Максим һәм Марсель дип исем кушканнар. Хәзер бала тәрбияли.
Наталья Газина (Җиһаншина) — бала тәрбияли
Русия спортчысы Наталья Газина (Җиһаншина) 2004 елда спорт гимнастикасында бронз медаль алды. Ул 1985 елда Петербурда (ул чакта Ленинград) туган. Сеңлесе Гөлнара Галич (Җиһаншина) да, апасы кебек, гимнастика белән шөгыльләнә, хәзерге вакытта тренер булып эшли. Энесе Руслан Җиһаншин шулай ук гимнаст. 2004 ел Җәйге Олимпиадасыннан соң Наталья сеңлесе белән 2008 ел уеннарында катнашырга теләвен әйтте, әмма 2005 елда күпсанлы имгәнүләре аркасында спорттан китүен белдерде. Хәзер ул ялгызы ике бала үстерә.
Реналь Ганиев — тренер
2004 ел Олимпиадасы фехтование спорт төрендә дә татарлар өчен уңышлы булды. Уфадан Реналь Ганиев һәм Руслан Насыйбуллин Русия өчен чыгыш ясап, ике бронз медале яулады.
Реналь Ганиев 1985 елда Уфада туган. Ренальне спортта әзерләүче остазларының берсе — татар әдәияты классигы Галимҗан Ибраһимовның оныгы, Сеулда Олимпия чемпионы (1988) Әнвәр Ибраһимов. Спортта юлын тәмамлаганнан соң, Реналь Америкага китә, Нью-Йорк янында яши, җирле клубта тренер була. 2021 елда гаиләсе белән Уфага кайта, хәзер Башкортстан башкаласында тренер булып эшли. Хатыны Татьяна белән Артур исемле малай үстерәләр.
Гөлнара Самитова-Галкина — полиция хезмәткәре
2008 елда Пекинда узган җәйге Олимпиадада йөгерешче, Чаллы кызы Гөлнара Самитова-Галкина алтын медаль алган иде. Җиңүеннән соң Гөлнара мәйданга Татарстан байрагын күтәреп чыкты.
Моның өчен аны чак кына Олимпия чемпионы исеменнән мәхрүм итмәделәр. Ул вакытта Самитова-Галкина Олимпия чемпионы булып кына калмыйча, дөнья рекорды да куйды. Хәзер спортчы кыз Чаллыда тора. Олимпиададан соң ул полициядә хезмәт итте. 2020 елда отставкага чыга. Ире Антон Галкин-Самитов — җиңел атлетика спортчысы, Русия чемпионы. Алина исемле кыз үстерәләр.
Динара Сафина — блогер
Пекин (2008) Олимпиадасында теннисчы Динара Сафина көмеш медаль алды. Динара танылган спорчылар гаиләсеннән. Абыйсы Марат Сафин — теннисчы, әнисе Рауза Сафина — тренер. Динара 1986 елда Мәскәүдә туган. Спортта чыгышларын туктатканнан соң, бер заман ул "Eurosport" каналының урыс телле тапшыруларында теннис ярышлары комментаторы булып эшләде.
Юристлыкка укып чыгып, "Кремль Кубогы" офисында да эшләде, тренер булып эшләр өчен Нью-Йоркка да китеп алды. Хәзерге вакытта Динара Монте-Карлода яши һәм тренерлык эшчәнлегенә кире кайтырга уйлый. Instagram сәхифәсенә реклама кую белән акча эшли.
Алия Мостафина — Русия юниор хатын-кызлар җыелмасының өлкән тренеры
Британия башкаласы Лондонда узган 2012 елгы Җәйге Олимпия уеннарында иң уңышлы чыгыш ясаучы — спорт гимнасты Алия Мостафина булды. Ул Лондонда да, 2016 елда Рио-де-Жанейрода узган уеннарда да алтын медаль яулады. Моннан тыш, шушы ук уеннарда ике көмеш һәм өч бронз медаль белән дә бүләкләнде.
Алия 1994 елда Мәскәү өлкәсе Егорьевски шәһәрендә туа. 2012 елда Русиядә Ел спорчысы дип таныла. 2016 елда бобслейчы Алексей Зайцевка кияүгә чыгып, Алисә исемле кыз таба, ләкин ике елдан алар аерылыша. Хәзерге вакытта Алия Мостафина Русия юниор хатын-кыз җыелмасының өлкән тренеры.
Алиянең әтисе Фәргать Мостафин 1976 елда Монреальдәге Олимпия уеннарында грек-рим көрәшендә бронз яулаган. Хәзерге вакытта Фәргать абый хатыны Елена белән Түбән Новгород өлкәсе Кече Рбищча авылында яшәп, Алиянең кызы Алисәне тәрбияләргә булыша. Алиянең сеңлесе Наилә Мостафина шулай ук спорт гимнастикасы белән шөгыльләнә, ләкин имгәнгәннән соң профессональ спорттан китә.
Василий Мосин — полиция майоры, тренер
Казанда туып үскән Василий Мосин (Мусин) атыш спортында Лондон (2012) Олипиадасында бронз медаль алган иде.
Василий 1972 елда туган. Казанда медицина институтын тәмамлаган. Хирург булып эшли, ләкин спорт хакына табиб хезмәтеннән китә. Полиция майоры. Хәзерге вакытта ул яшь спортчыларны әзерли. Әнисе, әтисенең әтисе — татарлар. Хатыны Гүзәл дә татар. Алар өч бала үстерә — Софья, Камилә һәм Руслан.
Камилә Гафурҗанова — тренер, блогер
Камилә Гафурҗанова Лондондагы уеннарда (2012) рапирада көмеш медаль яулады.
Камилә 1988 елда Казанда туган. Әнисе Элла Гафурҗанова 30 елдан артык Казан фехтование мәктәбендә тренер. Соңгы биш елда Камилә Америкада яши, анда тренерлык белән шөгыльләнә. Тик 2021 елда пандемия вакытында кире Казанга кайта. 2017 елда Русия хакимияте татар теленә һөҗүмнәр башлагач, Камилә туган телен яклап кыю фикерләр әйтте.
Руслан Захаров — профессиональ спортчы
Уфа егете Руслан Захаров Сочида узган кышкы Олимпиадада (2014) эстафетада шорт-трек узышында Олимпия чемпионы булды. Олимпиаданың ачылыш тантанасында Руслан бөтен спортсменнар исеменнән Олимпиада антын әйтте. Хәзерге вакытта ул спортта чыгышларын дәвам итә. Пекин Олимпиадасында тимераякта шуып, Руслан көмеш медаль яулады.
Русланны уникаль спортчы дип йөртәләр, ул 30 яшендә шорт-тректан тимераякта шууга күчте һәм зур уңышларга ирешә алды. Русланның әти-әнисе Уфада яши. Ул үзе гаиләсе белән — Мәскәү өлкәсендә.
Хатыны Ситора Шәрипова белән ике малай үстерәләр — Артур һәм Давид.
Руслан Нурудинов — профессиональ спортчы
Татар егете, авыр атлетика спортчысы Руслан Нурудинов Үзбәкстанда тора һәм шул ил өчен чыгыш ясый. 2016 елда Бразилиядә узган Олимпия уенарында ул 237 килолы гер этеп Олимпиада рекорды куйды һәм алтын медаль яулады. 2018 елда IWF оешмасы спортчының 2012 ел допинг анализларын кире тикшергәннән соң алынган нәтиҗәләрне игълан итте. 2019 елда Спорт арбитраж мәхкәмәсе (CAS) Русланны допингка каршы кагыйдәләрне бозуда гаепле дип тапты һәм аның Олимпиадада алган чемпионлык казанышлары юкка чыгарылды, медаль һәм бүләкләре тартып алынды. Шулай да Руслан спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә. 2021 елда Токио Олимпиадасында катнашты.
Руслан 1991 елда туган. Үзбәкстанда яши. Хатыны Альмира Маматказина шулай ук спортчы, синхрон йөзү белән шөгыльләнә. Алар Айшә белән Амилә исемле ике кыз үстерә.
Артур Әхмәтхуҗин — тренер
Рио-де-Жанейро (2016) Олимпиадасында фехтованиеда чемпион исеме алган Артур Әхмәтхуҗин 1988 елда Башкортстанның Краснокама районы Актанышбаш авылында туган. Артурның остазларының берсе — татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның оныгы Әнвәр Ибраһимов. Артур кечкенә чакта аның гаиләсе Уфага күченә. Хәзер спортчы Мәскәүдә яши, тренер булып эшли. Аның укучысы, Казан кызы Марта Мартьянова Токио олимпиадасында (2020) Олимпия чемпионы булды.
Хатыны Юлия Рәшидова да шулай ук спортчы, рапирачы. Давид исемле бер малай үстерәләр.
Тимур Сафин — профессиональ спортчы
Артур Әхмәтхуҗин белән бер такымда 2016 ел Олимпиадасында татар егете Тимур Сафин да фехтование ярышларында алтын медаль яулады. Шәхси ярышларда исә Тимур Олимпиаданың бронзасына лаек булды. Спортчы егет 1992 елның 4 августында Ташкентта дөньяга килгән. Соңрак ул гаиләсе белән Уфага күчкән. Алар әле дә Башкортстан башкаласында яши. Тимурның әнисе Гөлсинә Сафина тумышы белән Татарстанның Әлки районы Түбән Биктимер авылыннан.
2020 елда коронавирус пандемиясе башлангач Тимур волонтер булып эшләде, онлайн рәвештә махсус курслар узып, таныклык алды һәм Уфада картларга ярдәм итте, аларга азык-төлек, дарулар китерде, чүпләрен чыгарды, башка вак үтенечләрен үтәде. Тимур спортта юлын дәвам итә. Токио Олимпиадасында (2020) ул көмеш медаль алды.
Аделина Заһидуллина — профессиональ спортчы
Шушы ук уеннарда (Токио-2020) Уфа кызы Аделина Заһидуллина фехтованиеда Олимпия чемпионы булды. Башкортстанга кайткач, Аделина Уфада фехтование белән шөгыльләнер өчен яңа бина төзүне сорады. Алар укыган һәм тренировкалар уздырган бина җимерек хәлдә дип белдерде ул. Тимурның көмеш, Аделинаның алтын медален исәпкә алып, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Уфада фехтование үзәгенә яңа бина төзеп бирергә вәгъдә итте. Хәзерге вакытта спортчыларның икесе дә спортта юлларын дәвам итә.
Анна Ризатдинова — нәфис гимнастика мәктәбен ачты
Украина данын яклаган Анна Ризатдинова 2016 ел Олимпиадасында нәфис гимнастикада бронз медаль алды. Анна Кырым башкаласы Акмәчеттә туган. Әтисе ягыннан бабасы Наил Кәрам улы — Казан татары. Аннаның әти-әниләре Акмәчеттә гомер итә, ә спортчы халыкара ярышларда Украина данын яклый, Киевта яши.
Русия Кырымны 2014 елда аннексияләгәннән соң ике ел узгач Рио-де-Жанейро Олимпиадасында нәфис гимнастика ярышлары башланыр алдыннан күрсәтелгән тантанада Ризатдинова Җамаланың "1944" җыры астына чыгыш ясады. Җыр кырымтатарларның Сталин хакимияте тарафыннан сөрүеленә багышланган. Спортчы кызның киеме дә Украина һәм кырымтатар әләмнәре төсендә булды. 2017 елда Анна үзенең бәби алып кайтачагын белдерде. Баланың атасы — Украина Радасы депутаты, эшмәкәр Александр Онищенко. Ләкин аларның мөнәсәбәтләре озакка сузылмады. Онищенкога җинаять эше ачылды һәм ул яшерен рәвештә илдән качты. Хәзер ул Германиядә яши, Анна Киевта тора. Улы Романны тәрбияли, төрле телевизион проектларда катнаша, үзенең нәфис гимнастика мәктәбен ачты. Моннан тыш, спорт киемнәре бренды да булдырды.
Алинә Заһитова — телевидение алып баручысы
Көньяк Кореядагы Пхенчхан шәһәрендә (2018) узган Кышкы уеннарда татар кызы Алинә Заһитова якты йолдыз булып кабынды. Бу Олимпиада Русиягә нибары ике алтын медаль китерде, шуларның берсен һәм беренчесен Алинә Заһитова яулады. Икенче алтын медальне Русия хоккей җыелма такымы алды. Моннан тыш, Алинә такым белән чыгышы өчен көмеш медаль дә алган иде.
Фигуралы шууда мөмкин булган барлык титулларны алып бетергәч, Алинә 2020 елда Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә журналистика факультетына укырга керде. Хәзер ул телевидениедә алып баручы, Беренче каналда "Бозда биюләр" тапшыруын алып бара, шулай ук бу көннәрдә Пекинда барган Кышкы олимпиададан репортажлар да ясый. Алинә боздагы тамашаларда катнаша. Реклама белән акча эшли. Бүгенге көндә Алинә Заһитова татарлар арасында медиаларда иң күп күренгән спорчы, аның Instagram-дагы сәхифәсенә миллионнан артык кеше язылган.
Токиода Җәйге Олимпия уеннары 2020 елда узарга тиеш булса да, пандемия сәбәпле 2021 елда үтте. Татар спортчылары анда 7 медаль яулады. Рапирачы Аделина Заһидуллина Русия җыелма такымында Олимпия чемпионы исеменә лаек булды. Аделина — Уфа татары, 1993 елда Уфада туган. Аның тренеры — ире Егор Попов.
Моннан тыш, спорт гимнастикасында Владислава Уразова Олимпия чемпионы булды. Владислава 2004 елда Дондагы Ростов шәһәрендә туган. Хәзерге вакытта да ул спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә.
Юлия Кәримова мылтыктан атып ике бронз медаль алды. Юлия 1994 елда Удмуртия башкаласы Ижауда туган.
Виктор Миңнебаев 10 метр биеклектән суга синхрон сикереп, бронз медаль яулады. Виктор 1991 елда Мәскәү өлкәсенең Электросталь шәһәрендә туган. Викторның әтисе Эдуард Миңнебаев шулай ук профессиональ спортчы, Электросталь шәһәренең "Авангард" футбол такымында уйнаган.
Гөлназ Хатунцева (Бадыкова) велоспорт-тректа бронз медаль алды. Гөлназ 1994 елда Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Балтач авылында туган. Мәскәү шәһәре һәм Тула өлкәсе өчен чыгыш ясый. Кияүдә, Вероника исемле кыз үстерә. Гөлназның тренеры — иренең әтисе Василий Хатунцев. Олимпиадада уңышлары өчен Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин Гөлназга Тулада фатир бүләк итте.
Әлеге спортчылар барысы да спорт ярышларында катнашуларын дәвам итәләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!